16+

Майга һәм җәйгә һава торышы нинди булачак?

Астрономик яз 23 мартта ук килде, ә менә метеорологик яз йә иртәрәк, йә соңрак килә ала. Быел ул соңара кебек. Бу атнадагы кышкы һава торышы шуның дәлиле. Ә быелгы кыш салкын булмады анысы.

Майга һәм җәйгә һава торышы нинди булачак?

Астрономик яз 23 мартта ук килде, ә менә метеорологик яз йә иртәрәк, йә соңрак килә ала. Быел ул соңара кебек. Бу атнадагы кышкы һава торышы шуның дәлиле. Ә быелгы кыш салкын булмады анысы.

Синоптиклар фаразы.
Климатик нормадан 2,5 градуска җылы булды. Февраль җылы көннәре белән хәтта Ростов-на-Дону шәһәрендәге һава торышына якын иде, ди Казан федераль университеты доценты Тимур Әүхәдиев.

Март ае киресенчә гадәттәгедән салкынрак булуы белән аерылып торды. Бу айда һава температурасы климатик нормадан якынча 1,5 градуска түбәнрәк булган. Март иң коры ай булуы белән дә тарихка кереп калачак. Дымлылык 60 проценттан артмады, норма буенча ул 75 процент, ди Тимур Әүхәдиев. 
Кар катламының биеклеге быел 71 сантиметрга җиткән, хәзер ул 44 сантиметр. Шулай да нормадан 10 сантиметрга биегрәк. Казан федераль университетының метеорология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев сүзләренчә, күпьеллык күзәтүләрдән чыгып әйткәндә, бу кар 12-13 апрель көннәренә эреп бетәргә тиеш. 

Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразларына караганда, апрель ае нормадан 1-1,5 градуска җылы булачак. Майда һәм июньдә һава температурасы нормада булыр дип көтелә. 
– Ә менә июль климатик нормадан түбәнрәк булачак. Август үз нормасында, сентябрь исә җылырак киләчәк. Тик шуны да онытмаска кирәк, озак вакытка ясалган фаразлар бары тик 66-70 процентка гына аклана, – диде Юрий Переведенцев.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading