16+

"Мазда" машинасы бәрдергән өч җәяүле һәлак булган

Исерек машина йөртүче кешеләрне бәрдергәннән соң качып китәргә теләгән, әмма һәлакәт шаһитлары аны тоткарлаган.

"Мазда" машинасы бәрдергән өч җәяүле һәлак булган

Исерек машина йөртүче кешеләрне бәрдергәннән соң качып китәргә теләгән, әмма һәлакәт шаһитлары аны тоткарлаган.

7 декабрь иртәсендә Мәскәүнең  Мәскәү үзәк боҗрасының Окружная станциясе янында җәяүлеләрне бәрдергән, аннан соң тукталыш вестибюленә килеп “кергән” машина йөртүченең исерек хәлдә булуы ачыкланган, дип хәбәр итә “Москва 24” телеканалы. 

Авария нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган. Моннан тыш, һәлакәт китереп чыгарган “Мазда” машинасының пассажиры да зыян күргән һәм хастаханәгә озатылган. 

Исерек машина йөртүче кешеләрне бәрдергәннән соң качып китәргә теләгән, әмма һәлакәт шаһитлары аны тоткарлаган. Аның яшь егет икәне мәгълүм. 

Һәлакәт урынында Тикшеренү комитеты һәм Экстрен хезмәт вәкилләре эшли, диелә хәбәрдә. 

Фото: Интернеттан алынды
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading