16+

«Мәчетне торгызырга чуваш, мордва, урыслар да ярдәм итте: рәхмәт сезгә!»

Лениногорск районында ямьле бер җирдә Мичурин исемендәге авыл урнашкан. Шул кечкенә авылда берничә милләт халкы яши: татарлар, чувашлар, мордва, урыслар... Керәшен татарлары да бар. Үзара күбрәк татарча аралашалар.

Лениногорск районында ямьле бер җирдә Мичурин исемендәге авыл урнашкан. Шул кечкенә авылда берничә милләт халкы яши: татарлар, чувашлар, мордва, урыслар... Керәшен татарлары да бар. Үзара күбрәк татарча аралашалар.

Авылның уртасында зур булмаган мәчет тора. Шуның турында язуым да. Мәчетнең түбәсе тузып, яңгыр үткәрә башлады. Түбәне яңартырга дигән фикергә килеп, авыл советы һәм авыл мулласы, халыкка мөрәҗагатъ итеп, ирекле формада акча җыйганнар. Акчасы җыелган, тик материаллар сатып алгач, осталарны чакыртып яңартырга җитәрлек булмаган. Шуна күрә өмә оештырырга ниятләгәннәр. Кем нинди ярдәм күрсәтә ала дип, эшкә чакырганнар.

Ике көндә иске түбәне сүтеп, яңасын булдырганнар. Руслар да, татарлар да, башкалар да килгән. Сөендем. Милләтләребез арасында булган бердәмлеккә, ярдәмчеллеккә сокландым.

Авыллар юкка чыгып бара дигән сүз керде хәзер телгә. Әнә, бар бит әле өметле авыллар. Мәңге яшәрләр дип өметләнәбез. Рәхмәт сезгә, авыл халкы!

Зәринә ШИҺАПОВА, Лениногорск районы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading