16+

Мәдинә Гайнуллина: «Казан тамашчысы мине аркамнан таный инде»

Әлмәт театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина Казанга бик күп тәнкыйть утында яндырылган «Медея: материал» спектакльен алып килә.

Мәдинә Гайнуллина: «Казан тамашчысы мине аркамнан таный инде»

Әлмәт театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина Казанга бик күп тәнкыйть утында яндырылган «Медея: материал» спектакльен алып килә.

- Бу көнне мин Казан тамашачысы белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә, фикерләр тыңларга әзер. Ләкин аларга спектакльне карарга туры киләчәк. Спектакльне карамаган кеше белән мин низагка кермим, аларга җавап бирмим, - ди актриса.

«Медея:материал» спектакльендә Мәдинә Гайнуллина шәрә аркасын күрсәтә. Шуның белән кайбер тамашачыда ризасызлык тудырган иде.   
- Казан тамашачысы мине аркамнан таный инде хәзер. Шулай да бу минем өчен иң авыр, шул ук вакытта иң яраткан ролем. Казахстанда узган гастрольләрдә спектакль куйганнан соң 15 минут дәвамында рольдән чыга алмыйча калтырандым. Ул рольне башкарасы көнне мин берәү белән дә сөйләшмим,  - ди актриса.

14-17 февраль көннәрендә Әлмәт татар дәүләт драма театры Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында җиде спектакль күрсәтәчәк. Мәдинә Гайнуллина биредә “Медея”дан тыш “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова), “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б.Мольер), “Мең дә бер кичә” (И.Зәйниев) спектакльләрендә катнашачак.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading