16+

Мең яшә, «Сәләт»!

Бик күп татар яшьләренә канат, үсеш өчен юнәлеш биргән «Сәләт» яшьләр оешмасы 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ел саен «Сәләт» «Сәмрух» премиясен үзендә кайнаган иң актив яшьләрне барлый. Юбилей тантанасы нәкъ менә шул чарага туры китереп үткәрелде.

Мең яшә, «Сәләт»!

Бик күп татар яшьләренә канат, үсеш өчен юнәлеш биргән «Сәләт» яшьләр оешмасы 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ел саен «Сәләт» «Сәмрух» премиясен үзендә кайнаган иң актив яшьләрне барлый. Юбилей тантанасы нәкъ менә шул чарага туры китереп үткәрелде.

Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония­сенең 700 урынлык залы шып­лап тулган иде. «Сәләт»нең әтисе, 1994 елда яшьләр оешмасын башлап җибәргән Җәүдәт Сөләйманов сүзләренчә, залда җыелган халык «Сәләт»нең бер кыйпылчыгы гына әле. Калганнары кичәне инстаграм, ютуб каналлары аша туры элемтәдә карый. Сәхнәдән иң беренче сүз дә аксакалга бирелде.

– Мин сезне яратам! Бүген – бәйрәм! Бүген – безнең 25 яшьлегебез. Шул ук вакытта безнең чебешләребезнең (сәлкешләр сары футболкадан йөргәнгә, кайвакыт чебеш­ләр дип тә йөртелә. – Авт.) иң-иң эреләрен сайлап ала торган көн. 20 елдан артык «Сәләт»не үстерергә ярдәм иткән, безне үз канаты астына сыендырган Алексеевск, Арча, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм Казаныбызга бик зур рәхмәт. Бу – безнең ояларыбыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да рәхмәт! Ул безгә ярдәм итеп кенә калмый, ә һәрвакыт безнең белән булырга тырыша. Көннән-көн «Сәләт» үсә, ныгый. Бу – биредә утыручы бар халыкның да тырышлыгы, – дип, «Сәмрух» премиясен ачып җибәрде Җәүдәт Сөләйманов.


Шулай ук ул «Сәләт»нең махсус стипендиясенә ия булган яшьләрне тәбрикләп китте. Бу дәрәҗәле бүләкне «Сәләт» активистлары Айгөл Вәлиуллина, Тимур Назаров, Булат Вәлиев һәм Ильяс Зәйнуллин алды. «Сәләт» дөньясында кайнаган һәр кеше өчен Җәүдәт Сөләйманов кулыннан премия алу – иң зур дәрәҗә ул.

Елдагыча, «Сәмрух» премиясе ­сигез номинация буенча тапшырылды. Иң беренче эш итеп «Ел әйдаманы»н билгеләделәр.

– Яхшы әйдаман булу бик зур хезмәт, ә менә ел әйдаманы булу – иң зур казаныш ул, – ди кичәне алып баручысы – үзе дә кай­чандыр сәлкеш, әйдаман булган Айрат Вәлиев.
Чыннан да, бу – бик җаваплы эш. Баланың ялы кызыклы үтү генә түгел, исән-имин узуы да нәкъ менә әйдаманнан тора бит. «Сәләт»тә әйдаман исемен дә теләсә кем йөртә алмый. Моның өчен «Әйдаманнар мәктәбен» узарга, «сәләт»леләрнең ышанычын акларга кирәк.
«Ел әйдаманы» премиясенә быел Алексеевск районы кызы Зәринә Хәлилова ия булды.
– Әйдаман ул – һәр баланың йөрәгендә үз өлешен калдыра торган кеше. Миңа яңадан туу мөмкинлеге бирелсә, мин аны да һичшиксез «Сәләт»кә багышлар идем, – ди Зәринә.


Зәринәне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тәбрикләде.

– Бу заллардан барыгызга да хөкүмәт залларына күчәргә язсын. Безнең сезгә ышанычыбыз бик зур, – дип теләде ул сәлкешләргә.
Сәлкешләр белән әйдаманнар шөгыльләнсә, әйдаманның эшен өлкән әйдаман күзәтә. Сәләттә иерархия бүленеше шундыйрак. Өлкән әйдаман эше тагын да җаваплырак.  
– Бер ишкәк белән генә ерак китеп булмый. Ә менә ике ишкәк белән кая телисең, шунда барып җитеп була. Өлкән әйдаманның да эше шундыйрак. Үзең генә ерак китә алмыйсың, команда белән эшләргә кирәк, – ди бу өлкәдә инде тәҗрибә туплаган Миләүшә Сираҗиева.
«Ел өлкән әйдаманы» исемен быел 21 яшьлек Казан кызы Гүзәл Әхмәтҗановага тапшырдылар. Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләкләде.


– Сез бик үзенчәлекле сәләткә ия – сез үз туган телегездә сөйләшәсез. Бер телдә генә сөйләшкән кеше буларак, шуны әйтәсем килә: «Ике телдә аралашу – бик шәп әйбер ул». Тагын бер бик яхшы сыйфатыгыз бар – командада эшли һәм бер-берегезгә терәк була беләсез, – диде Ләйлә Фазлыева.
«Ел директоры» исемен Булат Гайнетдинов алды, ә менә Булат Вәлиуллин Яшьләр эшләре министрлыгының махсус бүләгенә ия булды. «Ел кулдашлары» номинациясендә «Сәләт – Эшмәкәр» аланы әйдаманнары – Азат Булатов белән Алинә Нәбиуллина җиңү яулады.
Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Сәләт»нең попечительләр фонды рәисе Марат Бариев сүзләренчә, 25 ел эчендә «Сәләт» оешмасыннан 100 меңнән артык бала узган.
– 25 ел элек шушы хәрәкәтне башлап җибәргән вакытта кайчан да булса менә шушылай җыелырбыз дип күз алдына да китереп булмый иде әле. Иҗтимагый оешмаларны үстерү, алга алып бару җиңел түгел. Алар «туып» тора, ләкин 25 яшькә кадәр җиткәннәре аз. Озын гомерлы булуыгызның сәбәбе – «Сәләт»нең башлангыч чорында ук дөрес юнәлеш алып баруы. 25 ел эчендә «Сәләт» оешмасыннан 100 меңнән артык бала узды һәм бу сан кимеми, артып кына тора, – диде ул.
Татарстанның халык язучысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлек­лесе Рабит Батулла да кайчандыр «Сәләт» кебек яшьләр хәрәкәте булдырган икән.


– Актерлар йортында «Ядкәр» яшьләр оешмасы 17 ел буе хезмәт иткәннән соң таралды. Аны мин – лирик җитәкли идем. Ә «Сәләт»нең оештыручысы лирик та, физик та, кибернетик та. Мин хис белән эшләсәм, ул баш белән эш итә. Хәзер «Сәләт» «Сәләт» кенә түгел, ул – җөмһүрият! Аның үз президенты, киңәшчеләре, гимны бар. «Сәләт»нең гомере озын булырга тиеш. Мең яшә, «Сәләт»! – диде Рабит Батулла.
Язучының ике улы да «Сәләт»тә үскән.
– Үсмер чакта шундый бер мизгел килеп җитә, ничек кенә өйдән чыгып таярга икән дип уйлый башлыйсың. Шул вакытта минем тормышымда «Сәләт» барлыкка килде. Мин, Тимур Сөләйманов, яки сәлкешләр белән дисәм, әти-әниләр мине шунда ук урамга чыгара иде, – дип шаярта хореограф, «Алтын битлек» премиясе иясе Нурбәк Батулла. Алар «Ел сәлкеше» премиясенә ия булган Энҗе Әхмәтҗанованы бүләкләделәр.
«Сәләт» Татарстан белән генә чикләнми. Прага, Канада, Австралиядә дә үз аланнарын булдырды. Марска бару мөмкинлеге булса, анда да алан ачар идек, дип шаярта сәлкешләр үзара. Быел «Сәләт»нең иң яхшы аланы исемен «Сәләт – Самара» яулады. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тәбрикләде.


– «Сәләт» – зур бер гаилә ул. «Сәләт»тә бәхетле кешеләр яши. Иң мөһиме: сез безнең илебезнең яхшы, гадел, уңышлы кешеләре булып үсәчәксез. Яшьләр министрлыгы сезгә һәрвакыт ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк. Сезгә минем өчен министр урынбасары тәрбияләвегез өчен дә бик зур рәхмәт әйтәсем килә («Сәләт» активисты, «Сәләт» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәзер министрлыкта эшли бит), – диде Дамир Фәттахов.
«Сәләт» җырлары да аерым бер игътибарга лаек. Татарча, яшьләрчә, заманча җырлар ишетәсең килә икән, бирегә кил. Һәр аланның үз җыры бар, ел саен алар яңартылып, заманчалаштырылып тора. Елның иң текә, иң шәп җырын язучы дип «Сәләт – Азнакай» аланы танылды. Иң яхшы «Сәләт» клубы исемен Аксубайның III урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары йөртә хәзер.
Сәләтле, дәртле яшьләрне күргәч, ирексездән үзең дә «эх, сәлкеш булсаң иде хәзер!» дип уйлап куясың. Татарстан Дәүләт Думасы депутаты шагыйрь Разил Вәлиев тә нәкъ шуның турында хыяллана икән.
– Тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин һичшиксез сәлкеш булыр идем. Үсеп җиткәннән соң кем буласымны белмим, ләкин «Сәләт»тә кайнаган бала һәрвакыт яхшы кеше була инде ул, – дип елмайды Разил Вәлиев.
Сүз уңаеннан, «Сәмрух» җиңүчеләренә, махсус бүләкләрдән тыш, акчалата премия дә бирәләр. Аны сәлкешләр үз көчләре белән җыялар. Быел җыелган акчалар күләме 160 меңгә җиткән.


«Сәләт» – саннарда

25 ел эчендә «Сәләт» 50 мең әйдаман әзерләгән.
Шушы вакыт эчендә «Сәләт» мохитендә 25 гаилә «туган».

«Сәләт» сүзлеге

Сәлкеш – сәләтле бала.
Әйдаман – вожатый.
Алан – «Сәләт» сменасы уза торган махсус урын, лагерь.
Кулдашлар — партнерлар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading