16+

Медицина да, туризм да хәләл була ала

Быел Казанда узачак Russia Halal Expo күргәзмәсе яңа төзелгән «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә үткәреләчәк.

Медицина да, туризм да хәләл була ала

Быел Казанда узачак Russia Halal Expo күргәзмәсе яңа төзелгән «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә үткәреләчәк.

24-25 апрель көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммит кысаларында узачак чарага 10 илдән 85 экспонантның килүе көтелә. Алар арасында Казахстан, Белоруссия, Төркия, Иран, Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Көньяк Корея, Үзбәкстан вәкиләре дә булачак. Моннан тыш, Россия төбәкләреннән килергә теләк белдерүчеләр дә бар.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев журналистларга күргәзмәнең географиясе киңәя баруын һәм анда катнашучыларның саны да артуын җиткерде. Шуңа да аның мәйданы 1,4 мең кв метрдан 5 мең кв метрга кадәр җиткерелә.
Елдагыча, күргәзмә кысаларында түгәрәк өстәлләр оештырыла, төрле секцияләр эшләячәк. Мода да күрсәтеләчәк, кулинар шоулар үткәреләчәк, ислам финанслары, иминият, туризм, хәләл медицина буенча сөйләшүләр дә булачак.

Быелгы күргәзмәгә халыкны җәлеп итү максатыннан, 3 мең кеше сыйдырышлы залда «Мулла» фильмын күрсәтү дә каралган.

Казан саммиты кысаларында, яшь эшмәкәрләр форумы да уздырыла. Форумда иң яхшылары дип табылган 15 проект белән күргәзмәдә танышып булачак.

Russia Halal Expo күргәзмәсен оештыру комитеты җитәкчесе Айрат Касыймов сүзләренчә, хәләл күргәзмә республикага үзебезнең товарларны читкә чыгару һәм сату өчен мөмкинлекләр ача.

– Хәләл сәнәгатьне һәм медицина туризмын үстерү максаты да юк түгел. Әйтик, шул ук «Бакирово» шифаханәсендә хәләл туклану оештырыла, хәләл хезмәтләр күрсәтелә. Аны да күрсәтергә кирәк, – ди ул.

Күргәзмәгә Белоруссия һәм Көньяк Кореядан да килүләре турында ишетеп, журналистлар спикерлардан аларны әлеге чара ни дәрәҗәдә кызыксындыруы турында сорашты.

– Алар эчке базар белән түгел, экспорт белән кызыксына. Үзләрендә җитештергән продукцияне читкә сату ниятен күз алдында тотып киләләр. Көньяк Кореяда – хәләл косметика, ә Белоруссиядә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә. Алар хәләл индустриянең дөньяда киң колач җәюен аңлый. Соңгы елларда ул елына 10-15 процентка үсә бара, – диде Айрат Касыймов.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading