“Әби, чәй куеп җибәримме?” “Юк улым, яңа гына эчтек бит әле”. “Булса ни, тагын эчәрсең, теге кечкенә самавырыңны гына куеп җибәрәм, момент кайнап чыга бит ул”. “Шулай дисеңме, ярар, куй инде алайса, син кыстагач, берәр чынаяк эчмичә булмас”.
Бабаем әбисен кыстый-кыстый чәй эчерткәннәрен сөйләп ала кайвакыт, без менә шуны гына искә төшергән идек. Әбинең чәй эчүендә малайның гүпчим дә йомышы юк, үземнең әни әйтмешли. Чәй эчкәндә әбинең ястык кырыендагы ак чүпрәк янчыктан чыккан шикәрдә малайның исәбе. Шулай авызын тәмләндереп аласы килсә, әбисенә чәй тәкъдим итә ул. Ак янчыкның авызы чишелгәч, малайга да бер шакмак шикәр “тама”.
Әбисенең алдына өстәлгә гөжләп кайнап утырган самавырны китереп утырта, уймак кадәр генә чынаягын да китереп куя. “Эч, әби, рәхәтләнеп, чәй эчәсең килсә, тагын әйтерсең, момент кайнатып бирермен”.
Тик әбинең чәй эчәсе килүдән алдарак малайның үзенең авызы баллыга тарта башлый. Ә әбинең ак чүпрәк янчыгында шикәр бетми, гел өстәлеп кенә тора.
Шулай булмыйча соң, күпме бәбәйләргә дөньяга килергә булышкан Гайниямал кендек әбисе бит ул. Күпме кешеләр аның хәлен белергә киләләр, буш кул белән түгел инде, күчтәнәч белән. Кемнеңдер улы-кызыннан посылка килгән дә, шул посылкадан кендек әбигә өлеш чыккан. Кемдер үзе читтән ялга кайткан да, кендек әбинең хәлен белергә кереп чыккан, күчтәнәчкә чәен-шикәрен алып.
Кендек әбиләр бик хөрмәтле кешеләр булганнар заманында.
Аннары Гайниямал кендек-әби абыстай да булган бит әле, Коръән ашларында Коръән укыган. Башта үзе йөргән, аяклары бик авырлык белән генә тыңлый башлагач, менә шушы оныгы аны чана белән тартып алып барып, алып кайта башлаган Рамазан айларында, авыз ачу ашларына.
Ә малай үзе чама белән шаян да, чама белән шук та, чама белән “акыллы да”. Кыскасы, гап-гади авыл малае инде. Әтисе, әбисе, өч апасы белән шушы кечкенә генә өйдә яшәп ята. Ә әнисе малайга ун яшь чагында ук йөрәк чиреннән китеп бара. Төпчегенең генә түгел, олы балаларының да гаилә корганын күрмичә, бер онык та сөймичә. Кызы гомерен яшәргә Гайниямал кендек әбигә насыйп була.
Хәер, кеше гомеренә кеше керми диләр инде, һәркемгә үзенә язганыдыр инде. Ун яшьтә ятим калган малай кагылу-сугылу да күреп үсми, апалары бар, егерме бер яшьлек иң олы апасына шул көннән башлап шушы зур гаиләнең хуҗабикәсе вазифасын үз өстенә алырга туры килә, пешерә дә, төшерә дә, юа да, җыя да.
Заманалары нинди бит әле, заманалары... Һәрбер тишектән юклык карап тора. Хатыным юк дип әтиләре дә башын ташлап эчүгә дә кереп китми, гаиләсен ташлап башка хатынга да чыгып китми. Дөрес, ике тапкыр өйләнеп тә карый хатыны үлгәндә иллесен яңа тутырган тимерче ир-ат. Тик иртә уңмаган кич уңмас дигәндәй, уңа алмый ул. Дөньяда Маһисәрвәре шикелле сабыр, чиста-пөхтә, сылу гәүдәле, ак йөзле, тезләренә төшкән озын толымлы башка хатын-кыз юклыгына инангач, бүтән бу нияткә керешми дә инде.
Балаларына әти дә, әни дә булырга тырыша, төпчеген бигрәк тә жәлли, чөнки үзе дә сабый чактан ук ятим калып, үги ана белән үскән була.
Менә шулай әкренгә дөнья көтеп яшәп яталар. Ул вакытта инде олы улы шахтага китеп урнашкан була, әле әнисе исән вакытта ук.
Малай да үсә, иптәшләре белән су кереп, печән җыеп, сыер саклап, мәктәптә укып. Шаян булса да, тәртипсез түгел, тик менә никтер сызгырырга ярата ул. Әтисе: “Улым, сызгырма, сызгырсаң сызгырып калырсың”, – дип гел кисәтеп тә тора инде үзен. Ә ул әнә сызгыра шул, сызгыра.
Бер төнне тәмле йокысыннан уята аны әтисе. "Менә, улым, сызгыр инде, сызгырып калдык, дәү апаң кияүгә киткән анда”, – дип. Ничә еллар шушы тормыш йөген җигелеп тарткан дәү апа олыгаеп кына кияүгә чыга. Аның урынын Кукмарада фабрикада эшләүче икенче апа, Маһибәдәр апа ала. Төпчек энеләренә дә, аннан өч яшькә генә олырак сеңелләренә дә, параличланып сигез ел урын өстендә яткан әбиләренә дә, инде олыгаеп килүче әтиләренә дә өй җылысын, җан жылысын бүлеп бирә алган шушы ике апабыз бүген Можга шәһәрендә яшәп ята. Балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә яшиләр, Аллаһка шөкер.
Маһисәрвәр әни кызларына, үз исеменә охшатып, Маһиәнвәр, Маһибәдәр, Маһируза дип исем кушкан булган. Һәм өчесенә дә үзенең тезгә җиткән толымнарын калдырган ядкарь итеп. Өч апаның да чәч толымнары тезләренә төшеп тора иде яшь чакта. Һәм менә кабатлану, төпчек улының игезәк оныкларында дәү әбиләре истәлеге, калын, озын толым.
Менә мин шул Гайниямал кендек әби нигезендә аның оныгы белән гомер итеп ятам инде. Гайниямал әби – минем дә кендек әбием булган ул.
...Теге кайчандыр әбисенә самавыр куеп чәйләр эчерткән малай үзе бабай инде, күптәннән инде, күптәннән...
Рәйсә Галимуллина.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар