16+

Металлны буйсындырган зат

Казан Кремле эчендә урнашкан атаклы «Хәзинә» галереясында апрель башында берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле өч рәссамның, өч иҗатчының күргәзмәләре ачылды. Халык рәссамы, инде 80 яшен тутырган Рифкат Вахитовның сынлы сәнгать әсәрләре, металлга чүкеп ясау остасы Александр Ивановның каюлы күн техникасында башкарылган әсәрләре тамашачы игътибарына куелды.

Металлны буйсындырган зат

Казан Кремле эчендә урнашкан атаклы «Хәзинә» галереясында апрель башында берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле өч рәссамның, өч иҗатчының күргәзмәләре ачылды. Халык рәссамы, инде 80 яшен тутырган Рифкат Вахитовның сынлы сәнгать әсәрләре, металлга чүкеп ясау остасы Александр Ивановның каюлы күн техникасында башкарылган әсәрләре тамашачы игътибарына куелды.

Шулардан әле Казан тамашачысына, сәнгать сөючеләренә бик үк билгеле булмаган, танылып өлгермәгән Александр Ивановның металлга (нигездә, бакырга) чүкеп ясалган зур күләмле (кайберләренең киңлеге метр ярымга, ике метрга җитә) картиналары үзләренең башкарылу техникасы белән дә, әсәрләренең эчтәлеге белән дә һәм шулай ук аларның күпсанлылыгы белән дә сәнгать сөючеләрне таң калдырды, сокландырды, гаҗәпләндерде.

Мин бу иҗатчының эшләре белән моннан ун-унбиш еллар элек Казанда Шәриф Камал, Габдулла Тукай музейларында оештырылган, зур булмаган күргәзмәләрдә танышкан идем. Ул вакытта, нигездә, Тукай әсәрләренә иллюстрация буларак эшләнгән паннолары күрсәтелгән иде. Боларда әле композиция таркаулыгы, оешып җитмәгәнлек, иҗатчының һәвәскәрлеге сизелеп тора иде.


Болгар ханлыгы.

Һәм менә нинди шаккатыргыч күренеш: рәссам шул ун-унбиш ел эчендә тәмам өлгереп җиткән һөнәрмәнд (профессиональ) остага әверелгән, башкарылыш техникасы да камилләшкән, темалар киңлеге дә искитәрлек.

Тукай районында кечкенә генә бер керәшен авылында туып-үскән, аннан соң гомеренең күп өлешен Түбән Кама шәһәрендә үткәргән, шунда металл эшләре остасы Георгий Арчуашвилидан бу сәнгатьнең серләрен өйрәнгән тыйнак, басынкы керәшен егете Александр үзенең табигый сәләте, туктаусыз титаник хезмәте нәтиҗәсендә, гәрчә махсус сынлы сәнгать мәктәбен үтмәсә дә, чын рәссамлык, чын осталык дәрәҗәсенә ирешкән. Чынлап та, даими тырыш хезмәт кенә кечкенә генә сәләтне дә олы талантка әверелдерә ала. Металлга чүкеп, төеп ясау сәнгате иҗатчыда зур физик көч тә, түземлелек, сабырлык та, максатка көчле омтылыш та таләп итә. Менә шуларның һәммәсе тыйнак кына бу затта – Александрда тупланган икән.


Зөһрә.

Тарихтан белгәнебезчә, металлга чүкеп ясау бик борынгы – скифлар дәвереннән ук килә. Безнең эраның III гасырларында иран осталарының бакырга, көмешкә, алтынга чүкеп ясалган гүзәл эшләре билгеле, төркиләр ислам диненә күчкәннән соң, үз дәүләтләре гөрләп чәчәк атып утырган чорда Кече һәм Урта Азия төрки осталарының эшләнмәләре сакланып калган, Бохара, Хива, Сәмәрканд чүкү осталарының эшләре хәйранга калдыра. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында татар осталары да металл белән эш итә белгәннәр. Чүкеп ясау техникасы, нигездә, көнкүрештә, гамәлдә кулланыла торган савыт-сабаларда, юыну өчен кирәк булган тазлар, комганнарда, су яки башка эчемлек салып кую өчен кувшиннарда, вазаларда, май лампаларында, кара савытларында, котыйчыкларда (штукатулка) кулланылган.

Чүкеп ясалган бизәк-орнаментлар, гөлләр, кош, җәнлек сурәтләре көнкүрештә кулланыла торган әйберләрне гүзәл сәнгать әсәренә әйләндергән. Мондый техника шулай ук зәргәрлек (ювелирлык) эшләнмәләрендә күзәтелә. Казан татарларында чәч толымына тагыла торган көмеш тәңкәләр шулай ук чүкеп ясалган, аларда татарча бизәкләр, гарәп хәрефе белән башкарылган багышламалар да язылган.

Әмма ләкин бу сәнгать Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, урыс патшаларының колониализм сәясәтеннән, көчләп христианлаштырулардан соң тукталып кала. Татарлар һөнәрчелек үскән шәһәрләрдән куып чыгарыла, аларның иң зур күпчелеге авылларда яши, гаять кысынкы шартларда игенчелек, терлекчелек белән генә шөгыльләнә. Татарларга металл белән эшләү, зәргәрлек хезмәте тыела, татар авылларында тимерчеләр дә бары тик урыслардан гына куела башлый.


Татарстан.

Татарларда бу һөнәр (чүкеп ясау техникасы) XIX гасырның икенче яртысыннан XX гасырның 20нче еллар урталарына кадәр берникадәр җанланып ала. Бу татарларда буржуазиянең барлыкка килүе, шәһәрләрдә яши башлавы белән бәйле. Казанда яшәгән, укыткан француз художнигы, коллекционеры, сәнгать белгече Л.Сиклер туплаган коллекциядә (1700 предмет) нәкъ менә шул чорда татар осталары башкарган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тупланган (хәзерге көндә Милли музейда саклана).

XX йөзнең 30нчы елларыннан башлап 60нчы еллар уртасына кадәр Татарстанда бу сәнгать төре белән җитди рәвештә шөгыльләнүче осталар юк диярлек. Бары тик 60нчы еллар ахырында, 70 елларда читтән килгән грузин, әрмән осталарының активлыгы белән металлга чүкеп ясау сәнгате популярлашып китә. Алардан үрнәк алып, ияреп, өйрәнеп рус, татар рәссамнары да бу һөнәрне үзләштереп, үз сәләтләре дәрәҗәсендә иҗат итә башлыйлар.


Шүрәле.

Александр Ивановның өйрәнчеклек дәвере шушы чорга туры килә, 1978 елда 22 яшендә ул беренче сюжетлы зур эшен иҗат итә. Шуннан соң туктаусыз хезмәт, тынгысыз иҗат эзләнүләре белән 40 ел узып киткән. Һәм менә нәтиҗә: 160ка якын соклангыч картина!

«Хәзинә» галереясының залларында авторның 56дан артык эше куелган. Ачылыш вакытында чыгыш ясаган сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева бу әсәрләрнең гади декоратив-гамәли сәнгать эшләре генә булмыйча, сюжетлы чын картиналар, сынлы сәнгать әсәрләре икәнлеген искәртте.

Әсәрләрнең тематик төрлелеге дә хәйранга калдыра, әгәр темаларга бүлсәк, алар 10-15 циклдан (ягъни тематик төркемнән) тора. Монда тарихи тема («Болгар дәүләте», «Казан ханлыгы», «Каршы тору». һ.б), Габдулла Тукай әсәрләре темасы («Шүрәле», «Кәҗә белән сарык әкияте», «Су анасы» һ.б.), татар халык әкиятләре, дастаннары («Бүдәнә белән төлке», «Бабай белән аю», «Таһир белән Зөһрә» һ.б.), татар мифлары («Сак белән Сок бәете», «Зөһрә» һ.б.), мәхәббәт, гаилә, көнкүреш темасы, аучылык һәм табигать, христиан диненең бөекләре һәм әүлияләре сериясе, космогония, зодиак билгеләре темасы һәм башка темалар.

Александрның яшьтән үк татар әдәбиятын укып үскәнлеге, татар фольклорын, мифларын яхшы белүе, күңеленә сеңдергән булуы сизелә. Татар авылын, көнкүрешен, табигатьне бик яхшы белүе детальләрдә ачык күренә.


Яшьлек.

Автор композицияне яхшы оештыра белә: үзәктә овал, түгәрәк яки орнаменталь кысалар эчендә төп сюжет эре итеп сурәтләнә. Кысаның тышкы ягында почмакларда сюжетны ача, үстерә торган өстәмә сурәтләр арткырак планда, кечерәк итеп бирелә. Мәсәлән, «Сак белән Сок» картинасында татар халкында бик нык таралган, популяр булган әхлакый-фәлсәфи трагик бәет бөтен тулылыгы белән ачыла. Монда ике ир баланың ук өчен ызгышуы да, әниләренең аларга ачуы килеп, «мәңге бергә була алмасагыз иде» дип каргавы да, каргышы төш килеп, улларының кошларга әверелеп очып китүе, бер-берсен күрергә, очрашырга тилмереп яшәүләре дә, үзәктәге композициядә әти-әниләренең кайгырышып утырулары да бик оста, тәэсирле итеп сурәтләнгән.

Рәссам бакырга чүкеп, тоеп эшләү техникасын (хасиятләрен) бик яхшы үзләштергән, металл өслекнең һәр сантиметрында чөкән (чекан) эзен калдырган. Бакырның җылы төсе, калкытылган урыннарда алтын төсле ялтыравы, рельефларда яктылык-күләгә уйнавы соклангыч тәэсир калдыра. Моны бернинди фотосурәт белән дә биреп булмый, бу картиналарны урынында карарга кирәк.

Рәссамның Тукай әсәрләренә иллюстрацияләрен, татар әкиятләре, мифлары мотивлары буенча иҗат ителгән картиналарын бер альбомга туплап, әсәрләрнең текстларын кертеп, балалар өчен «менә!» дигән яхшы, файдалы бер китап бастырып чыгару да сорала.

Күргәзмә галереяның беренче катын тулысынча тутырып тора, тулы, бөтенлекле, бәйләнешле карала. Әгәр боларны төрле музейлар өлешләп сатып алса, аерым коллекцияләргә бүленсә, бу бөтенлек югалыр иде. Күргәзмәнең шушылай бөтен килеш даими торуы өчен аерым бер яңа күргәзмә залы сорала. Автор да шуны тели.

Татарстанның «керәшен» дип аталган этник төркеме үз араларыннан чыккан халык артисты, җырчы Георгий Ибушев белән, драма артисты Наил Дунаев белән горурлана. Сынлы сәнгать өлкәсендә тагын бер горурланырлык шәхес – Александр Андрей улы Иванов пәйда булды. Кадерен белеп, иҗатына булышлык күрсәтеп (чөнки бу әсәрләр шактый матди чыгымнар сорый), кайгыртып торырга иде.

Сәнгатьнең бу сирәк төре белән шөгыльләнүче иҗатчыга уңышлар телик, Ходай Тәгалә аңа илһам бирсен!

Нәҗип НӘККАШ,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading