16+

Мөфтият яңа сезонны яңа проектлар белән ачып җибәрә

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте сентябрь аеннан яшьләр өчен яңа проектлар башлап җибәрә.

Мөфтият яңа сезонны яңа проектлар белән ачып җибәрә

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте сентябрь аеннан яшьләр өчен яңа проектлар башлап җибәрә.

Яңа сезонда мөслимәләр арасында зур популярлык казанган «Хатын-кызлар гимназия­се» проектын дүрт ел эчендә беренче ребрендинг көтә. Ул хәзер «Яшь килен» исеме астында эшләячәк. Атамасы белән бергә концепциясе дә үзгәрде: мөслимәләр өчен җиде атна дәвамында берешәрләп укылган гадәттәге лекцияләр хәзер гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән тематик очрашуларга үзгәрәчәк. Алар тулысы белән шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышланачак. Очрашулар һәм видеодәресләр дә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һәм башкалар, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһәр һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психология­се кебек мәсьәләләр турында сөйләнәчәк.

Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә алачак. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. Курс­лар 26 сентябрьдән айның һәр икенче атнасында «Галиев» мәчетендә булачак. Соңгы дәрес кызлар өчен аулак өй форматында 19 декабрьдә уза. Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк.

Мөселман егетләренә исә аерым клуб оештырылды – «I’MAN» проекты. Анда катнашучыларны туп­лау башланды инде. Бу яңа уникаль проект ир-атлар аудиториясенең күпсанлы сораулары буенча төзелгән. «I’MAN» проектының беренче очрашуы 11 сентябрьдә була. Әлеге проектта ислам кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар һәм егетләр катнаша ала. Аларны атналык очрашулар, җитди практикалар, спорт һәм бик күп яңа гыйлемнәр көтә. Очрашулар шулай ук Казанның «Галиев» мәчетендә узачак. Аларда көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәте турындагы белемнәрне киңәйтү, чын мөселманга хас булырга тиешле әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан котылу ысуллары турында сөйләнәчәк, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading