16+

Җәмгыять психологик ярдәмгә мохтаҗ

Графада тамга өчен генә штатта булган психолог нәрсәгә кирәк алайса? Илнең күпчелек регионнарында бер психологка кимендә 500 бала туры килә. Хезмәт хаклары 20 меңгә дә тулмаган белгечнең эше нинди нәтиҗә бирер икән?

Җәмгыять психологик ярдәмгә мохтаҗ

Графада тамга өчен генә штатта булган психолог нәрсәгә кирәк алайса? Илнең күпчелек регионнарында бер психологка кимендә 500 бала туры килә. Хезмәт хаклары 20 меңгә дә тулмаган белгечнең эше нинди нәтиҗә бирер икән?

Балалар-үсмерләр белән бәйле күңелсез хәлләр, бәхетсезлекләр турында хәбәр ишетелүгә диван стратегларының: интернетны чикләргә, әти-әниләргә контрольне көчәйтергә дигән кебегрәк акыл сатышы башлана, укытучылар, психологларга да эләгә. Гадәтләнелгән инде: тирә-юньдәгеләрнең барысы да гаепле, без генә бер кашык су белән чайкатып эчәрлек әүлия. Әмма бөтен гаепне аерым бер төркемгә генә өеп калдырып мәсьәлә хәл ителми - бу хәлләрне булдырмый калу өчен җәмгыять бүген үзе психологик ярдәмгә мохтаҗ. Кайберәүнең үзен әүлия дип санавы ук ниндидер диагнозны сорый инде...

Үсмерләр корал-шартлаткычлар ясап, яки үзе белән корал алып килеп  мәктәпләрдә кан-коешлар оештырган очраклар бар, махсус хезмәтләр тырышлыгы белән бәхетсезлекләрнең булмый калган очраклары юк түгел. Ә уйлап карасаң, бу хәлләр – яшь буынның тормышка яраклаша белмәве нәтиҗәсе, әлеге мәшәкать махсус хезмәтләр җилкәсендә булырга тиеш түгел. Бу беренче чиратта – әти-әниләр һәм мәктәп мәшәкате. Мәктәпләрдә психологлар бар барын, ләкин тегендә-монда әледән-әле балалар белән бәйле күңелсез хәлләр булып тора икән, димәк, аларның эшен канәгатьләнерлек дип бәяләп булмый. Графада тамга өчен генә штатта булган психолог нәрсәгә кирәк алайса? Илнең күпчелек регионнарында бер психологка кимендә 500 бала туры килә. Хезмәт хаклары 20 меңгә дә тулмаган белгечнең эше нинди нәтиҗә бирер икән? Шулхәтле күп эш йөкләп тә тиешенчә түли алмаганда, нинди үзгәреш көтәргә? Ә нәтиҗәлелек турында саннар сөйләп бирә ала: 2018 елда Россиядә үз-үзенә кул салучы балаларның саны 800гә чаклы җиткән. Бу бик куркыныч саннар, ә психолог графада тамга өчен генә... 

Әлеге куркыныч хәлләрнең статискасын өйрәнеп, төрле тарафларга гаепләүләр таратып утырганчы, бәлки күптән инде бу өлкәдә ныклап эшли башларга, дәүләт программасын булдырып, белгечләрнең һәм аларның хезмәт хакларын арттырырга кирәктер? Кем белгән бит, бәлки берничә елдан хәл уңай якка үзгәрә дә башлар, балалар һәм яшүсмерләр җинаяте, бәхетсезлекләр кимер? Берни дә эшләмичә бернәрсә дә үзгәрмәслеген аңлау өчен даһи булырга кирәкми, йолдызлар да бу хакта уңай җавап бирмәячәк. Ул чагында махсус хезмәтләрнең дә эше җиңеләячәк, алар да социаль челтәрләрнең битендә свастикалар, шикле төркемнәрне эзләп утырмаячак.

Ә психологлардан күп нәрсә тора. Кайберәүләр: элек алар юк иде, дияр, димәк, аларга мохтаҗлык булмаган. Тормыш бер урында тормый бит, бөтен нәрсә хәрәкәттә, яңа заман яңа таләпләр куя. Ә бүгенге вазгыятьнең (социаль һәм сәяси киеренкелек, материаль канәгатьсезлек) гаиләдәге хәлгә йогынтысы зур. Җәнҗаллар гаилә кысаларына гына сыеша алмый, ул тирә-юньдәгеләргә дә тәэсир итә. Моның нәтиҗәсе буларак, психик киеренкелек җәелә, бу балаларга бигрәк тә нык йогынты ясый. Шулай булгач, психологларга эш җитәрлек, әлегә ул бетәргә дә уйламый. Әмма беренче чиратта җәмгыятьтән башлыйсы була әле бу эшне, аңа бүген үзенә психологик ярдәм кирәк. Бер акыллысы әйткәнчә, “мәшәкатьне таный белү – аны чишүнең ярты уңышы”.

Таный башларга да күптән вакыт инде. Виктор Цойның бер җырындагыча: “Без барыбыз да бик нык авырыйбыз...”

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading