16+

Миңгәрдә син дә бер, мин дә бер

Миңгәр Сабан туена башка бармыйм дип кайтканга да ун елдан артык вакыт үтеп киткән. Ул чакта кысан юллар, тар гына сукмаклар, кечкенә генә мәйданчыклар, кешеләрнең бер-берсенә бәрелеп йөрүе генә истә калган.

Миңгәрдә син дә бер, мин дә бер

Миңгәр Сабан туена башка бармыйм дип кайтканга да ун елдан артык вакыт үтеп киткән. Ул чакта кысан юллар, тар гына сукмаклар, кечкенә генә мәйданчыклар, кешеләрнең бер-берсенә бәрелеп йөрүе генә истә калган.

Машина белән кереп тә, чыгып та булмый иде. Ә бүгенге Миңгәр ул бөтенләй башка, зур масштаблы бер чарага әйләнгән. Дөньякүләм дәрәҗәдә оештырылган, һәрбер деталь уйланып эшләнгән Сабантуй нинди була дисәң, Миңгәрдәгечә булсын дияргә кала. Әлеге Сабан туе кысаларында берничә ел рәттән көрәш буенча дөнья чемпионаты үтүен дә исәпкә алсак, төрле илләрдән килгән кунакларны санасак, Миңгәр Сабан туен планета буенча да үрнәк итеп куярга була торгандыр.


Мең дә бер хикмәт

Заманча Сабантуй бренды дигәндә дә, Саба районы Миңгәр авылында узган бәйрәм чараларын күз уңында тотарга кирәк. Миңгәрдәге бөтен хикмәтне берьюлы карап бетерү һич кенә дә мөмкин түгел. Аны карау өчен берничә ел рәттән килергә кирәк икән. Монда халык бик күп, беренче исәпләүләр буенча 40 меңләп халык килергә тиеш булган. Башкалада Сабантуйлар үтүне, иртәгә эш көне булуны сәбәп итеп кайтмыйча калучылар да булгандыр. Узган елга караганда, халык азрак, диделәр. Килми калмаганнар үкенеп тә куя ала, шәп узды быелгы бәйрәм. Бердән, бөтен җирдә уңайлы итеп мәйданнар эшләгәннәр. Һәрберсенең үз программасы бар. Программага җыр-бию дә, төрле уеннар да кертелгән, кайбер тамашалар һәр мәйданда да кабатланырга мөмкин. Шуңа да, монда халык үз мәйданыннан китми икән. Экстрим яратучыларның үз мәйданчыгы, Мишә буенда аерым мәйданчык, балалар мәйданчыгы, берничә җирдә концерт урыннары, төрле спорт ярышлары үткәрелүче җирләр, фольклор төркемнәре чыгышлары, гадәти булмаган уеннар халыкны нык җәлеп итте. Җитезрәкләр өлгерде, алдан катнашып җиңүчеләр саллы-саллы бүләкле дә булып куйды. Алып баручыларның дәртле уен-көлкеле чыгышлары кемнедер биергә, кемнедер уеннарга дәште. Гадәти булмаган тамаша карарга телисең икән, бирегә килеп шаккатып кайтып китә аласың. Квадроциклларда узышу кебек Миңгәрдә генә үткәрелүче уеннарны карарга, велосипед ярышларында катнашырга, кул белән балык тотарга, су өстендә капчык сугышы уенында катнашырга һәм башка шундый хикмәтләрне күрергә була иде.

Тәкәсе дә, батыры да үзебезнеке

Төп мәйданда исә батырлар сынашты. Көрәш карарга яратучылар алдан килеп урын алып кала икән. Ә көрәш буенча дөнья чемпионатының өченче тапкыр Миңгәрдә үтүе очраклы түгел. Халыкара билбаулы көрәш федерациясе президенты, Миңгәр Сабан туен уздыручы Җәүдәт Миңнәхмәтов үзе үк тантаналы вакыйганы оештыручы кеше. Елдан-ел көрәш барышын кызыклырак итү, аны асылына кайтару кебек бәхәсләргә дә бу юлы берникадәр нокта куелды кебек.

Дөнья чемпионаты белән беррәттән, быел биредә беренче тапкыр 17-18 яшьлекләр арасында дөнья беренчелеге ярышлары да уздырылды. Икесендә бергә 42 илдән 230 көрәшче катнашты. Финалга кадәр көрәшчеләр Казанда бил алышты, ә төп ярыш Миңгәр Сабан туе мәйданында оештырылды. Исегездә булса, былтыр ярышлар тулысынча Миңгәрдә уздырылган иде. Үткән елдан аермалы буларак, быел тугыз төрле үлчәүдә ярышлар алып барылды һәм 100 кг авырлыктан зуррак үлчәүдәгеләр өчен абсолют батыр өчен көрәш категориясе кертелде. Моңарчы, Сабан туенда батыр бер булырга тиеш, дигән сүзләргә дә биредә нокта куелды кебек. Ниһаять, бердәнбер тәкә откан абсолют батырны да күрдек. Келәмгә төрле үлчәүдәге батырлар да чыкты һәм алар да үз авырлыкларында җиңүче булып танылдылар.


Быел финалда Казахстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Молдова, Әзәрбайҗан, Россиядән батырлар күп катнашты. Россия командасында моңарчы да төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Татарстан егетләре шактый иде. Безнең көрәшчеләр барлыгы 19 мөмкинлекнең 16сында чемпион булып танылдылар. «Көрәш безнең өчен татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, фикер сөреше, татарның җаны ул. Монда бернинди агрессиягә урын юк, монда хикмәт һәм осталык тапкан кеше генә җиңә, үз сәләтен күрсәтә ала», – диде Халыкара билбаулы көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, тантаналы чараны ачып. Халыкны уеннарда катнашырга, татар халкының төрле йолалары белән танышырга чакырып кына калмады, #Миңгәр хэштегы белән фоторәсемнәр куярга да өндәде.

Тантаналы чараның ачылышында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Олимпия уеннарының көмеш призеры Мурад Гайдаров, дзюдо буенча Европа чемпионы Хәбил Бикташев, Россия көрәш сәнгате берлеге рәисе киңәшчесе, Россия герое Андрей Мерзликин һәм көрәш буенча сигез тапкыр Россия чемпионы Ильяс Галимов та катнашты. Миңгәр Сабан туеның төп кунагы булып килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та көрәш барышын күзәтте. Көрәш шактый көчле барды, бигрәк тә Әзәрбайҗан, Казахстан көрәшчеләренең көрәш алымнары сокландырды.


Төп җиңүче булып Казаннан 32 яшьлек 136 килограммлы Фирдүс Зәйнуллин калды. Фирдүс бик дулкынланган иде. «Мин беренче тапкыр дөнья чемпионатында абсолют батыр калдым. Көрәш белән җиде яшьтән шөгыльләнәм, минем остазым – Россиянең көрәш буенча баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов». Бу көрәшне кемгә багышлыйсыз дигән сорауга да, Фирдүс аптырап калмады. «Тренерыма һәм якыннарыма багышлыйм», – дип җавап бирде.

PS. Миңгәрдән шалтыраттылар. Сәйдә, Салават, Динә Гарипова, «Чингисхан» төркеме башкаруындагы җырлардан үрелгән бәйрәм концертлары әле төнге икеләргә кадәр дәвам иткән. Бүген бөтен дөньяда тынлык. Сабантуй булмаган да кебек. Авыл урамын иртән-иртүк юып чыктылар инде. Сабан туеннан бер кеше дә кайтмыйча калмаган. Әйтерсең берни булмаган. Ә оештырылу дәрәҗәсе күпкә югары, бөтен нәрсә уйлап бетерелгән, бөтен авылларда да шундый әзерлек белән үткәрелсә, шәп булыр иде, диделәр.

Дөнья чемпионаты һәм дөнья беренчелеге нәтиҗәләре

Ир-атлар арасында дөнья чемпионнары

60 кг – Фирзәр Гыйниятуллин (Россия)
65 кг – Бегенч Какалыев (Төрекмәнстан)
70 кг – Ислам Фәләхов (Россия)
75 кг – Артур Зөлкәрнәев (Россия)
80 кг – Ренас Кәлимуллин (Россия)
85 кг – Хөснетдин Рузиев (Үзбәкстан)
90 кг – Айгиз Зәйнетдинов (Россия)
100 кг – Раил Нургалиев (Россия)
100 кг нан авыррак үлчәүдә – Сергей Павлик (Россия)
Абсолют батыр – Фирдүс Зәйнуллин (Россия)

17-18 яшьлекләр арасында яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге

55 кг –Инсаф Габдрахманов (Россия)
60 кг – Алексей Левабий (халыкара көрәш федерациясенең флагы астында көрәшүче)
65 кг – Эмиль Мавлин (Россия)
70 кг – Искәндәр Гарифҗанов (Россия)
75 кг –Артур Зарипов (Россия)
80 кг – Динар Әүһәдиев (Россия)
85 кг – Илвир Хисмәтуллин (Россия)
90 кг – Фарис Хуҗин (Россия)
110 кг – Альберт Сәхәбиев (Россия)

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading