16+

Михаил Атласов: «Бабай, әти гомер буе балта остасы булганнар, нәселдән килгән бу сәләт миңа да күчкән»

Балта остасы Михаил Атласов агачтан төрле могҗизалар тудыра. Урындыклар, кашыклар, ат арбалары, чаналар дисеңме...

Михаил Атласов: «Бабай, әти гомер буе балта остасы булганнар, нәселдән килгән бу сәләт миңа да күчкән»

Балта остасы Михаил Атласов агачтан төрле могҗизалар тудыра. Урындыклар, кашыклар, ат арбалары, чаналар дисеңме...

Песнәкләр өчен генә ясалган җимлекләрне Иске Зәйдә беренче тапкыр күрдем. Яфрак формасындагы агачтан ясалган җимлекнең уртасыннан тимер чыбык узган. Шунда ризык кыстырып куялар да песнәк чукып ашый икән. «Башка кошлар мондый җимлеккә килми, ул бары песнәкләр өчен яраклаштырылган», – ди Михаил абый. Аның төп максаты – элек-электән кулланылган эш коралларын, көнкүрештә булган җиһазларны киләчәк буынга җиткерү.

– Элек бүрәнәләрне озын арба-фураларда ташыганнар, хәзерге балалар аның нәрсә икәнен дә белми. Шуңа да әнә шундый борынгы истәлекләрне агачтан ясап, балаларга ни өчен, нинди эшләрдә файдаланылганын, ничек аталганын әйтеп калдырасым килә. Монда чана, кошовка, утын арбасы, чытыр чана да бар. Без бу эшне эшләмәсәк, бу сүзләр онытылачак, – ди әңгәмәдәшем.
Өендә дә һәр нәрсәне үз кулы белән ясаган ул. Рәшәткәләрен әкият геройларын чагылдырган сурәтләрне уеп бизәкләгән.

– Мин агач исен яратам. Бабай, әти гомер буе балта остасы булганнар, нәселдән килгән бу сәләт миңа да күчкән. Кызганыч, нәселебездә бу эшне дәвам итүчеләр генә юк. Улым агач эше белән бик кызыксынмады, – ди оста.

Михаил Атласовның тагын бер шөгыле бар әле. Ул картиналар ясый. Гади рәсемнәр түгел. Авылдагы элеккеге өйләрне кәгазьгә төшерә. Әлеге дә баягы тарихи истәлекләрне саклап калу өчен.

– Өйләр җимерелер, җир белән тигезләнер, ә алардагы тарихи орнаментлар, кабатланмас бизәкләр кәгазьдә озак сакланыр, – ди Михаил Атласов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч , фотолары юк карарга.

    Мөһим

    loading