Шәһри Казан

Әмил Нуруллин: «Ил җитәкчесе булу теләге Президент белән очрашудан соң тагын да артты»

Казанның 19нчы гимназиясенең X «Б» сыйныф укучысы Әмил Нуруллин бер көнен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән үткәрде. Ул республика җитәкчесенә шәһәр мохитен һәм татар телен үстерү буенча үз фикерләрен туплап хат язган булган. Хатка җавап итеп, Президент аны бер көн үзенә ярдәмче буларак эшкә чакырган. Әмилнең Президент белән очрашудан соң алган тәэсирләре турында үзеннән сорашырга булдык.

– Әмил, ни өчен Президентка хат язарга булдың?
– Минем җәй көне үк Президентка фикерләремне җиткерәсем килгән иде. Ул вакытта Казан, Татарстан, татар халкы белән бәйле берничә проектым бар иде. Идеяләремне Рөстәм Миңнехановка җиткерү өчен аңа хат язарга булдым.

– Президентка тәкъдим иткән проектларың турында тулырак сөйләп китсәң иде.
– Рөстәм Миңнехановка мин күбрәк татар теле белән бәйле фикерләремне җиткердем. Минемчә, татарларның төп проблемасы – милли үзаң булмау. Президент журналистлар белән очрашуында үзе үк шушы фикерне җиткерде. Мәктәпләрдә татар тарихы өйрәтелергә тиеш. Укучы буларак, мәгариф тармагындагы җитешсезлекләр белән дә яхшы таныш. Республикада парк, скверлар үсеш ала. Мәктәпләрнең ишегаллары да шундый ук иҗтимагый урыннар бит. Аларны да матур, чиста, пөхтә тотарга кирәк.

– Мәктәптәге укыту процессыннан син канәгатьме?
– Безгә практик белем җитеп бетми. Күп нәрсә өйрәнәбез, ләкин аны практикада кулланмагач, тиз онытабыз. Күбрәк тормышта кирәк булачак белемнәр бирсәләр иде.

– Син үзең шәһәрдә туып-үскән егет буларак милли үзаңны ничек саклап калдың соң?
– Мин бала чакта Португалиядә яшәдем. Беренче сыйныфка Казанга кайттым. Шул чакта күбрәк рус телендә сөйләшә идем. Татар теле әкренләп онытыла башлады. Тарих белән кызыксына башлагач, татарлар турында күбрәк нәрсәләр белдем. Шул миңа телемне өйрәнергә этәргеч булды. Дәү әнием дә телемне онытмас өчен Габдулла Тукай шигырьләрен ятлаттырды. Телне саклап калуда гаиләмнең йогынтысы зур булды.

– Президент проектларыңны ничек кабул итте?  
– Ул минем фикерләрне ошатты. Идеяләрем киләчәктә республикада тормышка ашырылыр дип уйлыйм.

Реклама

– Очрашуда иң ошаганы нәрсә булды?
– Президент белән күзгә-күз карап сөйләшү.

– Ул сиңа нинди кеше булып истә калды?
 – Ул бик ачык кеше, аның белән сөйләшүе җиңел. Бернинди киртәләрсез аралаштык.

– Син хәзер үзең дә Президент булырга телисеңдер?
– Бу бик катлаулы, җаваплы эш икән. Ләкин аның нәкъ менә шундый булуы миңа ошый. Минем дә ил җитәкчесе булырга теләгем бар. Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, бу теләк тагын да артты.

– Буш вакытта ни белән шөгыльләнәсең?
– Классик әдәбият укыйм, тарих, җәмгыять белемнәрен өйрәнәм. Велосипедта йөрим, сәяхәт итәргә яратам. Чит илләрне генә түгел, үзем өчен Казанны да яңа яктан ачарга тырышам. Мин аны Португалия белән еш чагыштырам. Казанның кайбер җирләре Португалияне дә уздыра. Ә иң ошаткан урыным – Кремль яр буе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
Соңгы комментарийлар
  • noname
    22 января 2018 в 17:16
    Бүген бер танышым "Шәһри Казан" сайтында сиңа комментарий язганнар, ә син җавап та бирмисең, дип шелтәләгәч, кереп караган идем дә, менә, гаебемне төзәтәм. Рәхмәт игътибарыгыз, сүзләрегез өчен! :) Кайчандыр Альберт абый безне чак кына укытып алган иде, махсус курс буенча керде. Шул дәресләрдән тыш аның белән аралашырга туры килмәде, шуңа да сез язган фикер минем өчен гайре көтелмәгән бер яңалык булды. "Әдәбиятчы" да дигән сүзләрегездән соң... үзегезне дә таныйсы килү теләге уянып калды) Мөмкин булса, языгызчы. Монда булмаса, ВКда яисә Фейсбукта - личкага. Шат булыр идем)
  • noname
    22 января 2018 в 14:47
    Исэнмесез Фирзэр Абый. Мин сезне бик хормэт итэм, жырларыгызны бик яратам. Авылны яратып сойлэвегез , сезгэ хормэтемне тагы да арттырды. Сезне юбилиегыз белэн котлыйм. Ижатыгызда унышлар, сэламэтлек телим.
  • noname
    22 января 2018 в 09:11
    Себехэналла мэшэалла куз тимэсен.молодец.Килэчэктэдэ зур унышлар насыйп итсен Раббым бер Аллам.Мин бик шат безнен татар кызыбызнын зур унышларына.Саулык бэхет тыныч хэерле бэракэтле гомер насыйп итсен Раббым бер Аллам сина Алинэ.
  • noname
    19 января 2018 в 23:18
    Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга 6 яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүләрдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум дәүләт ярдәме каралган. Балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли аласыз. Түләгән сумманың бер өлеше компенсацияләнә. Гаиләдәге уртача айлык керем бер кеше башына 20 мең сумнан азрак булганда,өстәмә компенсация каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнар "Ана даны" медаленә ия була ала. Бу очракта һәр бала исәбеннән 5000 сум акча бирелә. Татарстан Президенты карары белән тиздән гамәлгә керәчәк авылдагы балалы гаиләләр өчен пособие турында әлегә төгәл генә мәгълүмат юк. Җитәкчеләр 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр, дип вәгъдә итәләр.Әлеге пособиегә кагылышлы яңалыкларны "ШК" газетасыннан һәм сайтыннан күзәтеп бара аласыз, шулай ук теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Хөрмәт белән,"ШК" газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффар.
  • noname
    20 января 2018 в 11:13
Интервью
  • 15 января 2018 в 11:44
    Пенсиягә быел да 5000 өстәп түләнә дисәләр, нишләргә? Татарстанда пенсиягә 5 мең сум өстәмә түләүләр вәгъдә итеп шалтыратулар саны арткан.
    462
    0
    0
  • 15 января 2018 в 11:19
    Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып буламы? Ата-ана өчен бала – бәгырь ите, диләр. Туганда кендек җепләре белән бәйләнгән ана белән бала арасы исә бүген дә галәмнең ачылып бетмәгән сере, табышмагы булып кала бирә.
    371
    0
    1
  • 15 января 2018 в 10:56
    Балтач районы Норма авылы мәктәбен ни өчен «кытай стенасы» белән тиңлиләр? Иң күп үзгәрешләр мәктәптә була дисәм, ялгышмамын кебек. Әле бер реформа, әле икенчесе, ул арада тикшерүләр килеп җитә. Бер уйласаң, мәктәп тормышы моннан башка да гел кайнап тора. Укытучылар, балалар, әти-әниләр яшәешенә, кәефенә дә бәйле әле ул. Хәтта мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да беркем дә аннан тулысынча аерылып бетми. Матур истәлекләр, классташлар, белем биргән укытучыларың гомер буе синең белән. Ул арада балаларың мәктәп сукмагына баса, аннан соң оныклар...
    285
    0
    1