16+

Миләүшә Биктимерова: «Мамык шәлне чәч кебек тәрбияләргә кирәк» (Шәл сайлау буенча КИҢӘШЛӘР)

Иртә буран, кич тә буран, мамык шәлеңне уран шул, мамык шәлеңне уран... Элек хатын-кызның башыннан мамык шәл төшми иде. Җылы, файдалы мамык шәл һәр өйдә булгандыр. Бүген мамык шәл ураучылар сирәк. Ихтыяҗ булмагач, бәйләүчеләре дә кимеп бара.

Миләүшә Биктимерова: «Мамык шәлне чәч кебек тәрбияләргә кирәк» (Шәл сайлау буенча КИҢӘШЛӘР)

Иртә буран, кич тә буран, мамык шәлеңне уран шул, мамык шәлеңне уран... Элек хатын-кызның башыннан мамык шәл төшми иде. Җылы, файдалы мамык шәл һәр өйдә булгандыр. Бүген мамык шәл ураучылар сирәк. Ихтыяҗ булмагач, бәйләүчеләре дә кимеп бара.

Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәүче Миләүшә апа Биктимерова да: «Соңгы елларда шәлләрне сирәгрәк бәйли башладым. Җиңел эш түгел бит. Күп кул хезмәте таләп итә», – ди.
Миләүшә апа бу кул эшенә мәктәптә укыган чагында ук әнисеннән өйрәнгән.
– Озак еллар сыер савучы булып эшләдем. Үзбәкстанга китеп тә яшәп алдык. Кайда гына булсам да, шәл бәйләвем гел үземнән калмады. Үзбәкстанда кияүгә китәсе кызларга бирнәгә зур шәлләр сайлап алалар иде. Үземнең дә башымнан шәлнең төшкәне юк. Колакларга җылы, җил үткәрми, кәҗә мамыгын ябынып ятсаң да файдалы, тик менә шәл алучылар гына кимеде, хәзер шапка, яулыклар модага кереп бара шул, – ди ул.
 
Бер шәлне ул бер айга якын бәйли. Тырышсаң, 15 көндә дә өлгертергә була ди анысы. Кәҗә мамыгын сатып ала. Бер шәлгә җитәрлек 400 грамм йон 800 сум тирәсе тора икән. Аннары ул йонны шампунь белән яхшылап юа. Бармаклары белән яза. Махсус тараклар,  үзе әйткәнчә, «шапылдавык­лар» аша үткәрә. Аннары орчык белән җепкә кушып үрә, йомгак ясый. Аннары гына бәйләргә керешә. Яраткан бәйләү үрнәген дә әнисеннән өйрәнгән – «йөрәк» узоры. Шәлдәге бизәкләр йөрәк формасында үрелеп бара.

 Җәй көннәрендә шәлләрне онытып торырга туры килә. Авыл җирендә эш күп. Биктимеровлар күпләп бройлер, күркә, үрдәк үстерә. Сыерлары, бозаулары да бар. Бакча эшләре дә җитәрлек. Миләүшә апа чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата, төрле яшелчәләр утырта. Быел хәтта арахис та үстереп караган. Үзбәкстанда аны «җир­яңак» чикләвеге дип йөртәләр икән. Ире Гаяз абыйның да кулыннан килмәгән эше юк. Бөтен йортын үз куллары белән төзекләндереп чыккан.
Шәлләрне сораучы булмагач, Миләүшә апа оекбашлар, бияләйләр бәйләүгә керешкән. «Кристал» дип аталган ялтыравык­лы җептән ясалма чәчәкләр бәйләгән. Ничек кенә булмасын, 40 ел белгән шөгылен дә ташламый, кыш буена ике шәл булса да бәйли. Киләчәктә өчпочмаклы шәлләр, ак кәҗә мамыгыннан йон яулыклар бәйләргә уйлый.

Әтнә, Түбән Шашы.

Миләүшә Биктимеровадан мамык шәл сайлау буенча өч киңәш

Яхшы шәл бик авыр булмаска тиеш.

Сатып алганда тарап күпертелгән шәлгә кызыкмаска кирәк. Кайберәүләр шәлне хәтта карда аунатып та сата. Чын шәл бәйләгән саен күперә генә.

Мамык шәлне юганда, шампунь куллансаң яхшырак, аннары катып китмәсен өчен, бальзам белән чайкарга киңәш итәм. Шәлләрне чәч кебек тәрбияләргә кирәк. Акрын гына сыкканнан соң, өчпочмаклап катлап, элеп киптерәм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading