Миләүшә Хафизова – актриса. Саба районы Мәртен авылында туып үскән. Бүген Әлмәт дәүләт драма театрында хезмәт итә. "Хәзерге заманда театр артистларына хөрмәт югалды кебек. Театрга йөрүчеләр артса, тамашачы театрга карата игътибарын, мәхәббәтен күрсәтсә, бәлки артистлар йолдыз булып үсеп китәр иде", - ди ул.
– Миләүшә, син дүрт ел Камал театрында Фәрит Бикчәнтәв курсында укыдың. Укып бетергәннән соң, Камалга алмагач, нинди хисләр кичердең?
– 2013 елда Казан дәүләт мәдәният институтына театр факультетына керергә дип карар кабул иттем. Фәрит Бикчәнтәев Камал театры өчен махсус курс җыйганын белгәч, төп максатым – шул курска эләгү иде. Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев курсында укуым белән бик горурланам, чөнки бүген татар театры дөньясында андый зур шәхесләр, остазлар сирәктер дип уйлыйм. Андый укытучыларның тормышыма эләгүе минем өчен бик зур сөенеч булды. Укуы җиңелләрдән булмады. Чөнки син укуга, театрга бөтен гомереңне, тормышыңны, вакытыңны багышлыйсың. Күп нәрсәләрдән, ниндидер аралашулардан, мөмкинлекләрдән баш тартырга, үзеңне аерырга туры килә. Ләкин шуңа да карамастан, мине театр үзенә әсир итте, үзем өчен искиткеч яңа дөнья ачтым. Театр бит ул – могҗиза кебек, ул үзенә бик күп сыйфатлар җыйган: әдәбият, музыка, рәсем сәнгате һәм башка бик күп төрле өлкәләр бер урынга тупланган. Театрга туган мәхәббәт хисләрем, беренче адымнарым, дәресләрем, театр дөньясының ничек яшәве, аның вакыйгалары, шул ук репетицияләре Камал театрында барлыкка килде дисәм дә була. Шуңа күрә аерылганда, һичшиксез, моңсулык булды. Әмма безне: “Нинди генә театрда эшләсәгез дә, иң мөһиме – сез профессиональ артист булырга тиеш” - дип кисәтеп үстерделәр.
– Ни өчен кемнедер Камалга алдылар, ә мине юк, дигән уйлар булмадымы?
– Без – артистлар үзебезнең эшебезгә һәрвакыт анализ ясыйбыз. Роль өстендә эшләгәндә дә аның уңай, тискәре якларын барлыйбыз һәм менә шушы анализ ясау дигән әйбер эштә генә түгел, ә тормышта да җаныбызга кереп кала. Шуңа күрә, әлбәттә, андый сорау туды. Камалга алмаганнарын белгәч, үземә бик күп сораулар бирә башладым. Ни өчен эләкмәдем? Нинди ягым җитеп бетмәгән? Башкалардан нәрсәм белән ким? Ләкин ул уйлар аерылышкан вакытта гына булды, аннан соң инде җиң сызганып Әлмәт театрында эшли башладым. Хәзер минем йортым – Әлмәт театры.
– Ә актриса булу теләге кайчан барлыкка килде соң?
– Мин кечкенәдән үк сәхнәдә. Әтием – музыкант, әнием – клуб мөдире булып эшләде. Әти өйдә һәрвакыт гармунда уйный, ә мин янына басып җырлый идем. Авылда балалар күп булмагач, сәхнәгә чыгып җырларга гел миңа туры килә иде. Мәктәптә укыганда да сәнгать белән шөгыльләндем: биюгә, вокалга йөрдем, төрле чараларда катнаштым. Сәхнәгә мәхәббәт бәләкәй чактан ук бар иде, ләкин җырчы гына буласы килмәде, ә бөтен иҗат тупланган җиргә барасым килде – ул, әлбәттә, театр. Күп кенә олпат шәхесләр белән киңәшләшкәннән соң, театр юнәлеше белән китергә уйладым.
– Әлмәт театрына ничек килеп эләктең?
– Укыганда ук Татарстанның барлык театрларын күзәтеп бардык: аларның репертуарын, стилен, ничек эшләгәннәрен аңларга тырыша идек. Спектакльләрне караганнан соң, остазларыбыз белән анализ ясап, кимчелекләрен, уңай якларын таба идек. Минем өчен Әлмәт театры башка театрлардан аерылып торды, чөнки аның һәрбер спектакле үзгә, бер-берсенә охшамаган иде. Әлмәт театры яңа формалар белән эшләргә курыкмады һәм шул ягы белән үзенә җәлеп итте. Күп кенә артистлардан, режиссерлардан бу театрга карата мактау сүзләрен ишеттем. Ә инде укып бетергәндә, Татарстанның театр җитәкчеләре безнең диплом спектакльләрен карарга килде. Алар арасында Әлмәт театры да бар иде, шунда алар безне үзләренең театрына эшкә чакырды.
– Миләүшә, Әлмәт театрында эшләп китү авыр булдымы?
– Яңа җәмгыятькә кергәндә, бер кешегә дә җиңел түгелдер ул. Ләкин монда мине бик яхшы каршы алдылар, өлкәннәр дә, яшьләр дә ярдәм кулын сузды, һәрвакыт миңа терәк булдылар. Килүгә үк рольләр бирделәр, моның өчен мин аларга бик зур рәхмәтле. Ияләнергә җайсызрак булды, чөнки укыганда син дүрт ел буе бер остаз белән генә эшлисең, ә монда режиссерлар алмашынып барды, аларның һәрберсенең эш тәртибе, үз таләпләре бар. Кайбер режиссерларны хәтта кабул итеп бетермәгән чаклар да булды. Ләкин соңыннан үземнең ялгышканымны аңладым, чөнки артист гел бер кеше белән генә эшләсә, ул “штамплы” артистка әйләнә. Ә бездә һәрвакыт режиссерлар төрле булгач, артистлар пластилин кебек: үз өстендә эшлиләр, ниндидер яңарыш, үзгәреш эзлиләр, кабатланмаска тырышалар.
– Әлмәт театрында баш рольләрне бер үк артистларга гына бирәләр дип ишеткән бар, бу дөресме?
– Беренчедән, бу хәл безнең театрда гына түгел, бөтен театрда да күзәтелә. Ләкин еш кына төп рольләрне уйнаган артистлар, чыннан да, көчле бит, аларга ул рольләр матур күзләре өчен генә бирелми. Артистларны режиссерлар сайлый, димәк, аларга бергә эшләве җиңелрәк, уңайлырак. Ә безнең театрга килгәндә, һәрбер артистыбызның да ниндидер төп роле бар. Артисттан да күп әйбер тора: кемдер бары тик баш рольләрне генә уйнарга тели, шәхсән минем өчен бу мөһим түгел. Иң мөһиме – кечкенә генә булса да, ул кызыклы, авыр роль булсын иде, андый персонажлар өстендә эшләве үзе бер ләззәт бирә.
– Миләүшә, бүген театр артистлары йолдыз була алмый. Ни өчен?
– Дөресен генә әйткәндә, бу минем өчен авыр сорау, моның турында хәтта уйлаганым да юк. Минемчә, хәзерге заманда театр артистларына хөрмәт югалды кебек. Театрга йөрүчеләр артса, тамашачы театрга карата игътибарын, мәхәббәтен күрсәтсә, бәлки артистлар йолдыз булып үсеп китәр иде. Кызганыч, эстрада җырчыларының концертларына тамашачы күбрәк йөри, әйе, алар танылганрак та. Ә театр артистлары ниндидер эшләрдән, вакыйгалардан үзләрен аерырга тырыша, чөнки без, беренче чиратта, зәвык турында уйлыйбыз. “Кирәкме бу?”, “Моны эшләргә ярыймы?” “Бу гамәл халыкның тәрбиясен, зәвыгын үстерә аламы?” – кебек сораулар борчый безне. Нигәдер Мөслим Магомаевның сүзләре искә төште: “Элек җырчылар йолдыз булырга омтылган, ә хәзер йолдызлар җырчы булырга омтыла”.
– Миләүшә, син бит әле театрдан китеп тә алган идең...
– Чыннан да, театрдан биш айга китеп торган вакыт булды. Ул карантин белән бәйле иде. Дөньяда пандемия башлангач, театрлар ябылды, безгә эш калмады. Өйдә эшсез яткан вакытта бөтен кеше депрессиядә булды, башка төрле уйлар, алга таба ничек яшәргә, дигән сораулар килде. Шул вакытта театрдан китәргә булдым, ләкин бу адымым өчен үкенмим. Шушы биш ай эчендә уй-фикерләремә, үз дөньяма чумып яшәгән чакта театрның, актриса һөнәренең тормышымда кирәк булуына, чыннан да, дөрес юлдан барганыма тагын бер кат инандым. Без – кешеләр һәрнәрсәнең кадерен, югалткач кына аңлыйбыз бит. Минем белән дә шулай булды: театрдан аерылгач, аңа карата мәхәббәтем тагын да артты.
– Туган якларга еш кайтып йөри алмыйсыңдыр?
– Минем ике зур байлыгым бар: гаиләм һәм театр. Туган авылымда әтием Әюп, әнием Рәсимә, энем Сәйдәш һәм сеңлем Динә бар. Без гаиләдә 3 бала. Иҗат гаиләсе, кайткан саен әти гармунда уйный, без әни белән җырлыйбыз. Әти мине кечкенәдән үк зәвыклыкка өйрәтте: ул киңәш иткән көйләрне, җырларны тыңлап, китапларны укып үстем. Һәрвакыт әнигә ярдәм итә идем. Еш кайтып булмый шул, ләкин вакыт булган саен гел туган ягыма, гаиләм янына ашыгам.
– Яшь актрисаның йөрәге бушмы?
– Мин бу сораудан туйдым, ничә еллар буе шушы сорау белән интектерәләр (көлә).
– Ә шулай да?
– Йөрәгем әлегә буш. Һәрнәрсәнең үз вакыты дигән принцип белән яшим. Әзрәк хыялый булганга күрә, романнарда язылган, әкиятләрдә сөйләнгән чын мәхәббәткә ышанам. Ләкин аның өчен вакыт та кирәктер инде. Мәктәптә, югары уку йортында укыганда, укудан башка бернәрсә турында да уйламый идем, хәзер дә бөтен уем театр турында. Әмма киләчәктә үземә тиң ярымны очратырмын дип өметләнәм.
– Ә сиңа нинди ир кирәк?
– Иң мөһиме – ул мине хөрмәт итсен һәм аңлый торган булсын. Безнең күп вакыт театрда уза, бөтен ир-атлар да актрисалар белән яши алмый. Гаилә корыр өчен, чыннан да, акыллы, зирәк кеше кирәк. Әтием бик тырыш, мин дә иремнең шундый булуын телим. Гомумән, кызлар бит алар гел әтисенә охшаган кешене эзли. Ир-ат баш булырга, гаиләне алып барырга тиеш. Җебек, елак егетләрне яратмыйм.
– Әгәр дә синең алда гаиләне яки театрны сайлау дигән сорау туса, нишләр идең?
– Мин бу сораудан бик куркам, аны беркайчан да ишетергә язмасын иде. Театр – тормышым, һөнәрем, мәхәббәтем. Гаиләсез дә яшәп булмый. Әгәр дә инде, чыннан да, мондый сорау куйсалар, бәлки театрны сайлар идем. Ләкин мин ялгышырга да мөмкин.
– Миләүшә, киләчәктә үзеңне ничек күрәсең?
– Элек киләчәк турында уйлый идем, үткәннәргә дә анализ ясап яши идем. Ләкин хәзер дөньядагы вакыйгаларны үзең күреп торасың. Миңа калса, алар кешене үзгәртәдер. Мәсәлән, хәзер бу көн, чынбарлык белән яшәргә өйрәндем. Ә киләчәккә килгәндә, үземне театрда эшләүче, театрга тугры калган, миннән соң килгән яшьләргә үрнәк булган, гади булып кала алган, эшләү сыйфатымны югалтмаган, туган илемдә татар театрында эшләүче артист буларак күрергә теләр идем.
– Театр синең өчен нәрсә ул?
– Яшәвемнең мәгънәсе дип әйтер идем. Театрдан да зуррак, бөегрәк нәрсә юктыр. Театр үзенә бөтен профессияләрне җыйган. Синең кулыңа пьеса белән кәгазь килеп эләгә һәм син шул кәгазьдән зур бер тормыш кисәген тудырасың. Аны сәхнәләштерәсең, аңа җан өрәсең – бу могҗиза түгелме?! Театр – ул җаннарны дәвалый торган урын һәм моның бер кисәге булуым белән мин бик бәхетле!
Индира.
Комментарийлар