Һәр кешегә, теге яки бу эшләргә төрле каланчадан, төрле күзлектән карап бәя бирергә була.
Иң гаҗәбе: аның һәркайсын дөрес дип исбатларга да була әле. Бер генә мисал, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы буенча әйдәп баручы районнар социаль-икътисади үсеш рейтингы буенча исемлекнең ахырында: Әтнә – 34, Кукмара – 40, Балтач – 44нче урында. Шул ук вакытта әлеге районнарның һәркайсы авыл хуҗалыгы тармагы буенча әйдәп баралар: Әтнә районы – 2, Кукмара – 5, Балтач – 8нче урында. Инде бернинди рейтингларга да игътибар итмичә халыкның яшәеше, авылларның ныклыгы, төзеклеге буенча гына нәтиҗә бирсәк тә әлеге район авылларының иң-иңнәр исәбендә булуын беркем дә инкарь итмәс.
– Республиканың социаль-икътисади үсеш рейтингына нинди лаборантлар нинди күзлектән карап бәя бирә торгандыр – белмим, ләкин мин үзем моның белән риза булып бетә алмыйм, – диде Балтач муниципаль районы алдынгыларының слетында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Балтач – гел телгә алына торган, республиканың йөзек кашы булырдай, тырыш, нәтиҗәле эшли торган дәрәҗәле район. Биредә тормыш итү дә, хезмәттә нәтиҗәләргә ирешү дә җиңел түгел, туфрагында тәртә тыксаң, тарантас үсми. Балтачлылар, мин дип күкрәк какмыйча, тырыш хезмәт белән яшиләр. Бу районда мин үземнең тормыш һәм хезмәт эшчәнлегемне башладым. Балтачлылар мине кешеләрне яратырга, аларга карата ихтирамлы, ачык булырга өйрәттеләр, мин аларга бик рәхмәтле.
Бу көнне сәхнәгә бик күп игенчеләр, терлекчеләр, төрле өлкәдә эшләүче белгечләр күтәрелделәр. Һәркайсының йөзенә карап, бер мизгелгә генә алар үткән хезмәт юлын күз алдына китерергә тырышып карадым.
Нәкыйп абый Гыйльмуллин 45 ел тракторда эшләгән! 45 кыш, яз, җәй, көз... Күпме кырлар, басулар сөрелгән, күпме урман ташылган, күпме юллар үтелгән... Әле бу – бер кеше язмышының нәни генә күрсәткече. Ә андыйлар күпме? Авыл халкы бүген эштән бизде, ялкауланды дигәндә, Нәкыйп абый һәм аның кебек йөзләгән уңганнарны рәнҗетмик.
Балтач районының шәхси хуҗалыклары да һич кенә дә эштән бизмәгән – бүген дә сыер асрыйлар, терлек симертәләр. Район буенча 2018 елда, алдагы ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләр саны 4160 башка арткан. Шуның 1982 башы шәхси хуҗалыкларда булып, 899 савым сыерлар. Димәк, авыл көтүләре артуга бара. Иң куанычлысы – балтачлылар чын җир кешеләре буларак шәхси хуҗалыкларда атлар да тоталар, алдагы еллар белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч тә артып бара.
– Районда җитештерелгән 76 355 тонна сөтне 60 тонналы тимер юл цистернасына алсак, аның саны 1273 булыр иде. Бу якынча – 60 цистернадан торган 21 поезд дигән сүз. Сөтнең тамчылап савылганын белгән кешегә бу күләмдәге сөтне җитештерү өчен күпме көч, күпме тырышлык киткәнен күзаллау кыен түгел. Балтачта җитештерелгән итне калага озату өчен 680 «Камаз» машинасы кирәк. Машиналарны бер колоннага сузсак, аның озынлыгы 8 км булачак, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин, алдынгыларга бүләкләр тапшырып.
Әйе, саннарда бөтен нәрсә ачык күренә. Күргәзмәгә куелган стендларның эченә кереп китеп иң алдынгы хуҗалыкларны барлый идем, яныма Гөлсинә ханым Хәбибуллина килеп баскан икән.
– Һәр районның берничә алдынгы хуҗалыгы була. Балтачта исә уңган-булган хуҗалык җитәкчеләре бик күп. Берсен атап, икенчесен калдырырлык түгел, – диде ул, райондашларын зурлап.
«Кеше, гадәттә, туган ягын ярата, сагына, мактый. Шулай булырга тиештер дә ул. Тик менә кайвакыт үз хисләремне анализлап карыйм да, нигәдер Балтач ягын ныграк яратуымны тоеп, беркадәр гаҗәпләнеп тә куям. Тик берәр чит ил кешесе килеп: «Миңа макталган татарның ничек яшәгәнен күрсәтегез», – дисә, мин аны Балтачка алып барыр идем. Аларның ничек чын татарлыгын, иң авыр елларда да авыл хуҗалыгын, авылларны саклап калулары – үзе бер табышмак бит», – дип язган иде «Шәһри Казан» газетасында Илфак Шиһапов.
Сүз дә юк, кайбер әйберләрне цифрлар телендә аңлату күпкә уңайлы, шул ук вакытта саннар белән генә үлчәп тә, санап та булмый торган төшенчәләр бар. Туган җиргә тугрылыкны, сабырлыкны, күңел халәтен санарлык бизмәннәр юк әлегә. Шуңадыр бәлки, Балтач үзенә бер табышмак булып кала. Армый-талмый, таш өстендә иген иккән игенчеләрнең уңышын башкача ничек аңлатырсың...
Раниль Шарифзянов фотолары
Комментарийлар