16+

Мин Балтачтан!

Казан урамында кемне булса да туктатып, син кайсы районнан дигән сорау бирәсең икән, ул бер дә гаҗәпләнми генә Арчадан, Мамадыштан яки Әгерҗедән дип җавап бирер. Казан каласында әллә ничә дистә еллар яшәп, инде балалар, оныклар үстереп ятучылар өчен дә туган җир булып әби-бабайларның тамыры чыккан төбәк санала.

Мин Балтачтан!

Казан урамында кемне булса да туктатып, син кайсы районнан дигән сорау бирәсең икән, ул бер дә гаҗәпләнми генә Арчадан, Мамадыштан яки Әгерҗедән дип җавап бирер. Казан каласында әллә ничә дистә еллар яшәп, инде балалар, оныклар үстереп ятучылар өчен дә туган җир булып әби-бабайларның тамыры чыккан төбәк санала.

Еракка киткән саен, туган җирнең чиге киңәя дигән сүз бар. Авылда яшәгәндә, мин бу гыйбарә белән килешеп тә бетми идем. Ничек инде, еракка киткән саен, туган авылымның чиге киңәйсен дип уйлый идем. Моның өчен читкә китеп карарга кирәк икән шул. Район үзәгендә авылдашыңны күреп куансаң, Казанда инде райондашың да бер якын кешең кебек, тагын да ерактарак милләттәшеңне очратсаң да, туганыңнан да артык булырга мөмкин. Үзең яшәгән җирлектә җаныңа якын кешеләрне барлау, алар белән танышу, аралашу теләге халыкны төрле оешмаларга җыя, шуның иң киң таралганы – якташлар җәмгыяте. Бер чорда бик күп районнарның якташлар җәмгыятьләре оешты һәм актив кына эшләп тә алдылар. Соңгы елларда исә Буа, Арча, Актаныш якташлыкларының эшчәнлеге турында гына ишетеп беләбез дияргә була. Ни гаҗәп, балтачлылар исә әле яңа якташлар җәмгыятен оештырдылар. Узган атна ахырында тарихта беренче тапкыр Балтач районының якташлар җәмгыяте Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры бинасында үзенең беренче рәсми очрашуын үткәрде, җитәкчеләр сайланды, уставлар укылды.

– Балтач районының якташлар җәмгыятен оештыру буенча күп тапкырлар талпынышлар булды. Күпләр аны кирәксенделәр, көттеләр. Миңа калса, моңарчы аның сәгате сукмаган булган, димәк, ул бүген тагын да кирәгрәк, – диде бу уңайдан җәмгыятьнең җитәкчесе итеп сайланган Балтач районының Чепья авылы егете – Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев.
Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, ниндидер шаукымга гына иярмичә, ә уйланып оешкан икән, аның эшчәнлеге дә нәтиҗәлерәк, башкачарак булыр дип ышанасы килә.

Минем үземнең дә күп кенә район якташлар җәмгыятьләре чараларында катнашканым, башкаларның да фикерләре белән кызыксынганым бар. Аралашу, очрашу бик кирәк дигән сүзне бик күпләр әйтсәләр дә, аның эшчәнлеге нинди булырга тиеш дигәндә күңелгә салып куярлык фикер ишетергә туры килгәне юк иде. Балтачның якташлар җәмгыятен оештыру эшен башлап йөрүче Балтач администрациясе әлеге мәсьәләгә бөтенләй башка яктан килгәннәр. Аларның матур тәҗрибәсен өлге итеп алырга да була.

Балтачлылар алдан ук районнан чыккан булдыклы, уңышларга ирешкән райондашларны барлап, башкарган эшләренә бәйле рәвештә аларны дүрт төркемгә бүлгәннәр: мәгариф, эшмәкәрлек, сәнгать белән әдәбият һәм республика күләмендәге җитәкчеләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, администрациянең төрле бүлек мөдирләре әлеге төркемнәр белән түгәрәк өстәл артына җыйналдылар. Дүрт урында дүрт төркем эшлекле сөйләшүләр алып барды.

– Якташларыбыз белән үткәрелгән түгәрәк өстәл безгә бик ошады. Иң элек үзебезнең уңышларыбыз, эш юнәлешләребез белән таныштырдык. Безнең Балтач районындагы мәктәп укучылары туган телне (родной язык) предмет буларак сайлаганда татарлар да, удмуртлар да, марилар да үзләренең ана телләрен алдылар. Бу безнең якташларыбызны бик куандырды. Бүген бик борчыган мәсьәләләрнең берсе – авылда яшьләрне калдыру, аларны авыл җирлегендә һөнәрле итү. Әлеге юнәлештә дә эзлекле эш алып барабыз. Түгәрәк өстәлдә һөнәр сайлау юнәлешендә югары сыйныф укучылары белән тагын да нәтиҗәлерәк итеп бергә-бергә эшләргә килештек, – ди районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева.
– Бу очрашу бик кирәк булган. Нәтиҗәсе әле киләчәктә булыр. Төркемнәр үзара аралашуны дәвам итәчәкбез дип килештеләр, ватсапта төркемнәр дә оештырып куйдылар. Безгә инде, гел «утын салып», эшчәнлекне куәтләп торырга кирәк булачак. Чит төбәкләрдә яшәүче булдыклы райондашларыбыз да бар, үз авылларына кайтып эш урыннары булдырсалар, авылларны саклап калу өчен бу искиткеч зур ярдәм булыр иде, – диде Айдар Хәйретдинов.

Сез кайдан дип сораганда, мин үзем гел, бик горурланып: «Мин Балтачтан!» – дип җавап бирәм һәм һәрвакыт үзебезнең район турында матур сүзләр генә ишетергә туры килә. Якташлар җәмгыяте үткәргән беренче чарада да үземнең якташларым өчен янә бер куанып, сөенеп утырдым. Кайлардан гына җыелмаганнар, Уфа, Екатеринбург, Мәскәү, Чиләбе... Һәркайсының күңелендә туган төбәгенә карата ничаклы матур уйлар, һәркем үзенчә ярдәм итәргә, туган авылын данларга тырыша. Очрашу бик матур үтте, күрештек, аралаштык, таныштык. Чарага килгән һәркемгә китаплар бүләк иттеләр, чәй өстәленә чакырдылар. Балтач җирлегендә яшәп иҗат итүче Таһир Ильясовның картиналары һәм райондашларның китап күргәзмәләре, халык уен кораллары ансамбленең чыгышы – болар барысы да әлеге чарага әйтеп бетермәслек затлылык, зәвыклылык өстәде. Соңыннан, бөтен халык җыйналып, Булат Сәләховның Балтач районы халык театры әзерләгән «Яр» спектаклен карадык. Әсәрдәге төп герой, озак еллар тормыш куласасын әйләндергәннән соң, туган нигезенә кайтып егыла. Очрашуның форматына бик дөрес итеп сайланган, уйландыра торган спектакль. Туган нигезләрне кычытканнар түгел, хуҗалары сакласа иде.

«Бергә булганда, без яхшырак булдырабыз»

Әхмәт Мазгаров, Фәннәр академиясенең президиум киңәшчесе (советник), академик, техник фәннәр докторы, профессор, Балтач районының Сосна авылыннан.
– Бик тә җылы, эчтәлекле, эшлекле очрашу булды. Югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Районыбыздан нинди булдыклы егетләр, кызлар чыккан икән, моңарчы бер-беребезне белмәгәнбез генә. Иң беренче чиратта районнан чыккан кешеләрнең белешмәсен бастырып чыгарырга кирәк дип килештек. Анда бөтен телефоннар да булырга тиеш. Мондый очрашу күптән кирәк булган, ләкин җимеш өлгерергә тиеш. Ул менә хәзер өлгерде. Көтеп алынган очрашу икән, димәк, аның нәтиҗәләре дә яхшы булачак, бөтен кеше тырышып эшләячәк дип уйлыйм. Түгәрәк өстәл артына җыйналып сөйләштек, киңәшләштек. Район башлыгы Рамил Нотфуллин аны матур итеп алып барды. Ул да үзебезнең Балтач районы егете, шушы районның патриоты, киләчәккә карап фикер йөртә, бик матур планнары бар. Балтач районы бүгенге көндә дә мактаулы, данлыклы. Бергә булганда, без тагын да яхшырак булдырырбыз һәм районыбызның данын тагын да күтәрербез.

Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Баш дәүләт инспекторы, Балтач районының Нөнәгәр авылыннан.

– Бер мәйданга җыйналып сөйләштек, үзебезнең район үсешенә кемнең нинди өлеш кертә алуын билгеләдек. Әле ниндидер нәтиҗәләр турында сөйләшү иртәрәктер, шулай да алар булачак дип уйлыйм. Әлбәттә, бөтен кеше дә нәрсәдер эшләргә дигән сүз түгел. Киләчәктә тагын да күбрәк җыйналып очрашырбыз дип уйлыйм, кемнәрдер эшләгән эшләргә нәтиҗә ясар, кемнәрдер әнә шулар өчен сөенеп, күрешеп кайтып китәр. Районның халык театры куйган спектакльгә дә зур бәя бирәм. Бик булдырдылар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading