Бөтен кеше дә «Мин М7 трассасын салдым!» дип күкрәк киереп мактана алмый шул. Ә менә Казан егете Петр Ошлепкинның мактанырлыгы бар. Уфа – Мәскәү арасында юл салган вакытта чыккан сөялләре әле дә төзәлеп бетмәгән кулында.
– Һөнәрем төзүче булганга, моңарчы да мин төзелеш эшләрендә катнаша идем. Ләкин эшкә зурлап тотынган булмады. Студентлар хезмәт отрядына кергәч, безне М7 трассасын төзергә җибәрделәр. Бу минем беренче зур эш тәҗрибәм. Баштарак тәҗрибәле юл салучылар, «яшелләр» дип, безгә көлемсерәп карады. Җитди эшләр дә кушмадылар. Ләкин без үзебезнең абруебызны тиз күтәрдек. Без эшләгән юл инде дүртенче ел төзелә иде. Шуңа күрә безгә матурлау, территорияне тәртипкә китерү эше йөкләнде. Бик күп казыдык без анда, – ди Петр.
Егет башта әтисе эзеннән китеп инженер булу турында хыялланган. Ләкин Казан архитектура һәм төзелеш университетындагы автомобиль юлларын проектлаштыручы юнәлеш буенча укырга кергән.
– Шулай насыйп булган, күрәсең. Ләкин миңа хәзер үз һөнәрем бик ошый. Үзем юл салып караганчы, мин бу эшне читтән күреп яки сызымнар аша гына белә идем. Ә минем һәрвакыт үземнең юл салып карыйсым килде. Хәзер аның эчке «кухнясын» беләм. Хезмәт отрядлары ярдәмендә мин үз эшем белән тагын да якыннанрак таныштым, аны тагын да ярата башладым, – ди Петр.
Юл салучыдан: «Ни өчен Россиядә шулкадәр начар юллар?» – дип тә сорамый булдыра алмадым мин.
– Минемчә, барысына да безнең климат шартлары гаепле. Йә суытып җибәрә дә, юл катламы ката, йә кисәк җепши. Эрегән вакытта асфальт катламы астына су үтеп керә. Аннан, суыклар башлангач, эчтәге шул су ката, күләме зурая һәм ул юлны әкренләп боза. Хәзер галимнәр безнең климатка яраклы материаллар эзли, төрле ысуллар кулланып карый. Юл төзелеше тармагы бер урында тормый, – ди Петр.
Быел Юл салучылар көнендә беренче тапкыр студентларны да бәяләп киттеләр. Петрның «Дорожник – 2018» дигән отряды «Татарстан Республикасының иң яхшы төзелеш отряды» дип табылды.
– Үз хезмәтеңнең җимешләрен күрү сөендерә инде. Әлегә киләчәгемне шушы һөнәр белән бәйләрменме-юкмы икәнен төгәл генә әйтә алмыйм. Ләкин миңа юлларны проектлаштыру бик ошый. Җәй дәвамында эшләп, мин тәҗрибә генә тупламадым, кесәмне дә шактый калынайттым әле. Аена 40-45 мең сум хезмәт хакы түләп бардылар. Эштән, авырлыклардан куркып тормаган кеше өчен бу бик яхшы акча инде, – дип елмая IV курс студенты.
Казан дәүләт архитектура төзелеш университетында студентлар төзелеш отрядлары инде берничә дистә ел эшли. Хәзерге студентларның күбесе кайчандыр әти-әнисенең тәҗрибәсенә карап төзелеш отрядларына керә. Бүген университетта өч төзелеш отряды, педагогика, сервис, юл төзүчеләр һәм экологик отрядлар бар. «Дорожник» отряды моннан бер ел элек кенә булдырылган. Ә иң олы, иң тәҗрибәле, иң күп бүләкләр яулаганы дип «Казан» төзелеш отряды санала. КДАТУ студентлары «Восточный» космодромы, «Мирный атом» объектларын төзергә дә ярдәм итә әле.
СТО сүзлеге
Боец – студентлар төзелеш отрядына кергән кешене шулай диләр.
Целинка – куртка, төзелеш отрядларының рәешкә кия торган формасы. 1956 елларда аны эш киеме итеп кертмәкче булганнар, ләкин эштә пычранмасын өчен, аны бәйрәмнәрдә генә кия башлаганнар. Студентлар аны әле отряд символикасы, төрле значоклар белән бизи.
Целина – төзелеш объекты.
Командир – отряд җитәкчесе.
Комиссар – отряд җитәкчесенең уң кулы. Ул гадәттә иҗат эшчәнлеге, күңел ачу һәм тәртип өчен җаваплы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар