16+

“Мин җиңмәм инде”, - дигән уйлар килде...

Җырлыйлар да, бииләр дә, үзләре уңган һәм акыллы. “Яз гүзәле” бәйгесе лауреатлары “Мәскәү” мәдәният үзәгендә осталыкларын күрсәтте. Финалга кадәр кызлар интеллектуаль һәм аш-су этапларын үткән иде. “Яз гүзәле” конкурсының иң зур үзенчәлеге – остаханәләр...

“Мин җиңмәм инде”, - дигән уйлар килде...

Җырлыйлар да, бииләр дә, үзләре уңган һәм акыллы. “Яз гүзәле” бәйгесе лауреатлары “Мәскәү” мәдәният үзәгендә осталыкларын күрсәтте. Финалга кадәр кызлар интеллектуаль һәм аш-су этапларын үткән иде. “Яз гүзәле” конкурсының иң зур үзенчәлеге – остаханәләр...

Ай буе финалистлар татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү, белемнәрен тулыландыру белән шөгыльләнде. Ниһаять, җиңүче билгеле. Быел “Яз гүзәле” исеменә Казан Дәүләт энергетика университеты студенты Айгөл Сабирҗанова лаек булды.
- “Яз гүзәле” бәйгесенә мин барлык булган көчемне юнәлттем. Финал көнне һәр чыгышымнан ләззәт алдым. Кечкенәдән сәхнәне бик яратам, ләкин, нишләптер, бәйгенең ахыры якынлашкан саен, башыма: “Мин җиңмәм инде”, - дигән уйлар килде. "Иң зыялы кыз" исеме белән бүләкләндем, шатлыгым эчемә сыймады.

“Яз гүзәле-2022” дипломын тапшыру вакыты җитте. Дипломны алып чыгучы кыз, аны ректорыбызга биргәндә, дипломны әзрәк күтәребрәк тапшырды. Минем якта басып торучы кызларым белән исемемне күреп алдык.

Кызлар бик шат иде, мин тагын елый башладым һәм зарыгып көтеп тордым. “Яз гүзәле” конкурсында яхшы якка үзгәрдем – диде “Яз гүзәле-2022” исеменә лаек булган Айгөл Сабирҗанова.

“Яз гүзәле” башка матурлык конкурсларынан аерылып тора. Һәр финалисткадан төрле номинацияләрдә җиңүче ясау дөрес адым. Матурлык бер төрле генә булмый бит. “Иң ягымлы кыз” номинациясендә җиңгән Ильзия Нәҗипова вузара конкурста беренче тапкыр катнаша. Ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
-  “Яз гүзәле” бәйгесе турында ишеткәнем бар иде. Гариза кабул итү кампаниясе ачылганнан соң катнашып карарга булдым. Кастингка килдем, исемлектә 45 кызны күргәч, үтә алмасмын, дип уйладым. Әмма 10 финалистка рәтенә эләгү бәхетенә ирештем. Кызлар белән беренче көннән үк дуслаштык, бернинди көндәшлек сизелмәде дә. “Иң ягымлы кыз” номинациясендә җиңү яулаганыма бик шатмын. Әлеге бәйге миңа зур тәҗрибә бирде, яңа эмоцияләр һәм дуслар бүләк итте, - диде Ильзия Нәҗипова.

“Кара кашлы кыз каршына, батыр егетләр кирәк”  - дип җырлый халык. Яз гүзәлләре исемнәре билгеле, чибәр егетләрне генә табасы калды. Алар өчен дә вузара конкурс оештырырга кирәк. Кызларыбыз булдыра, егетләребез дә сәләтләрен күрсәтсен.

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading