16+

Мин ничек ГТО тапшырдым?

Әгәр миңа өч ел элек: «Син ГТО тапшырачаксың», – дигән булсалар, ышанмас идем.

Әгәр миңа өч ел элек: «Син ГТО тапшырачаксың», – дигән булсалар, ышанмас идем.

Кайчак булдыра алмыйм дип уйлаган эшләрне дә башкарып чыгасың икән ул...
Мәктәптә укыганда, ГТО сүзен спортчылар гына куллана дип уйлый идем. Районнан килгән укытучылар норматив тапшырырга укучыларны җыя башлагач, гел читтә утырып кала бирдем. «Миннән йөгерү дә, еракка сикерү дә килеп чыкмый», – дип карыштым.

Барысы да студент булгач башланды. Беренче курста ук физкультура укытучысы дәресен «ГТО» сүзеннән башлады. Йөгерү, ераклыкка сикерү һәм авыр күнегүләр белән беренче танышуым шул вакытта булды. Кулыма нәтиҗәләр язылган кәгазь тоттыргач, андагы саннарның чагыштырмача югары булуына игътибар иттем. Укытучым да: «Әйдә, кызык өчен генә син дә биреп кара әле», – диде. Шул сүзе җитә калды, калганнарга мин дә иярдем.

Без барлыгы сигез норматив тапшырырга тиеш идек. Аларның алтысын уңышлы гына тапшырганнан соң, электрон коралдан ату белән йөгерү калганын белгәч, куркып калдым.

ГТОны тапшырмыйча калдым дип уйлыйсыздыр инде? Юк, мәктәптә укыткан  укытучыма барып, коралдан атарга өйрәндем. Ләкин электрон коралдан атканда, күзем начар күрү сәбәпле, кая атканымны үзем күрмәдем. Укытучының: «Син күреп атасыңмы соң?» – дигән сүзе сискәндереп җибәрде. Ләкин бу юлы кайтып китмәдем, иптәш кызымның да күзлеген алып, ике күзлектән карап аттым. Ул чакта инде кая атканымны гына түгел, кайсы ноктага тидергәнемне дә аермачык күрдем.

Бирелмичә калган соңгы нормативым – йөгерү булды. Һәр иртән торып йөгерү өчен «Сәламәт иртә» һәм «Тимерман» марафоннарына язылдым. ГТО тапшырырга бер атна калганда, спортка мәхәббәте уянган әзер «спортсмен» идем инде. Иң кызыгы шунда – йөгергәндә, үземне марафонда итеп хис иттем. Имеш, минем артта меңләгән кеше йөгерә, ә мин алардан беренче килергә тиеш. Җанатарлар да минем өчен генә көч биреп тора икән.  Кыс­касы, финишка ничек килеп җиткәнемне үзем дә сизми калдым. Укытучымның канәгать йөзеннән уңышлы йөгергәнемне аңладым.

Шулай итеп, ГТОның нәрсә икәнен чын-чынлап белдем дисәм дә була. Көмеш медаль – кулымда. Ә сез алтынга бирдем дип уйладыгызмы? Алтын медальгә үз гомерен тулаем спортка багышлаган кешеләр генә тапшыра аладыр ул. Моны мин мәктәптә алтын медаль белән мактанган танышларымнан чыгып әйтәм. Алар хәзер дә ГТОны югары нәтиҗәләргә тапшыралар.

«ГТО тапшыру җиңелме?» – диярсез. Иң беренче чиратта үзеңне җиңәргә кирәк. Спортка җиңү – җиңелү аша килә. Моның шулай икәнен үземне сынап карагач кына ясадым.

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading