16+

“Миңа бернинди байлык та кирәк түгел, минем алты алтыным бар!”

28 февраля 2025, 15:30
3239
0
2
Уку өчен 3 минут

Кукмара ягы уңганнары, осталары, эш сөючеләре, олы йөрәкле кешеләре белән данлыклы. Язмам герое да шундыйларның берсе.

“Миңа бернинди байлык та кирәк түгел, минем алты алтыным бар!”

Кукмара ягы уңганнары, осталары, эш сөючеләре, олы йөрәкле кешеләре белән данлыклы. Язмам герое да шундыйларның берсе.

Бәрәкәтле озын гомер кичергән, 95 яшен тутырган Разия апа Гарифуллина. 

Сталин чорында, колхозлашу башланганда 1930 елны Кукмараның Вахит авылында туа ул. Бөек Ватан сугышы башланганда 11 генә яшьлек булуына карамастан, өлкәннәр рәтенә куеп, төрле эшләргә кушалар: иген чәчү, ашлык җыюлар шул үсмерләр җилкәсендә була. Ә бераз үсә төшкәч Мари ягына Лубянга урман кисәргә җибәрәләр. Ачлык, суык, яшәү шартларының  начарлыгына да карамыйча, окоплар өчен  тырышып бүрәнә  әзерләүче кыз , аягына балта тиеп, каты яралана. Сугыш тылдагыларга да үз афәтен күрсәтә: тәннәрен дә, җаннарын да яралый. Кызны өенә кайтарып җибәрәләр. Ә инде яралары төзәлгәч, бераз хәл кергәч, Разыяны плугарь (сукачы ) ярдәмчесе итеп басуга чыгаралар. Көндез икмәк уңышы өчен көрәшсә, кичләрен фронт өчен бияләй оекбаш шәлләр бәйләгәннәр, бүрекләр теккәннәр. Сугыштагы хатын-кызлар өчен шәлләр дә кирәк булган. Озак көтелгән Бөек Җиңүгә Разыя да, аның яшьтәшләре дә шулай үз өлешләрен керткәннәр. Бүген шуның белән горурланып яши ул. 

Тыныч тормыш  башлангач та хәләле тәкъдире, сөйгәне, Вахит егете Рафик Гарифуллин белән таныша. 13 яшеннән әтисез калып, тормышны үзе тарткан егет тырыш та, башлы да була. Русча әйбәт белгәнгә, башта почтага, аннары сельпога җитәкче итеп куялар. Сипкелле дә сөйкемле дә кыз Разыяны беркүпме озатып йөргәннән соң, кулын сорый егет. Күңелле итеп туй ясап, кавышалар. Мәхәббәтләренең татлы җимешләре булып, бер-бер артлы 6 бала: 4 кыз һәм 2 малай дөньяга килә.  Әтиләре Рафикъ абзый аларны яратып “минем алтыннарым!” дип атап  йөртә. “Миңа бернинди байлык та кирәк түгел, минем алты алтыным бар!” - дия  иде,”- ди Разыя апа, ирен бары тик яхшы яктан гына искә алып. Авыл халкы да бик игелекле, изге җанлы, иманлы кеше итеп хәтерли 69 яшендә бакыйлыкка күчкәнче мәчет төзелешендә җиң сызганып эшләгән, башлап йөргән  бу абзыйны. Тормыш үз көенә келтерәгәндә гомер арбаларының тәгәрмәче ватыла. Ләкин язмыш башыннан сыйпап йөртмәгән, михнәтләрне күп күргән  Разыя апа үзендә сабыйларын үстерергә көч таба. 

Бүген 95 яшьлек ак әби бик бәхетле: 12 оныгы,18 оныкчыгы әбекәй дип өзелеп торалар, җае чыккан саен янына кайтып йөриләр, урыны түрдә, кадер хөрмәттә. Улы Рәфкать һәм килене Тәнзилә тәрбиясендә өйнең бизәге – яме булып гомер итә. “Озак яшәүнең сере тормышның ямен тәмен табуда. Еллар узса да, аны югалтмауда” - дип акыллы сүзләрен-киңәшләрен дә кызганмый ул. 

Аннары гел хәрәкәттә булырга тырыша. Бер генә минут та тик утырмый. Тәрәзә төпләрен тутырып матур гөлләр үстерә. Алар чәчәккә бөреләнсә, яшәреп киткәндәй була. Тагын яшьлеген  искә төшереп оекбашлар да бәйли әле ул. 

Балалары, алты алтыны” әнкәебезнең  исән-сау килеш 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итү дә насыйп булссын иде”, - диләр.  Бу теләкәкә “Амин!” - дими ни дисең инде. 

Азат Мөхәммәтҗанов.
Кукмара районы, Вахит авылы. 
Автор фотосы.
 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading