16+

"Миндә коронавирус һәм мин аны әнигә күчердем"

Коронавирус йоктыручылар арасында танылган шәхесләр дә бар. Кем өчендер бөтенләй көтелмәгән хәл була бу.

Коронавирус йоктыручылар арасында танылган шәхесләр дә бар. Кем өчендер бөтенләй көтелмәгән хәл була бу.

Италиянең сәламәтлек саклау министры урынбасары Пьерпаоло Силери үзе дә вирус йоктырган ди. Хәзер ул өйдә генә эшли. Бәхетсезлегенә, авыру булган кеше белән контактка кергән. Франциянең мәдәният министры Франк Риестерны да бу зәхмәт эләктергән. Аның авыруы җиңелчә грипп кебек уза, ди.

Шул ук илнең тагын бер зур түрәсен дә коронавирус читләтеп узмаган. Испания премьеры Педро Санчесның хатынында вирус табылган. Ул ире белән (анысында авыру билгеләре юк) изоляциядә.

Бөекбританиянең  сәламәтлек саклау министры урынбасары Надин Доррис белән шаяра язмыш. "Миндә коронавирус һәм мин аны әнигә күчердем" дигән ул бер басмага. "Сездә коронарвирус дигәнне ишетеп, миндә барлыкка килгән хисләремне мин мәңгегә истә калдырачакмын. Мин моны ишетермен дип уйламадым" дип тә өстәгән.

Австралиянең эчке эшләр министры Питер Даттонны да авыру читләтеп узмаган. Канада премьер-министры хатыны исә Бөекбританиядән кайткач авырый башлаган.

Индонезиянең транспорт министры да шушы авыру белән чирләп киткән. Украина актрисасы Ольга Куриленко үзенең чирләвен инстаграм аша хәбәр итә. Ул халыкны сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакыра. Спортчылар арасында да күп вируслылар. Бигрәк тә контактлы, уен төрләре вәкилләрендә күзәтелә бу авыру. Дөнья футболы йолдызы Паоло Мальдини әнә улы белән бергә авырый. Мадрид "Реал"ының элеккеге президенты Лоренцо Санс һәлак та булган...

Фото: https://pixabay.com/

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading