16+

“Мине берәү дә туктата алмаячак. Туктатса, авыр туфрагы җиңел булсын!”

Гыйнвар башында өч кешелек гаиләне пычак белән чәнчеп, үзе дүртенче каттан сикергән 22 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллин бу фаҗиганың нәрсәдән килеп чыкканын аңлаткан.

“Мине берәү дә туктата алмаячак. Туктатса, авыр туфрагы җиңел булсын!”

Гыйнвар башында өч кешелек гаиләне пычак белән чәнчеп, үзе дүртенче каттан сикергән 22 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллин бу фаҗиганың нәрсәдән килеп чыкканын аңлаткан.

Рөстәм сүзләренчә, ул көнне егет яхшы хәтерли икән. Фаҗига булырга берничә ай алдан егет йөргән кызы Камиләне хыянәттә шикләнә башлый. Ул шулай ук кызның социаль челтәрдә Искәндәр исемле егетне дусларына өстәгәнен күргән. Монардан соң егет белән кыз бик каты талашкан, ә декабрьдә Камилә яшьләргә бераз аралашмый торырга кирәклеген әйткән.

Тик егет моның белән генә туктап калырга уйламаган. Кызга ул смслар юллаган, шалтыратып торган. Егет кызны урамда йөрергә чакырган, бүләкләр биргән. Соңрак бар да җитди борылыш алган. Рөстәм Камиләне подъезд төбендә саклап тора башлаган, янаган.

7 гыйнвар көнне егет Камиләнең өенә, Чуйкова урамына килгән. Моңа кадәр егетнең кыланмышларын кичереп килгән Камилә төнге 0:28 дә смс хәбәр ала. “Камилә, яхшы чакта шалтырат. Минем дөреслекне беләсем килә. Мин киләчәкмен һәм мине берәү дә туктата алмаячак. Туктатса, авыр туфрагы җиңел булсын!”

Төнлә Рөстәм Камиләләргә килә. Аңа кызның әтисе Рафаэль абый каршы чыга һәм фатирга кертмәскә тели. Рөстәм Камиләнең бүлмәсенә бәреп керә. Аңа кызның әнисе Фәридә апа комачауларга тырышып карый. Камиләнең әти-әнисе һәм егет арасында талаш чыга. Рөстәм башта ир кешене, аннан Камиләнең әнисен пычак белән чәнчи. Соңрак Камиләгә дә чират җитә.

Рөстәм үзе Камиләнең аның кулыннан нәрсәнедер тартып алырга тырышуын хәтерли. Әмма егет аңына килгәндә кыз инде үлгән була. Сөйгәненнән башка ул башка яшисе килмәвен аңлый һәм тәрәзәдән сикерә. Соңрак ул хастаханәдә аңына килә. Хәзер җинаять кылучыны төрмә хастаханәсендә дәвалаячаклар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading