16+

"Мине күп очракта кызлар ташлый иде"

Әбри Хәбриевны без мәзәкче, артист буларак кына беләбез. Гаиләсе хакында ул күп сөйләми, Интернетта да еш күрсәтми. Әмма “ШК”га интервью биргәндә кайбер серләре белән бүлеште.

"Мине күп очракта кызлар ташлый иде"

Әбри Хәбриевны без мәзәкче, артист буларак кына беләбез. Гаиләсе хакында ул күп сөйләми, Интернетта да еш күрсәтми. Әмма “ШК”га интервью биргәндә кайбер серләре белән бүлеште.

- Катнаш гаиләләргә ничек карыйсыз?

- Мине милләтче дип кабул итмәсеннәр. Яшь вакытта христиан дине, Ислам дине вәкилләре бер-берсе белән кавыша. Яшь вакытта аларга кызык. Яшь барган саен баш миендә дин дигән әйбер катырак эшли башлый. Яши башлагач, киртәләр барлыкка килә. Бала тугач, христиан динендәге әти яисә әни чукындырабыз, ди. Икенчесе исә мәчеткә барабыз, ди. Һәм гаилә таркала. Иртәме-соңмы, гаилә таркала. Татар белән татар, рус белән рус кушылсын. Шул вакытта гына дин дә, милләт тә сакланачак.

- Үзегез хатын сайлаганда, милләткә кагылышлы уйларыгыз бар идеме?

- Без 21 дә таныштык, өйләнгәндә 23 булгандыр... Әлбәттә ул мөселман кызы булырга тиеш иде. Бу әби, әти-әни тәрбиясе дип уйлыйм. Татар мохитендә үскән, татар чараларында катнашып, татар кешеләре белән аралашып яшәгән кеше буларак, гаиләдән торгандыр. Телевизорда да катнаш гаиләләр хакында күп тапшырулар күрсәтәләр иде. Моның да тәэсире булмый калмагандыр.

- Ә рус кызына гашыйк булсагыз?

- Хм... гашыйк булганым булмады, шуңа әйтә алмыйм. Үз диненнән икенче дингә күчкән очраклар да бар. Әмма мин рус кызлары белән үземне күз алдына китерә алмыйм. Шуңа рус кызлары белән танышкан да, очрашкан да булмады.

- Максатчан рәвештә татар кызы эзләдегез инде алайса?

- Әйе дияргә була. Булмады андый очраклар, булмаганны бар дип әйтә алмыйм. Тормыш фаразлап булмый торган нәрсә. Син бүген бер төрле уйлыйсың, икенче көнгә фикерең үзгәрергә мөмкин. Нигездә, татар гаиләсе кору, татар кызына өйләнү максаты иде.

- Хатыныгызны очратканчы, еш гашыйк була идегезме?

- Мин кызлар арасында бик популярлык казанган кеше түгел. Очрашып йөргән кызлар да әллә нәрсә күп булмады. Ике-өч булганмы. Мине күп очракта кызлар ташлый иде. Яшь вакытта кеше бит күбрәк кыяфәткә карый. Эчке дөньясы матур булсын, тырыш булсын, акыллы булсын дигән әйбер 16-18-20 яшьләрдә әле ул юк. Әгәр дә шулай дип әйтсәләр дә, чынлыкта андый әйбер юк. 70-80 процент очракта кеше башта тышкы кыяфәткә карый. Кием алганда да сыйфатын, нинди материалдан тегелгәнен ахырдан гына карыйбыз.

- Ә хатыныгызны нәрсә белән җәлеп иттегез?

- Кем белгән инде аны?! Башкалардан үз-үзеңне тотышың белән аерылып тора идең, дигәне бар инде. Дөресен генә әйткәндә, безнең бу турыда сөйләшкән дә юк. Безнең бер-беребездә бар, шул җитә.

- Хатыныгыз нәрсә белән үзенә карата алды?

- Чибәр иде. Миңа карата мөнәсәбәте. Беренче көнне үк озатып куям дигәндә дә, бераз киреләнсә дә, озаттырды үзе. Аннан телефон номерын бирде, аның белән телефоннан аралаштык. Киртә кую, дистанция булмады. Ничек бар, мине шулай кабул итте.

- Сезнең тормыш иптәше булырдай хатын-кыз икәнен кайчан аңладыгыз?

- Аны сүз белән аңлата торган әйбер түгелдер бу. Ышаныч дигән әйбер бар. Сиңа карата мөнәсәбәте, адекват фикер йөртүенә, тормышка карашына игътибар итәсең. Әкренләп-әкренләп, шул сыйфатларын күзәткәннән, өйрәнгәннән соң аңлаганмындыр да инде. Кешене көн саен ачасың. Без әле дә бер-беребезгә яңадан ачылабыз. Көн саен ярату, хөрмәт артканнан-арта гына бара.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading