16+

"Мине ток та сукмый бит, шундый галәмәт бар, ут кушылган килеш маташам..."

Яшьләрнең бизнес белән шөгыльләнүе куандыра. Моңа өстәп, кайберәүләре социаль проектлар алып бара. Шундыйларның берсе – Казаннан Ринат Исламов, акча эшләп кенә калмый, яшьләрне берләштерә һәм мәчетләргә дә ярдәм итә. 

"Мине ток та сукмый бит, шундый галәмәт бар, ут кушылган килеш маташам..."

Яшьләрнең бизнес белән шөгыльләнүе куандыра. Моңа өстәп, кайберәүләре социаль проектлар алып бара. Шундыйларның берсе – Казаннан Ринат Исламов, акча эшләп кенә калмый, яшьләрне берләштерә һәм мәчетләргә дә ярдәм итә. 

Ул видеокамералар, шлагбаумнар һәм башка иминият системаларын урнаштыру белән шөгыльләнә. Әлеге эшенә 2018 елда кереп киткән. Ул чорда бер фермерга 32 камера урнаштырып, 4 чакрымнан артык кабель сузган, шунда кайсы юнәлешне сайлаячагын аңлаган. Бер ел эчендә генә аның кулы аша 45 объект узган. Башта үзе генә эшләгән, чөнки барлык процесслар белән якыннанрак танышасы килгән. Бу вакытта кайда нниди проблема барлыгын, ничек итеп эшне җиңеләйтергә булуын аңлап була. Ул чорда Ринат 7 кеше башкара торган хезмәтне үз өстенә алган. Хәзер аның оешмасында 6 кеше эшли, әле тагын алырга торалар.

Объектлары “КамАЗ” һәм “КИП-мастер” ише эре предприятиеләр белән бәйле. Баштанрак 7 көн башкарыла торган эшне хәзер 7 сәгать эчендә җиренә җиткерәләр, чөнки барлык процесслар автоматлаштырылган.
– Ни өчен нәкъ менә мондый юнәлеш буенча эшли башладың? –дип, сорадым Ринат Исламовтан.
– Кул эше миңа бабайдан килгән, чөнки ул самавырлар ямаган, әтигә дә техника “җене” кагылган иде. Дөрес, ул миңа: “Трактор янында торма, син башың белән эшлә”, –  дип әйтә торган иде. Шуларның барысын да бер җиргә тупладым дисәң дә була. Мин системный эшләргә яратам, камералар урнаштыру да төрле өзекләрдән тора бит. Авыр әйберне җиңеләйтеп эшләүдән тәм табам. Мине ток та сукмый бит, шундый галәмәт бар, ут кушылган килеш маташам, – диде ул. 
Әле бизнес кына түгел, Ринат республика күләмендә “Адәмнәр һәм Һавалар” дигән проект эшләп килә. Ул 2019 елда оешкан. Өйләнмәгән егетләр белән кияүгә чыкмаган кызларның күп булуы аны әлеге адымга этәргән. Соңгы арада узган бер очрашуда гына 130 кеше катнашкан, ә болай проектның үзендә 670 кеше теркәлгән. Чара башта Казан астында урнашкан Олы Кабан авылындагы “Һава” мәчетендә оештырылса, хәзер инде башкаладагы төрле милли кафе һәм рестораннарга күчкән.

– Әлеге проектның берәр файдасы бармы соң? Аның эшчәнлегеннән нинди нәтиҗә көтәсез?
– Моны яшьләрнең үзоешуы дип кабул итәргә кирәк. Элегрәк без аны өйләнмәгән егетләр белән кияүгә чыкмаган кызларны очраштыру һәм таныштыру мәйданы дип уйласак, хәзер татар яшьләре очрашуы дигән шигарь астында эшлибез. Проект эшләү дәверендә безгә йөрүчеләр арасында 6 никах булды. Әлбәттә, кемгәдер бу күп сан кебек тә түгелдер, әмма монда яшьләрнең бер җирдә җыелып, бергә аралашып вакыт уздырулары мөһим. Алар анда ашарга пешерә, уеннар уйный, төрле конкурсларда катнаша, мастер-классларда була, болар барысы да җыр-бию белән бергә бара. Очрашуга төрле кунаклар чакырырга тырышабыз. 

“Ислам нуры – мәчетләрдә” дигән проектының да рәхәтен таба Ринат Исламов. Аның нигезендә ул манараларны яктырту белән шөгыльләнә. Менә шушы көннәрдә генә Балык Бистәсе районы Балыклы авылында ут куячак. Ә бит әлеге эш бушка башкарыла. Шулай итеп 5 мәчетнең манарасы хәзер инде әллә кайдан балкып тора. 

Ринатның үзеннән дә нур бөркелә, идеялары бик күп. Алга таба да энергиясе сүрелмәсен инде, әнә бит, ток та сукмый икән үзен.

Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading