16+

Минем беренче уразам

Гаилә белән бергә ураза тоту үзең генә тотудан җиңелрәк.

Минем беренче уразам

Гаилә белән бергә ураза тоту үзең генә тотудан җиңелрәк.


Беренче уразамны бүгенгедәй хәтерлим... Миңа 10 яшь тирәсе. Әти газовик, әни мәктәптә эшли. Кояш баеганчы җыелабыз. Бергәләшеп өстәл көйлибез. Ураза кыш айларына туры килгәнгә, җиңел үтә. Зал тәрәзәсеннән кояш баюы күренеп тора. Ай буе мул өстәл, көн дә бәйрәм табыны. Кичләрен шулай җыелып ураза ачуы күнелле, рәхәт.


“Ничек шулай көне буе ураза тота аласың, авыр бит” – дияләр иде. Ә мин башкалар тотмаганына аптырап йөри идем. Төшке ашны гына ашыйсы түгел ич дип.


 Рамазан аенда бергә ураза тоту үзең генә тотудан җиңелрәк. Аллаһ җинеллеген бирә. Шайтан да богаулана. Нәфсең белән бердән-бергә каласың.


 Беренче уразаларым хәтеремдә матур итеп истә калган!
 Әти-әниемә зур рәхмәт!


Гүзәл Хәбибрахманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading