16+

“Минем телефон буласым килә” (монолог)

9 сыйныфта укучы Алия мәктәптә ”Мин кем булырга телим“ дигән темага инша язган.

“Минем телефон буласым килә”  (монолог)

9 сыйныфта укучы Алия мәктәптә ”Мин кем булырга телим“ дигән темага инша язган.

Иртәнге 6 да торам мин. Йомшак мендәрдән башымны күтәрәм, җылы юрган астыннан  аякларымны чыгарам. Иркәләнеп кенә зарядка ясагандай итәм. Мәктәпкә җыенырга  иртәрәк әле, шуңа да  әти белән әни бүлмәсенә юнәләм.  Әти эшкә киткән. Әни рәхәтләнеп йоклап ята.  Әкрен генә юрганын  күтәрәм дә  әни кочагына чумам. Шундый рәхәт! Әниемнән ниндидер якын, татлы ис - әни исе килә. Әни сизгер - шундук уянып та китте.  Күзен ачуы булды, кулы белән эзләнеп  тумбочка өстендәге телефонын эзләп тапты. Ә мин сыенам, әниемнең мине иркәләп кысып кочаклавын көтәм...

 - Тукта , кызым...
Әни минем аңа сарылып ятуымны да онытып, бөтен дикькатен телефонга юнәлдерде.  Озын тырнаклы бармаклары белән  телефонның әле бер битен ачты, әле икенчесен... Вотсапта килгән хәбәрләрне барлады, җаваплар язды, ВК төркеменә кереп  яңалыклар  карап чыкты, телеграмм каналда кемгәдер смайликлар җибәрде.  Йөзе әле елмаюдан балкыды, әле каралды.  Минем янында ятуымны  да онытты... Сәгатькә күз салдым.  Сәгать телләре 7гә якынлашуын  күргәч,  урыннан торып киттем. Тешләремне чистарттым, чәйнектә су кайнатып кофе ясап эчтем.

-    Кызым, мәктәп ашханәсендә  генә  ашарсың инде. Телефоныңа акча салам.
Мин мәктәпкә киттем, әни  һаман  да телефонда утырып калды.
 Сыйныфташым Ниязның шатлыгы  йөзенә чыккан.
  - Әти яңа телефон алып бирде.  Мин хәзер текә. Күрәсеңме, Айфонның соңгы версиясе бит! 
Ул  телефонын күкрәгенә кысты. 

Дәрес башланды.  Телефоннар җыеп алынды.  Укытучы өстәлдәге комач кызыл төстәге тышлыклы телефонны  әле кулына ала, әле өстәлдә урыннан-урынга күчереп куя. Мөстәкыйль эш биргәч, бөтенләй дә телефонына чумды. Әнием кебек үк бармаклары белән  әйләндерепме әйләндерә экранны.  Йөзе әле яктыра, әле караңгылана.   Минем әнием кебек ул да телефонны  бик ярата икән  дип уйлап куйдым.

Дәресләр тиз узды. Тәнәфескә чыгуга барыбыз да телефонга ябыштык. Хәзер без үзара сөйләшеп тормыйбыз. Телефон бар бит, язышабыз, ”голосовой“ җибәрәбез. Смайликлар ярдәмендә   кәефебезне белдерәбез.  Электрон  көндәлек,  өйгә эшләр дә шул  кесә телефонында бит.  Гомумән, ансыз  тормышны күз алдына да китереп булмый. Телефон “арый“,  көненә аңа берничә тапкыр “зарядка биреп” аласы була.
-    Тор, кызым, мин бит сиңа бер партия шахмат уйнап алырга вәгьдә иткән идем...
 Телефонымны кочаклап яткан урынымнан җәһәт сикереп тордым. “Ура” ниһаять әтинең дә минем белән уйнарга вакыты табылган икән...
-     Чү, кызым, чү...  менә телефоннан бер абыең белән  сөйләшеп алам да, аннары уйнарбыз. Ә син  шахмат тактасын  алып килә тор...
Шатлыгым эчемә сыймый. Шахматларны   тезеп куйдым. Кулына телефон тоткан хәлдә арлы-бирле йөрүче  әтиемнең сөйләшү тоны  әле  күтәрелә, әле төшә. Бераздан ул  телефонын тотып ишегалдына ук чыгып китте

-    Кызым,  башлыйбызмы? 
Мин шатлыгымнан  диванга шахмат тактасы  янына ук җәелеп яттым.
-    Гафу, кызым...
Телефон “чыкылдавын” ишетеп, әти кабат  экранга төбәлде.  Нидер яза. Телефон кабат  “чыкылдады”.
-    Бүген ашыгыч  хәл итәсе  эшләр килеп  чыкты. Иртәгә уйнарбыз, кызым...
 Ачуым килеп шахмат тактасын читкә алып куйдым да мәктәп биштәрен ачып, өй эшләрен эшләргә керештем.
-    Әни, математикадан бер биремне чишә алмыйм, булышчы.

Аш бүлмәсендә  телефонын колак артына кыстырып бәрәңге әрчүче әни сискәнеп китте. 
– Тукта әле кызым.... Вакытым юк. Телефоның кулыңда, шуннан кара. Яки  сыйныфташларыңнан  белеш...
  Үземнең белемемне тикшерү өчен мөстәкыйль эшләргә карар кылсам да, минем дә мәшәкать ләнәсем килмәде. Телефонымны ачтым, да кирәкле сорауга җавап таптым.   Җиңел бит!   Ясалма фәһем дигәннәре  тагын да “текә” дип сөйлиләр әле...

Рус теленнән ни бирделәр әле бүген? Телефонымдагы  электрон  көндәлеккә күз салдым. Ә, искә төште... Бүген “Мин кем булырга телим” дигән темага  инша язасым бар.. Кем булырга икән?  Тормышта син кирәкле дә,   файдалы да булырга тиешсең. Эшеңне, үзеңне  яратулары  да кирәктер инде.  Әлбәттә... Озак уйланып тордым да таптым. Мин телефон булырга телим!  Ул  бөтен сорауга җавап таба, әти белән әни  дә, укытучым да аны бик ярата. Әти- әниләрем  тере акча төсен дә оныттык дип сөйлиләр. Акча телефонда, телефон кулда.  Сатасың, аласың,  кибеткә ризыкка заказ бирәсең.  Әбием дә хәзер кичләрен оекбаш бәйләп вакыт уздырмый. Хәтта  телевизордан  чит ил сериаллары да карамый. Бабай да  элеккечә  ”Телефонда утырмагыз, әйдәгез мин сезне тау шуарга алып барам“ дип аптыратмый. Әби сүзләре дөрес булса, бабай “Одноклассники“  төркемендә  утыра-утыра  байтак яшьтәшләрен тапкан. Инде  көн-төн ватсаптан  беренче мәхәббәте  булган әбекәй белән язышып ята икән.  

Әби белән әнинең: бу карт җүләр картаймыш  көнендә аның янына китеп бармаса  ярый инде, дип сөйләшкәннәрен ишетеп калдым. Олылар үзләре  яшьләрне телефон “коллары“ дип атыйлар бит  әле. Үзләре, ә үзләре...  Яратабыз  шул телефонны,  бик яратабыз! Мин телефон булсам, бәлки мине  дә яратырлар. Ә мин бик тә үземне  яратуларын телим!

 Резеда Гиняева

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе шул , бик дорес язгансыз . Телефон колына эйлэнеп барабыз.

    Мөһим

    loading