16+

"Минем янга бер егетне күтәреп алып кергәннәре хәтердә. Ул йөри дә алмый иде. Ике атнада аякка баса алды..."

Элек-электән дәвалану өчен үләннәр кулланганнар. Бүген исә дәвалануны таблеткаларсыз күз алдына да китереп булмый. Адым саен даруханә булу – бу сүзләрнең дәлиле. Әмма үләннәр ярдәмендә дәвалаучылар да бар әле. Амиина Исламова – диетолог, нутрициолог, үләннәр ярдәмендә дәвалаучы. Тумышы белән Бөгелмәдән. Хәзер исә Арчада төпләнеп калган.

"Минем янга бер егетне күтәреп алып кергәннәре хәтердә. Ул йөри дә алмый иде. Ике атнада аякка баса алды..."

Элек-электән дәвалану өчен үләннәр кулланганнар. Бүген исә дәвалануны таблеткаларсыз күз алдына да китереп булмый. Адым саен даруханә булу – бу сүзләрнең дәлиле. Әмма үләннәр ярдәмендә дәвалаучылар да бар әле. Амиина Исламова – диетолог, нутрициолог, үләннәр ярдәмендә дәвалаучы. Тумышы белән Бөгелмәдән. Хәзер исә Арчада төпләнеп калган.

Кечкенәдән үләннәр җыю, киптерү белән шөгыльләнгән. Бу өлкәдә тәҗрибәсе 15 елдан артык. Амиинаның язмышы җиңел түгел. Анда панкреатит, гипофизда киста, аллергия, холецистит (үт куыгы ялкынсыну) һәм башка авырулар тапканнар. Ә 16 яшьтә Амиинага бала таба алмаячаксың, дигән карар чыгарганнар. 
– Муен янында лимфа төеннәре шеште. Табибка кердек, ул әнигә, кызыгыз чыгып торсын, диде. Минем турында сүз буласын, шул минутта ук абайладым. Ишекне ябып бетермәдем. “Кызыгыз, бала тапмаячак”, – диде. Ә мин кечкенәдән күп балалы ана буларга хыялланган идем. Ул вакытта нишләргә белмәдем. Ә бөтен авыруларымның сәбәбе герпес вирусы булган. Үләннәр белән дәвалана башладым. Минем кебек кешеләр озак яшәми, диделәр. Астма шундый дәрәҗәгә җиткән иде, хәтта йөргәннән дә тын кысылганы булды. Ә мин йөгерергә яратам. Этне урамга алып чыгып, урманга йөри башладым. Яңадан йөгерергә өйрәндем. Ай ахырына 1 чакрым араны үтүгә ирештем. Бу зур җиңү булды. Шул вакытта үз өстеңдә эшләсәң генә терелеп була икән дигән фикергә килдем, – дип сөйли ул чакларны искә алып Амиина.

Беренче белеме буенча химик-технолог икән ул. Медицина юлына басу хыялын еллар буе күңелендә йөрткән. Амиина алган һөнәрен: “Әни сүзенә каршы төшеп булмады”, – дип аңлатты. Шулай да 36 яшендә медицина көллиятенә укырга керә.
– Кечкенәдән ак халат кияргә кызыга идем. Уку теләге дә көчле, әмма 3 бала да бар. Аллаһтан дөрес юл күрсәтүен сорадым. 2019 елда бюджет бүлегенә укырга кердем. Группадашларыма – 18, ә миңа 36 яшь. Практика пандемиянең кызган вакытына туры килде. Медицинаның эчке дөньясын күрдем. Күзләрем ачылды. Кызганыч, медицина кешене бөтенләй дәвалауга түгел, ә симптомнарны бетерүгә корылган. Мондый хәлне күргәч, түзә алмадым. Ул вакытта үләннәр белән шөгыльләнә идем. Укуны 2нче курсны тәмамлагач, ташладым. Ашыгыч ярдәмне кире какмыйм. Әгәр кешенең аягы сынса, бака яфрагы гына булышмаячак, – диде Амиина Исламова.

Үләннәрнең күбесен Амиина үзе җыеп, хәстәрли. Бездә үсмәгәннәрен Кырым, Алтайдан кайтарта. “Нинди кешеләр киңәш артыннан килә соң?”  – дип сорыйм дәвачыдан.
– Көн дәвамында дүрт-биш кешегә консультация генә үткәрәм. Күпчелек кешеләр онкология, астма, яман шеш кебек куркыныч авырулар белән мөрәҗәгать итә. Мине медицинадан күңелләре кайтканнар эзләп таба, – диде ул җавапка. 

Сүзләреннән аңлашылганча, өстенә җаваплылык алу куркытмый икән үзен.
– Куркып торсаң, башка кешегә ничек булышасың? – ди ул. – Әнием онкологиядән үлде. Аңа ярдәм итә алмадым, бәлки, шул вакыйга да күңелемдә уелып калгандыр. Миңа ракның бер яки икенче стадиясендә булган кешеләр аз эләгә. Ә андый вакытта ярдәм итү күпкә җиңелрәк. Гадәттә, дүртенче стадиягә җиткәч киләләр. Минем янга бер егетне күтәреп алып кергәннәре хәтердә. Ул йөри дә алмый иде. Ике атнада аякка баса алды. Хастаханәдә радиотерапия үтә, онкология диагнозын да алмадылар. Әмма күрсәткән ярдәмнең файдасын күрү шатландыра.

Бөтен авырулар эчәклекнең эшчәнлеге бозылудан барлыкка килә, дип әйтә Амиина.  Аның фикеренчә, онкологиянең дә сәбәбе дөрес тукланмау булырга мөмкин. Еллар буе җыелып килгән консервантлар, төрле кушылмалар күзәнәккә тәэсир итә, ди ул. Аларны организмнан чыгару өчен сәрдә (сныть) булыша. Элек ачлык заманында сәрдә ярдәме белән генә исән калганнар. Ул бакча культурасы булган. Сәрдә – иң көчле антиоксидант. Аны яздан башлап, көзгә кадәр ашарга кирәк. 
– Башта авыруның эчәклеген рәткә китерәбез. Аннан соң гына төп проблеманы дәвалауга күчәбез. Эчәклекне чистартыр өчен, бака яфрагы, җир тамыры (аир), үги ана яфрагы үләннәре булыша, – дип уртаклашты белгеч. – Бер булыштым да оныттым, дигән сүзләр минем турында түгел. Консультацияне онлайн да бирәм. Кешеләргә анализлар тапшырырга кушам. Кайбер кешеләр анализ нәтиҗәләренең нәрсә аңлатканын белми. Һәр кешегә хастаханәдә кебек карточка ачам. Авырулар үзләренең борчулары турында яза. Әгәр билем авырта дисәләр, проблеманың сәбәбе берничә була алганын аңлыйм: бөерләр эшчәнлеге бозылу, бүсер, протрузия яки берәр мускул тартылу. Хастаның җавапларыннан чыгып, дәвалау ысулы сайлап алына.

Киртләп куегыз: үләннәрне кулланганда игътибарлы булырга кирәк. Аларны да даруларны кебек инструкция буенча кабул итәләр. Бер тапкыр үлән пешереп эчтем дә, терелдем дип уйламагыз. Бөтен авырудан могҗизалы таблетка булмаган төсле, үләннәр дә барлык проблемаларны чишә алмый. 
– Әби-бабайларыбызның чыдамлылыгы 50 яшькә кадәр иде. Ә хәзерге заман кешесе 30 яшьтә үк яман авырудан интегә башлый. Үзегезнең сәламәтлегегезне авырта башлаганчы кайгыртыгыз. Соңга калмагыз, – диде Амиина Исламова.

Илгизә Галиуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амина Исламова, сезне ничек табырга була?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исэнмез телефоны бирэ алмасызмы

      • аватар Без имени

        0

        0

        Амнэнен телефон номерын языгыз эле пож-ста.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әминә ханым сезнең б- н ничек сөйләшергә яки очрашырга була?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Амина ханымны ничек табырга була,ярдем итегез эле

            Мөһим

            loading