- Икенче дулкын булырмы-юкмы, берәү дә әйтә алмый. Без барысына да әзер булырга тиеш. Көз көне вируслы инфекцияләр болай да күп тарала. Быел А һәм В штамлы грипп булачак, дип кисәтәләр, - диде Марат Садыйков.
Министр сүзләренчә, гриппка каршы тору өчен август аенда ук вакцина ясала башлый.
- Август азагында вакцина кайтартылачак һәм республиканың 60 процент халыкка вакцина ясалачак. Әлеге вакциналар бушлай, берәүгә дә бернинди дә басым ясалмаячак, -ди Марат Садыйков.
Комментарийлар