16+

Сәламәтлек саклау министры урынбасары: «Бер атна эчендә авыручылар саны 13 меңгә артты»

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов журналистлар белән очрашуда әйтүенчә, әлегә ОРВИ һәм грипп буенча хәл тотрыклы булса да, авыручылар саны шактый.

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов журналистлар белән очрашуда әйтүенчә, әлегә ОРВИ һәм грипп буенча хәл тотрыклы булса да, авыручылар саны шактый.

Узган елның 31 декабреннән быелның 6 гыйнварына кадәр республикада ОРВИ белән авыру 10 мең кешегә 17,1 нисбәтендә булган. Бу атнада 6 меңнән артык көчле респиратор вирус инфекцияләре теркәлгән. Әлеге вакыт эчендә грипп белән авыручылар теркәлмәгән.

Бу бәйрәм көннәре иде. Балаларның каникул вакытларына туры килде. Ә инде 7 гыйнвардан 13 гыйнвар аралыгында ОРВИ белән авыручыларның саны 13 меңгә якын артты. Инфекция йоктыручыларның күпчелеге – балалар. Бу эпидемия бусагасыннан 17,2 процентка түбәнрәк, – диде җитәкче.

Сергей Осипов хәбәр иткәнчә, 2018-2019 еллар сезонында гриппның 13 очрагы теркәлгән. Алар лаборатория юлы белән ачыкланган. Шуларның унысы – дуңгыз гриппы. Шунысы игътибарга лаеклы, авыручыларның берсе дә грипптан прививка ясатмаган булган.
Гомумән алганда, быел Татарстанда грипптан 1 млн 186 мең 590 олы кешегә һәм 584 мең 715 балага грипптан прививка ясалган.

Прививкаларның чыннан да файдасы бар. Бу сезонда өлкәннәр дә аны актив ясатты. Грипп кайвакыт төрле ОРВИ, эчәклек инфекцияләре битлеге артында да яшеренә ала. Прививканы никадәр күбрәк ясатсак, грипп таралышы да, өзлегүләр дә шулкадәр азрак булачак. Шуңа күрә әгәр халыкның грипптан саклануга карата фикерен үзгәртә алсак, авыруның пик ноктасы булмаска да мөмкин, – диде ул.   

Сергей Осипов әйтүенчә, авыру 1-2 сәгать эчендә генә барлыкка килми. Инфекциянең инкубацион чоры бар. Ул, гадәттә, 1-2 тәүлекне тәшкил итә. Кешедә авыру билгеләре ачык сизелмәсә дә, үзен начар хис итә башлау белән үк ул тирә-юньдәгеләргә вирус тарата башлый. Нәтиҗәдә, аның белән бер бинада, яки янәшәдә булган кеше дә авыру йоктыра.
Җитәкче ОРВИ, грипп сезонында яшь балалар белән кинотеатрларга, сәүдә үзәкләренә барган гаиләләргә дә шелтә белдерде.

Грипптан ничек сакланырга?

1. Шәхси гигиена. Эпидемия вакытында куллар гигиенасына аеруча зур әһәмият бирергә кирәк. Әгәр аларны һәрдаим дезинфекцияли торган сыекчалы салфеткалар белән сөртәбез икән, инфекция йоктыру куркынычы 60-70 процентка кими.  
 
2. Битне кул белән сөртеп алудан тыелырга кирәк.

3. ОРВИ, грипп сезонында авыз һәм борынны каплый торган битлек кию дә комачауламас.

4. Авырган очракта өйдә калырга кирәк.
 
5. Түбән температурада вируслар үлә. Шуңа күрә бүлмәне җилләтергә онытмагыз.

6. Витаминнар эчәргә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә.

7. Иммунитетка эчәклек микрофлорасының сәламәт булуы да тәэсир итә, шуңа әче сөт ризыкларын ашау кирәк.

8. Кеше күп булган урыннарга барган очракта да үзегезнең дә, балагызның да борынына интерферон препараты тамызу да инфекция эләктермәс өчен ярдәм итәр.

9. Препаратларны авыруның беренче билгеләре сизелү белән үк куллану уңай нәтиҗә бирә.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading