16+

Минтимер Шәймиев: "Без эшлисе эшне башка кеше эшләмәс"

Бүген Казанда танылган язучы Әмирхан Еникигә истәлек тактасы ачылды.

Бүген Казанда танылган язучы Әмирхан Еникигә истәлек тактасы ачылды.

Тантанада  Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова, язучылар, артистлар катнашты. 

-Без данлыклы шәхесләребезне һәрвакыт яхшылап әзерләнеп, аларның юбилейларын зур докладлар белән жәмәгатьчелекне жыеп халкыбызга житкерә идек. Хәзер ничек житкерергә, яңа формаларны да файдаланып, ижади  оешмаларны берләштереп, барлык юбилейларны эзгә салып, халкыбызның исендә калырлык, аларга игътибарыбызны, рәхмәтебезне әйтергә мөмкинлек табарга тиешбез, - ди Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә заман никадәр катлаулы булмасын, эзлекле итеп эшләргә тиешбез.


-Уку йортлары, фәнни-тикшеренү эшләре, язучылар берләшмәләре бар, барыбыз бергә оешып, шулай итеп алып барырга тиешбез. Без эшлисе эшне башка кеше эшләмәс. "Саз чәчәге"ме, башка хикәяләре күңелләрне тетрәндерә торган. Безгә бу мирасны алга таба да саклап, дөрес бәһа бирү, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading