Шәһри Казан

Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озаттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанның Актерлар йортында Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган Михаил Козловскийны соңгы юлга озаттылар.

Узган шимбәдә 64нче яшендә танылган Россия фоторәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский ямаш шеш авыруыннан вафат булды.

Реклама

Михаил Козловский 1992 нче елдан Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Моңа кадәр 10 елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань” һәм “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче булган

Ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган, аның фотоархивын ясаган фоторәссам.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: