16+

Минзәлә театры актрисасы көненә өч сәгать йоклый

Бар бит ул дөньяда рәхәт кешеләр. Алар белән аралашу да җылы килеп чыга, үзләре дә тормышка карашлары белән шаккаттыра белә. Шундыйларның берсе – Илсинә Миннемуллина.

Минзәлә театры актрисасы көненә өч сәгать йоклый

Бар бит ул дөньяда рәхәт кешеләр. Алар белән аралашу да җылы килеп чыга, үзләре дә тормышка карашлары белән шаккаттыра белә. Шундыйларның берсе – Илсинә Миннемуллина.

Ул Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында актриса булып кына эшләп калмыйча, шул ук вакытта татар милли бизәнгечләре ясый, өч кибет тота, тортлар пешерә, рәсем ясый, әле ике баласын тәрбияләргә дә җитешә.

Илсинә Миннемуллина татар милли бизәнгечләре ясый. Моңа, әйтик, чулпылар, кәләпүшләр, түшлекләр керә. Үзе әле төрле чаралар һәм туйларда алып баручы булып та эшли икән. Баксаң, нәкъ менә шунда кеше алдына чыгар өчен оригиналь булган образ турында уйланганда татар милли киеменә тукталган. Аның әйтүенчә, Татарстанда алып баручылар күп, әмма аның кебекләр юк диярлек. Бу бәхәссез шулай, чөнки туйларда һәм юбилейларда гореф-гадәтләрне саклап, чын татарча чыгыш ясаучыларны күрү – ул зур бәхет. Милли бизәнгечләрне төрле чараларга бару өчен дип эшли башлаган җиреннән, Илсинә үзенең шушы эшкә алынуын сизми дә калган. Хәзер исә әлеге әйберләрне башка алып баручылар да, туйларга еш алалар икән, хәтта Минзәлә кәләпүшләре Мәскәүгә кадәр барып җиткән. Аннан да заказлар була, ди Миннемуллина. Бәйрәмнәргә, концертларга еш алалар, Бизәнгечләрне ясарга ире дә ярдәм итә, ул күбесенчә тимердән чулпылар кисә һәм ялгый.

– Ирегезне ничек итеп бу эшкә йөктегез соң? –дип сорадым остадан.

– Ул үзе дә минем кебек үк иҗат кешесе, миңа да булышырга тели, әйберләрне ясау рәхәтлек тә китерә бит ул. Ирем авыр эшләрне генә башкара, әйтик, чулпыларга дигән заготовканы формасына туры китереп кисә, аларны ялгый, ә мин инде җиренә җиткереп бетерәм. Натураль ташларның төсе төрле булырга мөмкин, анысы заказ бирүчедән тора, – дип җаваплады Илсинә.

Шунысы кызык, әлеге татар милли бизәнгечләренә заказлар күп икән. Минем белән очрашуга алып килгән әйберләре күп түгел иде, чөнки ясаганнарын алып бетереп баралар. Миннемуллина ярминкәләрдә еш катнаша, шунда чулпыларга һәм кәләпүшләргә бик кызыгалар. Күптән түгел генә Минзәләдә берсе узган, Алабугада яшәүчеләр бизәнгечләрне алган. Күбесенчә шул сәхнә кешеләре өчен кирәкле товар булып чыкты.

Әлеге эше белән Илсинә 6-7 ел шөгыльләнә, хәзер исә вакыты әлләни күп түгел икән, чөнки моңа өстәп әле кибетләр дә тота, “Все для кондитера” дип атала. Алар өчәү: Мамадышта. Кукмарада һәм Киров өлкәсендә. Үзе сөйләвенчә, бүген өч кенә сәгать йоклаган булган, төнлә шул кибетләренә товар алып кайткан. Тортлар һәм төрле тәмле әйберләр пешерүчеләр күп, ә менә аның белән шөгыльләнү өчен әсбаплар табу авыр, шуны истә тотып Илсинә әлеге эшкә керешергә булган. Башлаганда районнар арасында иң беренчеләрдән булса, бүген инде андый кибетләрдә башка җирләрдә дә барлыкка килә. Элегрәк халык курыккандыр инде,

хәзер исә моның белән шөгыльләнеп булуын аңлаганнар, күрәсең, дигән фикердә тора Миннемуллина. Әле җитмәсә, заказлар булган очракта, үзе дә тортлар пешерә.

Илсинә инде 12 ел Сабит Өметбаев исемен йөртүче Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшли. Үзе башта Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаган, аннары Казанда институтта актерлыкка укыган. Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнә, берсе күңел рәхәтлеге китерсә, икенчесе – акча, анысы шулай ук җанына тынычлык та бирә. Әйтик, илһам килгәндә рәсемнәр ясый икән ул, төрле татар милли киемнәренең эскизын да үзе сыза. Тегүчеләргә эш тә калмый дигән сүз бит инде бу. Шул ук вакытта ике кечкенә баласына тәрбия бирергә дә җитешә.

– Каян вакыт табып бетерәсез соң бу кадәр эшне алып барырга?

– Беләсезме, мин телевизор карамыйм, социаль челтәрләрдә кешеләрнең тормышы белән дә кызыксынмыйм, булган вакытымны файдалы һәм күңелле эшкә генә сарыф итәм. Хәтта ки диванда бер минут та тыныч кына утыра алмыйм, нәрсә беләндер шөгыльләнү ягын карыйм. Миңа Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне аз-азлап кына биргән: актерлык, рәсем яисә бизәнгечләр ясау, торт пешерү, бизнес алып бару. Боларның берсендә генә мин нинди дә булса зур йолдыз була алырмын дип уйламыйм, кирәкми дә ул, булганына шөкер итеп яшим.

Шунысын да әйтергә кирәк, минем белән очрашуга Илсинә татар милли бизәнгечләре белән баетылган күлмәктән килде. Туйлар һәм мәҗлесләрдә шундый алып баручыны күргәч, күпләр сөенә икән, чөнки күренеше дә матур, гореф-гадәтләре дә саклана. Андагы халык миңа: “Син үзенчәлекле, истә кала торган” дип әйтәләр, ди Миннемуллина.

— Мондый кием белән чаралар алып бару, гомумән, милли ноталарның әһәмияте бар дип уйлыйсызмы?

— Һикшиксез, бар. Татарның бизәнгечләре, орнаментлары бик матур бит, нәкъ менә гореф-гадәтләребезне саклап калу максатыннан шундый образ тудырырга булдым да инде мин.

— Милләтебез югалмасын өчен нишләргә кирәк соң алайса?

— Татар телендә сөйләшергә кирәк. Без гаиләдә ана телебездә аралашабыз. Беркөнне кызым “Түшәмдә нидер бар” ди. Бу сүзне, кайвакыт, өлкәннәр дә кулланмый, күп очракта, сөйләмдә урыс сүзләре кыстырабыз. Милләтнең киләчәге үзебездән тора инде. Шуны һәрвакыт истә тотып яшәргә кирәк.

Ничек инде килешмисең мондый сүзләр белән! Илсинә Миннемуллина кебек кешеләр булганда киләчәккә өметләр зур.

Рәсим Хаҗиев

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading