16+

Мирас өчен талаш... картлар йортына барып тоташкан

Хәзер ике хатын да мирас өчен сугышуларын дәвам итәләр.

Мирас өчен талаш... картлар йортына барып тоташкан

Хәзер ике хатын да мирас өчен сугышуларын дәвам итәләр.

Тикшерү бара
5 август көнне Казанның Совет районы суды картлар өчен шәхси пансионат хуҗасы Чулпан Мифтахованы сак астына җибәрде. Биредә яшәгән бер әбинең туганы белдергәнчә, пансионатта яшәгән вакытта олы яшьтәге хатынның бөтен мөлкәтен алдап алганнар. Ә аның законлы варисы, буш кул белән торып калган. Шунысы игътибарга лаек, 100 миллион сумнан артык мөлкәтне бөтенләй чит кеше түгел, ә мәрхүмәнең икенче туганы үзенә алган.    

Казанның Авиатөзелеш районы Щербаково бистәсендәге картлар йорты барлыгы турында сентябрь башында бөтен Татарстан белеп алды. Баксаң, биредә көн иткән 76 яшьлек әби 2024 елның февралендә үлгән икән. Ә якыннан аралашкан туганы үзенә бер нинди мирас тиеш булмавын белеп алган, чөнки үләр алдыннан пенсионер хатын үзенең бөтен мөлкәтен башка туганына рәсмиләштергән. Ә мирасы шактый саллы: мәрхүмә Алевтина Канашева «Франт» оешмасының хуҗасы булган, аңа Казанда сәүдә мәйданнары (шул исәптән Мәскәү базарындагы атаклы «Түбәтәй» бинасы да) керә, өстәвенә пенсионер хатынның Казан үзәгендә фатиры һәм Хуҗахмәт авылында (Киров районындагы Куземетьево) коттеджы булган. Барлыгы 100 миллион сумнан артык мал-мөлкәт.
Шуның чаклы байлыкны кулыннан ычкындыру белән килешергә теләмичә, үпкәләгән хатын суд аша генераль ышанычнамәләр буенча рәсмиләштерелгән сату-алу килешүләрен дөрес түгел, дип әйтергә тырышып караган.

Ләкин милекнең яңа хуҗабикәсе судка белешмә китергән. Пенсионер хатын ышаныч кәгазенә үз аек акылында булган хәлдә кул куйган, табиблар аңарда бернинди психик тайпылышлар тапмаган. Әмма белешмәнең ялган булуы ачыклана. Хәзер ике хатын да мирас өчен сугышуларын дәвам итәләр. Милексез калганы полициягә мөрәҗәгать иткән. Пенсионер хатын үзенең күчемсез милке белән идарә итүгә документларны шәхси картлар йортында имзалаган. Янәсе ул анда серле рәвештә килеп эләккән һәм биредә бөтен байлыгын алдап алганнар. Чынлыкта исә өлкән яшьтәге хатын-кызны пансионатка икенче бер туганы урнаштыра, апасының бөтен мөлкәте дә нәкъ менә аңа эләгә. Бер гаилә эчендәге мәхшәр зур бер җинаять эшенә туплана.

3 сентябрьдә Щербаководагы шәхси пансионатка Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты, прокуратура вәкилләре тентү белән килә. Аларга ишекне ачарга теләмиләр, шуңа күрә аны ватарга туры килә. Ак кирпечтән тезелгән ике катлы йорт эчендә тикшерүчеләр 22 олы яшьтәге кешегә тап булган. Бер карт үле килеш табылган. Әллә биредәге хезмәткәрләр бу мәетне күреп өлгермәгән, әллә шәхси картлар йортында үлем шулкадәр көндәлек күренеш булган ки, беркем дә сәерсенмәгән, әмма мәрхүмне җирләргә дә ашыкмаганнар. 

Тентүдән соң картлар йортындагы кешеләрнең барысын да медицина ярдәме күрсәтү өчен Казан хастаханәләренә алып киткәннәр. Картларның алдагы язмышы әлегә билгесез, Татарстан прокуратурасы шәхси пансионатны ябуны таләп итә.
Картлар йорты хуҗабикәсе Чулпан Мифтахова 3 сентябрьдә кулга алынды. 

Хатын Ульяновск өлкәсендә туган, аңа 40 яшь, ул икенче тапкыр кияүдә, аның дүрт балигъ булмаган баласы бар, элек җинаять җаваплылыгына тартылмаган.
Гаепләнүчегә өч маддә: тиешсез хезмәт күрсәтү, мошенниклык һәм 76 яшьлек пенсионер хатынның үлемен раслаучы дәлилләрне ялган итеп күрсәтүдә гаепләнә.

– Мин беркемне дә үзебездә яшәргә мәҗбүр итмәдем, бернинди усал ниятем дә юк иде. Әгәр начар булса, миңа кешеләрне китермәсләр иде. Миңа берничә тапкыр шалтыратып, хәер соранып йөрүче әбиләрне алып китүләрен сорадылар: Без аларны юындырдык, тәрбияләдек, - дип сөйләгән тикшерүчеләргә пансионат хуҗасы.

Мифтахова миллионер әби, мәрхүмә Алевтина Канашеваны да исенә төшергән.
- Ул әбине алырга теләмәдем. Ләкин аның туганы миңа шалтыратып: "Зинһар, алыгыз аны!», дип ялынды. Аны безгә үләргә җибәрделәр, – дигән ул.
 Суд тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Мифтахованы 19 октябрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәргән.
 
Ихтыяҗ зур
Шул ук вакытта Казанда һәм Татарстанда картлар өчен шәхси пансионатлар артканнан-арта бара, чөнки бу хезмәткә ихтыяҗ зур. Картлар өчен дәүләт интернатларында урыннар саны бик чикләнгән бит. 

Татарстанда барлыгы 26 картлар йорты исәпләнә. Аларда 1873 кеше яши. Күбесе караучысыз калганнар. Кайберләренең туганнары юк. Картлар йортындагыларның 92 проценты инвалидлыгы булган кешеләр, мөстәкыйль рәвештә йөри алмыйлар, 10 проценты урын өстендә генә ята. Икенче категория – йортсыз-җирсез калганнар. Төрмәдә утырып чыккан, олы яшьтәге кешеләр дә бирегә эләгә. Алар тораксыз, күбесе авыру хәлдә, карарга кешеләре юк. Картлар йортында яшәүче кеше пенсиясенең 75 процентын әлеге оешмага күчереп бара. Ә шәхси пансионатларда бер ай яшәгән өчен 45-65 мең сум чыгарып бирергә туры килә. Кешенең торагы бар икән, ул мирас буенча күчә. 

Буш урыннар юк
Социаль челтәрләр аша картлар йорты буларак танылган «Сердце гармонии» компаниясенең Татарстанда өч бүлеге барлыгын таптык: икесе Казанда (Авангардная урамында һәм Мирный бистәсендә) һәм берсе Балык Бистәсе районында. Берсендә дә буш урыннар юк. Үз-үзенә хезмәт күрсәтергә сәләтле пенсионер өчен яшәү бәясе - 4-5 урынлы бүлмәдә тәүлегенә 1650 сум, 2-3 урынлы бүлмәдә 1750 сум. Казанда, Балык Бистәсендә бәяләр түбәнрәк - 1199 һәм 1249 сум. Бу бәягә туклану, гигиена процедуралары, чәч кисү, кер үтүкләү керә. Алдан пансионатка экскурсиягә килергә, корпусны һәм ябык территорияне карарга мөмкин.

«Добрые истории» компаниясенең шулай ук берничә пансионаты бар: Казанның Көек бистәсендә, Биектау һәм Лаеш районнарында, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда. Биредә дүрт кешелек бүлмәдә бер тәүлек яшәү 1800 сум тора, өч кешелек бүлмәдә – 2 мең, бер кешелек бүлмәдә – 3200 сум. Торуның минималь вакыты - 7 көн.

Барлык хосусый пансионат хуҗалары кунакларга 4-5 тапкыр туклану, сыйфатлы тәрбия, терапевт һәм башка белгечләр тарафыннан тикшеренү, мәдәни ял вәгъдә итә.

Картлар йорты булсын димибез, булсын, эшләсен, ләкин олы яшьтәге кешеләребез өчен тиешле шартлар тудырылсын иде. Картлык көнеңдә мондый төр шарларда көн күрергә язмасын. 


Язмага реакция белдерегез

0

0

6

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading