16+

Мишустин тагын акча өләшә. Бу юлы кемнәргә?

Дәүләт кабат акча өләшә. Төгәлрәге, акчаларны кире кайтара. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россиядә ял иткән туристларның юлламаларының бер өлешен кире кайтарырга вәгъдә бирде.

Мишустин тагын акча өләшә. Бу юлы кемнәргә?

Дәүләт кабат акча өләшә. Төгәлрәге, акчаларны кире кайтара. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россиядә ял иткән туристларның юлламаларының бер өлешен кире кайтарырга вәгъдә бирде.

- Узган атнада Хакимият эчке туризмны үстерер өчен 15 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирергә карар кылды. Бу акчалар ел азагына кадәр Россиядә ял итәргә ниятләгән туристларның чыгымнарының бер өлешен кире кайтаруга тотылачак, - ди Мишустин.

Тик Әмма теләсә кайсы тур өчен дә акчаны кайтару мөмкинлеге каралмаган. Россиянең Туризм буенча федераль агентлыгы тәкъдим иткән программа кысаларында, юллама бәясе 25-75 мең сум күләмендә булган очракта, компенсация кайтару мөмкинлеге бар. Әмма тур “МИР” түләү системасы аша узган булуы шарт.

Һәр шундый тур өчен 5 мең сум, юллама бәясе 50 меңнән артса —10 мең, 75 мең сумнан артканда 15 мең сум күләмендә акчаны кире кайтарачаклар. Шул рәвешле, Ростуризм 2 млн юлламаларны компенсацияләргә планлаштыра һәм бу программа инде август аенда ук тормышка ашырыла башлаячак.

Бездә акчаны болай гына бирәләрме соң инде? Җиде сират күпере үтәсе бар әле башта. Туристик юлламаның бер өлешен кайтару өчен дә йөз төрле шарт уйлап табылган. “МИР” системасы әле аларның “чәчәге” генә.

Беренчедән, сез сайлаган тур Туризм комитеты тәкъдим иткән исемлеккә кергән булырга тиеш. Шулай ук турны бердәм федераль реестрда теркәлгән тур оператордан алу кирәк. Юллама кимендә 5 төнгә исәпләнгән булуы шарт. Программа елга туризмы, экологик, авыл һәм мәдәни-күңел ачу туризмы юнәлешләрендә алынган юлламаларга кагыла.

Акчаны ничек кайтарыргамы? Иң элек мирпутешествий.рф сайтына керергә һәм партнерларның берсенең тәкъдимен сайларга һәм аларның сайтына күчәргә кирәк. Анда акциядә катнаша торган турны сайлап, сатып алырга була. Биш көн эчендә әлеге турга кэшбек картагызга кайтарылачак. Кемгәдер 5 минутта да кайтарылырга мөмкин.

Шәхсән мин үзем 9-10 тапкыр мирпутешествий.рф сайтына керергә теләп карадым, булмады. Сайт эшләми булып чыкты. Минем кебек кызыксынучаннар күп булган, күрәсең. Бәлки башкаларга бәхет елмаер.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, компенсацияне Ростов, Псков, Иркутск, Волгоград, Самара, Ярославль, Свердловск, Новосибирск, Сахалин, Түбән Новгород, Саратов, Архангельск, Ленинград, Смоленск, Әстерхан, Волгоград, Тула, Төмән, Воронеж, Кемерово, Тверь, Новгород, Оренбург, Владимир, Чиләбе өлкәләре, Кабардин-Балкар, Мордовия, Башкортстан, Карелия, Удмуртия Республикалары, Краснодар, Хабаровск крайлары, Ханты-Мансийск автоном округы һәм әлбәттә инде Татарстанга килүчеләргә бирәчәкләр. Гомумән алганда, бу исемлеккә 45 субъект кертелгән. Номер фонды аз булган Бурятия, Хакасия, Камчатка, Кострома, Иваново, Ульяновск кебек өлкәләргә юллама алучыларның да компенсация алу мөмкинлеге бар. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading