16+

«Мисс Татарстан» булыр өчен чибәрлек кенә җитми

Узган ялларда Татарстанның иң чибәр, иң булган кызын ачыкладылар. “Мисс Татарстан” титулына Казан кызы Ралина Арабова лаек дип табылды. 19 яшьлек туташ КДЭУның реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр факультетында укый.

Әлеге конкурс нәтиҗәләре уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында Ралина Арабова бәйгенең тормышына нинди үзгәрешләр алып килүен әйтте.

– Үзеңне ничек тотарга, ничек утырырга, ничек сөйләшергә – барысына да игътибар итә башлыйсың. Ләкин бу күбрәк гадәткә әйләнә башлый. Йөрешем дә үзгәрде., – ди ул.
Бәйгедә җиңеп чыкканнан соң туташның Инстаграм битенә язылучылар саны артса да, әлегә урамга танып танышырга теләк белдерүчеләр юк икән.  
 
 “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова Татарстан кызлары гүзәллекләре һәм ышанычлы булулары белән аерылып торуын әйтте.

Егерме ел дәвамында безнең катнашучылар Халыкара конкурслардан Татарстанга һәм Россиягә күпсанлы җиңүләр алып кайтты. Шуңа күрә Татарстан кызлары чибәр дә, ышанычлы да. “Мисс Татарстан” проекты матур кызларны җыеп, Татарстан сәхнәсеннән күрсәтү максатыннан түгел, ә тәрбияви максаттан оештырыла. Шуңа күрә дә безнең бәйгегә 14 яшьтән алып 23 яшькә кадәр кызларны катнашырга чакыралар, – диде ул.      

Фото: tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading