Шәһри Казан

"Мисс Туризм Евразия" җиңүчесе Зәлинә Зиннәтуллина: "Җиңәчәгемне алдан ук сизендем"

Төркиядә узган халыкара матурлык конкурсында Яшел Үзәннән Зәлинә Зиннәтуллинаның "Мисс Туризм Евразия" булып танылуын "Шәһри Казан" хәбәр иткән иде инде. Баксаң, ул анда үз хисабына җиңәчәгенә ышанып барган икән. Саф татар телендә сөйләшүче Зәлинә белән аралашып алдык. 

Ул Яшел Үзән шәһәрендә яши, аңа 26 яшь, туризм буенча менеджер белгечлеге буенча укыган. Шулай да, "Мисс Туризм Евразия" конкурсында җиңү яулавында моның бернинди дә катнашы юк. Бәйге турында социаль челтәрдән белеп алган да, шунда ук анкета тутырып җибәргән. 

— Өч айдан соң миңа Төркиянең Анталья шәһәрендә узачак шушы халыкара матурлык конкурсына чакыру килде. Анда мин үз хисабыма бардым. Каян килгәндер, ләкин мин җиңәчәгемә нык ышандым. Туганнарым конкурска барачагымны белгәч, "Җиңүдә түгел хикмәт, иң мөһиме — катнашу" дигәнгә дә ачуым килде, чөнки миңа нәкъ таҗы кирәк иде, булдырачагыма ихластан инандым. Туризм буенча укыгач, мин Төркиядә ярты ел яшәп кайткан идем, өстәвенә Яшел Үзәндә татар гимназиясендә укыдым. Телләребез охшаш бит, чит илдә аралашу бик җиңел булды, — дип, сөйләдә Зәлинә.

— Сиңа бу конкурста катнашу нәрсә бирде соң? Нигә кирәк иде ул? 

— Үземне сынап карыйсым килде, өстәвенә, әйткәнемчә, никтер җиңәчәгемне белдем. Мин бит "Мисс Туризм Евразия» титулын алдым, ә ул бик дәрәҗәле санала, шул халыкара конкурсның ТОП-5 исемлегенә кердем дигән сүз. Бик зур эмоциональ кичереш алдым, күңелләрем күтәрелде, шәхес буларак та үземне тагын бер кат башка яктан таныдым. Әле шулкадәр азарт туды ки, сентябрьдә Албаниядә узачак "Мисс Вселенная" конкурсында катнашырга исәбем бар. Менә 4 июльдә мин анда бараммы, юкмы икәне билгеле булачак, җавабы килергә тиеш. Төркиядә узган конкурста җиңү яулавым үземә ышанычны арттырды, алга таба тагын берничә конкурста катнашасым, яңа үрләр яулыйсым килә. 

Реклама

Бүген Зәлинә Зиннәтуллина әнисе белән бергә эшли, алар Яшел Үзән һәм Иннополис шәһәрләрендә матурлык салоннары тоталар. Ул кечкенәдән иҗатка тартыла, 15 ел көнчыгыш бию белән шөгыльләнә, аның буенча Татарстан чемпионы булып та танылган. Әти-әнисе аның омтылышларын һәрвакыт аңлаган, гел ярдәм итеп, канатландырып торалар. Гаиләдә бары тик татарча гына аралашалар икән. Монысын сөйләшкән арада үзем дә сиздем. Зәлинәгә алдагы конкурсларда уңышлар теләп калыйк! Булдыра ул!

Язманы тулысынча газетабызның алдагы саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.

Рәсим Хаҗиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: