Чаллыда яшәүче элеккеге табиб Әлфия Галеева үзенең мәхәббәт тарихы турында «Челнинские известия» басмасына сөйләгән. 40 елдан соң ул беренче мәхәббәте белән кавышкан.
Мәхәббәт тарихы 60 еллардан башланып киткән. Сыйныфтшлар Роберт белән Әлфия арасында булган хисләр әллә күпме дөрләргә өлгерми кала, аларга 17 яшь булганда юллары аерыла.
Мәктәп дусларына бер кичәгә җыелган вакытта Роберт Әлфиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, ул вакытта булачак ире белән танышып өлгергән кыз ризалык бирми.
Еллар үтә, Роберт белән Әлфия икесе дә гаилә кора, балалар, соңрак оныклар үстерә.
Робертның хатыны авыртып үлеп киткәннән соң, Әлфиягә классташлары кайгы уртаклашырга кушалар. Тик Әлфия булдыра алмый.
Ярты ел үткәч Әлфия гаиләсенә дә кайгы килә: аның ире үлеп китә. Ул ялгызы гына яшәргә өйрәнә, ә беркөнне интернетта утырганда аңа "Без сезнең классташыгызны таптык», – дигән хәбәр килеп төшә. Әлеге хәбәргә басса, ул Роберт булып чыга. Шуннан ике ялгыз аралаша башлыйлар. Бер еллап язышканнан соң гына Әлфия Робертка телефонын бирә һәм ялгыз икәнлеген әйтә.
Аннары алар очрашалар. Әлфия очрашуга куркып кына бара, чөнки 40 ел бик күп гомер, ләбаса! "Ә Роберт бөтенләй дә үзгәрмәгән дисәң дә була», – ди ул.
Аннан соң алар кавышып яши башлыйлар. Бүгенге көндә алар бик бәхетле, димәк, чын мәхәббәт гомерлек диюләре хактыр...
«Челнинские известия»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бэхет hэм сэлэмэтлек телим мин дэ!!!
0
0