16+

Мөхәммәтшин оныгына Шәймиев нинди исем кушкан?

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның бер оныгына республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев исем сайлаганын күпләр белмидер әле. Фәрит Хәйрулла улы бу вакыйганы үзе дә кызык итеп искә ала.

“Минем 5 оныгым бар. Аларның берсе югары белем алды. Икенчесе Мәскәүдә медицина университетында, өченче курста укый. Гаиләдә барысы да табиб. Төпчеге табиблыкка барасы килми. Халисә аның исеме. Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде бу исемне.

Камил Шамил улы белән концертлар залында зур җыелыш бара. Ә бу көнне кызымның кызына исем кушалар. Мулланы чакырганнар. Ә безнең җыелыш озакка китте. Луиза, хатыным, шалтырата: “Кайт инде, кая син? Мулла тиздән китә бит инде...”

Мин өйгә кайттым, ә балага исем куша алмыйлар. Кызым Лилия, аның олы кызы Алинә. Кечкенәгә Алиса кушасылары иде. Мулла “Алиса — немец кызымы әллә, татар исеме юкмы? Кушмыйм бу исемне”, ди.

Без бәхәсләшкән арада миңа Шәймиев шалтырата.

“Фәрит, ни хәлләрегез?” Мин әйтәм, бездә — проблема. Исем куша алмыйбыз. “Әй, кара әле. Минем бер туганым бар иде. Халисә исемле”. Патша заманыннан калган исем бит, мин әйтәм. “Халисә дип кушыгыз, бәхетле бала булыр”, диде Минтимер Шәрип улы. Шулай куштык та”, - дип сөйләде Дәүләт Советы җитәкчесе. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading