16+

Мәхрүм итмә, Ходай, интернеттан! (31 гыйнвар – Халыкара интернетсыз көн)

Иртән күзләремне ачып, кулыма телефон алсам, ни күрим?! Интернетым эшләми! (Сүкмәгез, сез дә күз ачуга беренче телефон аласыз бит инде!)

Мәхрүм итмә, Ходай, интернеттан! (31 гыйнвар – Халыкара интернетсыз көн)

Иртән күзләремне ачып, кулыма телефон алсам, ни күрим?! Интернетым эшләми! (Сүкмәгез, сез дә күз ачуга беренче телефон аласыз бит инде!)

Әй, Аллам, мин әйтәм. Ни булган икән инде тагын?! Теге кнопкасына басам, монысына... Юк инде! Интернетка кертми генә бит! Әллә телефон ватылганмы соң? Сүндердем, кабыздым... Юк, телефон эшли сыман. Бөтен функцияләре дә урынында, имансыз интернеты гына иртәдән нервама тия!

Әллә акча беткәнме икән? Ах, чыннан да, акча салырга кирәк дип смс килгән иде түгелме соң? Картадан гына салыр өчен әпәт теки “шәхси кабинет”ка керергә кирәк! Шунсыз акча сала алмыйсың бит! Булды бу! Иртән эшкә кадәр кереп чыгасы җир бар иде, эшкә соңга калсам, хуҗага ничек хәбәр бирермен инде? “Ват-сап” эшләми бит!

Балага да бакчада шигырь язып килергә кушканнар иде. Иртәнге аш әзерләгәндә карармын әле дип калдырган идем! Анысын нишләтәсе инде! Авыртмаган башка тимер тарак! Әле балага прививка ясатырга табибка язылырга онытылган. Шундый вакытта анысы да искә төшеп, үзеңнең “башсыз” икәнеңне кабат исбатлый. Регистратурага шалтыратып, тагын ярты көн үткәрәсең бит инде, Лилия!

Бүген коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы көне. Анысын да оныткалаганчы иртән түләрмен дигән идем. Тагын почтага барасы була инде хәзер! Ә анда чират! Уйласаң да йөрәк чәнчи башлый.

...Шул вакыт будильник җырлап җибәрә! Әй, ярый әле бу төш кенә булган икән бит! Минем инде котларым очып бетте. Ничә минут интернетсыз утырып кара син! Өстәвенә бөтен дөньяң, аеруча да һөнәрең, ипи чыганагың шуның белән бәйле булса.

Белә индегезме соң, 31 гыйнвар – интернетсыз яшәү көне икән! Моннан ун ел элек ул көнне үткәрү берни тормагандыр ул, ә?! Ә хәзерге заманда интернетсыз тору мөмкин эшме? Бер көн булса да социаль челтәрләргә, месенджерларга кермичә тора аласызмы? Авылга кайткач эш белән мавыгып, телефонны кулга кичен генә алган көннәр булгалый анысы. Анда да эш арасында булса да “кереп-чыгып” йөрисең. Гадәти көндә мөмкин эш түгел сыман. Һәрхәлдә, 24/7 режимында мәгълүмати дөнья белән таныш булырга тиешлегемне исәпкә алганда, минем өчен бу җиңел бирелмәячәк. Шулай да үземне сынап карыйм әле! Әйдәгез сез дә миңа кушылыгыз!

Ял көнен якыннарыбызга багышлап, алар белән күбрәк аралашып, кунакка барып, һавада йөреп үткәрик. Ә телефоннар һәм күзләр бу көнне ял итсен!

Лилия Локманова.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading