16+

Мәктәп ашханәсе: кемгә тозлы, кемгә тозсыз... булмады инде ярап

Казанда «Сәйдаш» мәдәният сараенда мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыруга «Ата-аналар контроле” хәрәкәте активистларының чираттагы җыелышы булды. Анда башкала мэры Илсур Метшин, районнар хакимиятләре башлыклары, мәктәп директорлары, ашханә мөдирләре катнашты.

Мәктәп ашханәсе: кемгә тозлы, кемгә тозсыз... булмады инде ярап

Казанда «Сәйдаш» мәдәният сараенда мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыруга «Ата-аналар контроле” хәрәкәте активистларының чираттагы җыелышы булды. Анда башкала мэры Илсур Метшин, районнар хакимиятләре башлыклары, мәктәп директорлары, ашханә мөдирләре катнашты.

Сентябрь кайтавазы

Хәтерләсәк, Казанда 2020/2021 уку елы башында ата-аналар балаларның мәктәп ашханәсендәге ризыклардан канәгать булмауларын сәбәп итеп, бәхәс кузгатканнар иде.

— Мәсьәләне җайга салу өчен “Ата-аналар контроле” оештырылды. Мәктәп ашханәләрендәге ризыкларны төрле көннәрдә 8 мең ата-ана үзләре ашап карап тикшерде. Узган елның сентябрь-декабрь айларында ата-аналар махсус журналга 54 канәгатьсезлек фикере язып калдырган иде. Быелның гыйнвар-апрель айларында 24 кенә язу теркәлде, аларда тәнкыйть түгел, ә фикер-тәкъдимнәр генә белдерелгән иде инде, - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Казан шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

Казанда бүген мәктәп ашханәләрендә 143 мең бала кайнар аш белән тәэмин ителә. Киләсе уку елында аларның саны 9 меңгә артачак, ә 7 елдан соң 190 меңгә җитәчәк.

— Мәктәп укучылары өчен 153 төрдә ризык әзерләнә. Меню санитар табиплар күрсәтмәсе нигезендә, үзәкләштерелгән рәвештә төзелә. Ризыкларның сыйфатына нык игътибар бирелә, 600 тонна чимал кабул ителмичә кире борып җибәрелде. Санитар табиплар мәктәпләрдә 242 тикшерү үткәрде. Җәмәгатьчелек контролендәге 8 мең ата-ананың 90 проценты мәктәп ашханәсендәге ризыкларның тәмле булуын әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә пешекчеләрнең хезмәт хаклары күтәрелде. Нәтиҗәдә, мәктәп ашханәләре штаты 96 процентка кадәр тулыланды,-дип сөйләде “Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты” җәмгыяте генераль директоры Рима Мөхәммәтшина.

Россия Президенты әйткәнне Казан инде башкарды

Казан мэры Илсур Метшин мәктәп ашханәләре турындагы фикерләре белән уртаклашуны шактый “ерактан” башлады.

— 2005 елда шәһәребез мәктәпләре ашханәләрендәге җиһазлар 80 процентка искергән, эшче поварларга кытлык иде. Укучы балаларның нибары 37 проценты гына кайнар аш белән тәэмин ителде. Аллага шөкер, мин күп бала атасы, инде күп балалы бабай да булдым. Балалар тукландыруның нәрсә икәнлеген беләм, озакламыйча безгә шәһәрдә 190 мең баланы тукландырырга туры киләчәк. Мәктәп ашханәләрен төзекләндерүдә зур юл узылды. Узган ел 36 ашханә “мәктәп рестораны” дәрәҗәсендә ремонтланды, быел 44 ашханә яңартылачак, тагын 29 мәктәп ашханәсен төзекләнедерәсе кала. Балалар төрлечә укырга, төрле зурлыкта булырга мөмкин. Ләкин, мәктәп ашханәсендә туклану һәркем өчен дә бер дәрәҗәдә булырга тиеш,- диде Илсур Метшин.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күптән түгел Хөкүмәт утырышында мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру эшчәнлегенә ата-аналар контроле оештыру турында тәкъдим әйткән.

— Казан мәктәпләре ашханәләренә ата-аналар контролен без инде узган елны ук керттек. Россиядә бу мәсьәләдә дә без-әйдаманнар,-диде мэр Илсур Метшин.

Балык файдалы бит, балакай!

Рәсми затлар чыгышларыннан соң, мәктәп директорлары һәм ата-аналар сүз алды. Балык котлетларының 90 процентка якыны ашалмыйча калдырылуы ачыкланды.

— Балыкның һәм балык ризыкларының файдасы турында укучылар арасында пропаганда алып барабыз. Рус һәм татар телләрендәге мультфильмнар аша да туклану культурасына өйрәтәбез,- диде Рима Мөхәммәтшина.

—Ирек бирсәң, бала физкультурага да керми, дәресен дә әзерләми инде ул. Һәр ризык та тәмле булмый, беренче чиратта ризык сыйфатлы һәм организм өчен файдалы булырга тиеш,- дип, куәтләде Мэр Илсур Метшин.

Әнкәйләрнең тәмле ашлары

Ата-аналарны мәктәп ашханәләрендәге аш-суларны төрләндереп тору мөмкинлеге кызыксындырды. Рима Мөхәммәтшина укучы балаларга 153 төрдәге ризыклар һәм 12 төрдәге аш, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бирелүе турында әйтте.

— Сөекле әнием һәм сөекле хатыным пешергән ашларны да исәпләсәм, мин дә 8 төрдәге ашны гына беләм, 12 төрдәге аш әйбәт инде ул, - дип, гаҗәпләнүен яшермәде мэр Илсур Метшин.

Контроль дәвам итәчәк

Сөйләшүгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин:”Мәктәп ашханәләренә ата-аналар контроле һәм шушылай очрашып фикерләшүләр дәвам итәчәк. Тәкъдимнәр исәпкә алына, чөнки, барыбыз да балаларыбызның сәламәт булып үсүләрен телибез”,- диде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading