16+

“Мәктәп ашханәсендә булса да дөрес туклансыннар”

“Мәктәптә бирелә торган бушлай ризыкны ашап булмый!”, “Ризыклары тәмсез!”, “Ашлар суынып беткән була”. Быел республика мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларны бушлай ашата башлаганнан соң әти-әниләр тарафыннан шундый шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр килә башлады.

“Мәктәп ашханәсендә булса да дөрес туклансыннар”

“Мәктәптә бирелә торган бушлай ризыкны ашап булмый!”, “Ризыклары тәмсез!”, “Ашлар суынып беткән була”. Быел республика мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларны бушлай ашата башлаганнан соң әти-әниләр тарафыннан шундый шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр килә башлады.

Үзебезнең редакция хезмәткәрләре балалары да әти-әниләренә зарлангач, Казан шәһәренең бер мәктәбендә булып кайттым.

Мин үзем авыл мәктәбен тәмамлаган кеше буларак, шәһәрдәге зур, якты ашханәләргә, гомумән, кала мәктәбенә кызыгып карый идем. Чөнки башлангыч сыйныфны без 50 елдан артык тарихы булган агач мәктәптә укыдык. Ә аның ашханәсе бөтенләй башка бинада иде. Кышкы салкында да, көзге пычракта да шунда барып ашап йөрдек. Өстәвенә ул бина кечкенә дә. Ничек сыйганбыздыр, белмим. Тик безне тәмсез ашаттылар дию безнең башка да килгәне булмады. Киресенчә, пешекчеләргә барыбыз да рәхмәт әйтеп чыгып китә идек. Күрәсең, кеше хезмәтенә, ризыкка хөрмәт ул балага кечкенәдән сеңдерелергә тиешле әйберләрнең берседер. Моның өчен әби-бабай, әти-әни һәм укытучыларыбызга рәхмәт!

Бераз читкә киттем. Шәһәр мәктәпләрендә туклану башкачарак бит. Бу, беренче чиратта, бала санына бәйле, әлбәттә. Мисал өчен, башкаланың Мәскәү районында урнашкан 65 нче номерлы мәктәптә 400 дән артык бала белем ала. Шуларның 250 се бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә. Бүгенге вәзгыятьне истә тотып, ашханәдә күп кеше җыелмау, санитар таләпләр катгый үтәлү сорала. Шуңа да ашханәгә кергән җирдә антисептиклар, сабыннар тиешле күләмдә куелган. Өстәлләр шахмат тактасы юлы кебек төзелгән, бер өстәл артында дүрттән артык бала утырмый. Төрле сыйныф укучылары да бер-берсе белән ашханәдә кисешми диярлек. Һәрхәлдә, мин мәктәптә вакытта ашханәдә берьюлы ике сыйныф укучылары гына утырып ашады.

Балалар башта барып кулларын юды, аннан өстәлгә куелган ризыкларны ашап чыгып китте. Чират тору, кемнедер көтү юк биредә. Чөнки ашханә хезмәткәрләренә укытучылар да ярдәмгә килә. Моның өчен мәктәп директоры Жанна Соркина хезмәткәрләренә рәхмәт укый. Ашханә хезмәткәрләре үзләре генә бу эшкә өлгермәс иде, ди. Сүз уңаеннан, ашханәдә барлыгы дүрт кеше эшли. Бу мәктәп өчен җитәрлек. Ә Казанның меңләгән балалар укый торган мәктәпләрендә 5 кеше эшләү очраклары да бар. Аларга өлгерү бер дә җиңел түгелдер.

Менюга килгәндә, башлангыч сыйныф укучысы (гомумән, һәр бала да дияр идем), дөрес итеп ничек тукланырга тиеш булса, ул шулай итеп төзелгән. Бүген мисал өчен балаларга карабодай боткасы белән тавык итеннән гуляш, кәбестә салаты, алма, ипи һәм чәй әзерләгәннәр иде. Бу ассортимент төрлеләнә, әмма рационга яшелчә белән җиләк-җимеш һәр көнне дә кертелә. 8-10 яшьлек баланы кәбестә салаты ашату җиңел дә түгелдер, бәлки. Хәзер бит балалар кибет ризыгы ашарга күнеккән. Әниләр дә еш кына токмач басып аш пешерми, ә кибет пилмәне, сосиска, макарон пешерүне кулайрак күрә. Тиз һәм җайлы. Ә баланың ашказаны аны эшкәртү-эшкәртмәү, ризыкның зыяны анысы икенче мәсьәлә.

Казан шәһәренең азык-төлек һәм сәүдә департаменты генераль директорының туклануны оештыру буенча урынбасары Алла Агапова сүзләренчә, кайбер бала ризыкка хәтта кашык тидереп тә карамый, әмма тәмсез дип зарлана. Аннан тукландыру процессының тагын бер ягы бар. Төрле сыйныфлар төрле вакытта ашый. Мисалга 65 нче мәктәптә иртәнге 9 да 1 нче һәм 2 нче сыйныфлар тукланды. Бу вакытта баланың түгел, ә олы кешенең дә котлет ашап утырасы килми гадәттә. Нәтиҗәдә, бала соңрак ачыга, әмма инде ашханәдә ашау вакыты узган була.

- Шуңа да без әти-әниләргә дә әйтәбез. Әгәр дә бала мәктәптә соңрак ашый икән, ул чагында өйдә иртәнге ашны ашап китүе хәерле. Ә менә иртәнге тугызда бала ашханәдә тукланган очракта, ныклап мәктәптә ашаса да була, - дигән фикердә Алла Агапова.

Балаларның ашханә ризыгын үз итмәүнең тагын бер сәбәбе бар. Ул да булса “ясалма” ризыклар, ягъни конфет-печенье, чипсы, сохари, баллы ризыкларга, фасфудка без балаларны бик иртә өйрәтәбез. Тәм тою рецепторлары шул ризыкларга күнегә, дөрес итеп пешерелгән кайнар аш шуңа тәмсез тоела да инде. Бала гына түгел, өлкәннәргә дә аш, ботка яисә пицца, сушины сайларга дисәң, икенчесенә өстенлек бирәчәкләренә иманым камил.

- Мәктәп ашханәсендә булса да дөрес туклансыннар иде инде балалар, - ди Жанна Соркина.

Ә әти әниләргә шуны киңәш итәр идем: баланы бәләкәйдән аш, ботка ашарга өйрәтегез! Пилмән белән сосиска түгел!

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading