16+

Мәктәп укучыларына билге кую кирәкме?

Россиянең мәгариф академиясе башлангыч сыйныфларда билгеләр куюны бетерергә тәкъдим итә. Хәзер мәктәпләрдә билгеләр Мәгариф министрлыгының башлангыч сыйныфларда белем алуны контрольдә тоту һәм бәяләү турындагы 1998 елда язылган методик хатына нигезләнеп куела. Сез ничек уйлыйсыз, башлангыч сыйныфларда билге кую кирәкме?

Мәктәп укучыларына билге кую кирәкме?

Россиянең мәгариф академиясе башлангыч сыйныфларда билгеләр куюны бетерергә тәкъдим итә. Хәзер мәктәпләрдә билгеләр Мәгариф министрлыгының башлангыч сыйныфларда белем алуны контрольдә тоту һәм бәяләү турындагы 1998 елда язылган методик хатына нигезләнеп куела. Сез ничек уйлыйсыз, башлангыч сыйныфларда билге кую кирәкме?

Рәхимә Арсланова, Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры: 
– Һәр кешенең дә үзенең тырышлыгы, гамәлләре өчен бәя аласы килә. Начар билгеләр баланың психикасына тискәре йогынты ясамасын өчен, беренче сыйныфта болай да билгеләр куелмый. Ә гомумән, башлангыч сыйныфларда билгеләр кую системасын калдырырга кирәк дип саныйм. Еллар буе сыналган, кирәклеген раслаган бәяләү системасы калырга тиеш. Дөрес, бәлки кайбер үзгәрешләр кертергә кирәктер. Әйтик, үзем 35 ел мәгариф системасында эшләп, 35 «икеле» куйганым булдымы икән? «Икеле» ул кешене пычрата, бәясен төшерә кебек. Шуңа укучыларыма да: «Мине «икеле» куярга мәҗбүр итмәгез»,– дия идем. Укучыга һәрчак начар билгене төзәтү мөмкинлеге бирергә кирәк дип уйлыйм.

Айзат Кәримуллин, газета укучыбыз, Азнакай: 
– Без укыганда, беренче сыйныфта «йолдызчык»лар, «флаг»лар куялар иде. Һәр укытучының да яраткан укучылары була бит. Аларга гел «бишле»ләр тезәләр, ә тәртипсезләр рәтенә кергәннәргә «өчле»дән артмый. Кыскасы, билгеләр куюны кирәк түгел дип саныйм. Яшүсмернең күңеле бик сизгер. «Икеле» алган өчен әти-әни дә ачуланса? Билге аркасында асылынып үлүчеләр дә булды бит.

фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэктэптэ билгене куюны кирэк дип саныйм бала буген начат билгеле алып кайтса икенче дэрескэ эйбэт билге очень тырышыбрак ойрэнэ билге куймаса ул дэрес хэзерлэми башлый эйдэ баребер билге куелмый ич эле дип без укыгандада икеле куйдылар бер балада асылынып улмэде хэзерге балаларнын серкэлэре су кутэрми чонки эти энилэре узлэре бозып бетерэлэр

    Мөһим

    loading