16+

Мәктәпләр пикник уздыра

Мәктәптә пикник. Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, дөрес туклану мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итү максатында, әнә шундый акция башлый.

Мәктәпләр пикник уздыра

Мәктәптә пикник. Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, дөрес туклану мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итү максатында, әнә шундый акция башлый.

21 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр әлеге пикниклар Казанның иң зур ун мәктәбендә узачак. Дөрес, оештыручылар моның белән генә чикләнергә уйламый, тора-бара бу пикниклар ата-аналар теләгән һәр мәктәптә уздырылыр, дип җиткерә.

Пикник дигәч тә, табигатькә чыгып күңел ачу, ашап эчү генә түгел, әлеге чара кысаларында әти-әни­ләр мәктәптәге меню белән таныша, ризыклардан авыз итә, сыйфатка бәя дә бирә ала. Чара кысаларында диетолог киңәшләрен ишетергә, рәсем студиясендә үзеңне сынарга, төрле салатлар ясарга өйрәткән мас­тер-классларда катнашырга мөмкин булачак. Шулай ук мәктәп ашханәләренә пешерүчеләрне җәлеп итү мәсьәләсенә дә тукталачаклар.

Сүз уңаеннан, дәүләт программасы кысаларында мәктәп ашханәләрен яңарттылар. Казанда быел 36 ресторан-ашханә ишекләрен ачты. Ашханәләрдә балалар тукланудан тыш, буш вакытларын да уздыра. Алар яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, аш-су осталарына махсус киемнәр сатып алынган.

1 сентябрьдән пешерүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсен дә караячаклар. Бүген Казан мәктәпләре ашханәләрендә кадрлар белән тәэмин ителеш 92 процентны тәшкил итә. Казанның азык-төлек һәм социаль тук­лану департаменты генераль директоры Рима Мөхәмәтшина әйтүенчә, мәктәп ашханәләрендә меню балаларның үз сораулары буенча төзелгән.

– Кызганыч, безнең балалар яратып ашый торган төп ризык – ярымфабрикатлар, фасфудлар. Без исә дөрес туклану яклы. Шуңа да рационда яшелчә, җиләк- җимеш булган менюлар тәкъдим итәбез. Ата-аналар соравы буенча 45 сум торган ашау да керттек. Анысында укучы ризыкны үзе сайлап алачак, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading