16+

"Ә мәктәпләрдә, иии, ел саен диярлек суыктан торбалар шартлый иде..."

Берәү инстаграмдагы аккаунтына авылдан фото куйган. Тәрәзәдән төшергән, ә анда – кар. Тәрәзәнең яртысына җитеп өелгән кар. Комментлар кызык: абау, нишләрсез инде, коточкыч һ.б. Авылда үскән безнең буын кешеләре өчен бер дә гаҗәп фото түгел.

"Ә мәктәпләрдә, иии, ел саен диярлек суыктан торбалар шартлый иде..."

Берәү инстаграмдагы аккаунтына авылдан фото куйган. Тәрәзәдән төшергән, ә анда – кар. Тәрәзәнең яртысына җитеп өелгән кар. Комментлар кызык: абау, нишләрсез инде, коточкыч һ.б. Авылда үскән безнең буын кешеләре өчен бер дә гаҗәп фото түгел.

Без үскәндә гел шулай була иде, югыйсә. Тәрәзә каршысы бер хәл, ул вакыттагы  бураннардан соң капка каршына чыгарлык түгел иде. Иии, рәхәт иде инде шул карны көрәп, сукмак салулары. Ә хәзер бер кар явып китә дә, анысына да шаккатабыз. Дөрес, быелгысы күп булды, анысы. Зарланырга да кирәкми: кар күп булган елны уңыш уңар, дип әйтәләр иде элек. Быел әле суык та, димәк, кар катламы астында булган уҗым да җылыда, рәхәттә.

Әйе, салкын да быел. Анысына да гаҗәпләнәбез. Янә шул балачак искә төшә. Иртә таңнан мал-туар карарга чыкканда, күршеләрнең морҗаларына күз төшә. Әгәр дә төтен туп-туры булып өскә күтәрелсә, бу инде һава торышы -20 градустан да түбәнрәк дигән сүз. Кем белә, бүген әле бәлки мәктәпкә дә бармабыз. Ә мәктәпләрдә ул чакларда, иии, ел саен диярлек суыктан торбалар шартлый иде. Аларны төзәтү, яңадан җылыту атналар буе дәвам итә иде бит. Мәктәп тирәсенә килеп, эретеп-ябыштыру өчен кулланыла торган “карбид” кисәкләрен күбегез җыйгандыр, дип уйлыйм. Элгәреләр суык – вирусларны бетерергә менә дигән мөмкинлек дип тә әйтәләр иде әле. Ә быел вирус юклыкка уфтанасы юк...

Әйе, хәзер гайре табигый суыклардан да, кар күплектән дә зарланабыз күбрәк. Чөнки организм – җылыга, акыл – кар азлыгына (мәшәкате азрак бит) ияләнгән. Безнең балалар элеккеге вакытларны сөйләгәндә, юләргә караган кебек карап та тора хәзер. Нишлисең, анысына да гаҗәпләнмибез.

Зарланмыйк, уфтанмыйк әле. Асылда, кыш салкын һәм карлы булырга тиеш инде ул. Башкача булса, әлеге ел фасылын яз яки көз дип тә үзгәртер идек инде. Сәгатьләр күчешен үзгәрткән кебек:) Җитмәсә, кышның яртысыннан артыгы узды да инде, яз җиткәнеп сизми дә калачакбыз. Карлы, салкын кышларның кадерен белеп калыйк!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading