16+

Мәктәптә бәбиләгән укытучы, сабыен сумкасына салып куеп, гомерен өзгән

Бу куркыныч хәл Уфа мәктәпләренең берсендә булган. Мәктәптә бәбиләгән укытучының йөклелек срогы нибары 7 ай була. Махсус дарулар эчеп, үзе тулгагын тизләткән.

Хатын-кыз шул рәвешле баласыннан котылырга уйлаган. Мәктәптә бәбиләгән ана кеше сабыен пакетка төреп сумкасына салып куя һәм дәресен дәвам итә. Андагы үзгәрешләрне беркем дә сизми. Əмма кинәт кенә укытучының хәле начарая, аңын югалта һәм ашыгыч ярдәм машинасында аны хастаханәгә алып китәләр.

Полиция хезмәткәрләре укытучының яңа туган сабыен мәктәп буйлап озак эзли, әмма таба алмый. Ахырда сабыйның мәетен әнисе яныннан - хастаханәдә сумкасыннан табалар.

Республиканың тикшерү коммитеты хәбәр итүенчә, җинаять кылган хатын-кыз кияүдә түгел, берүзе өч бала тәрбияли. Һәм бу юлы авырга узгач, бер табибта да теркәлмәгән булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу нинди укытучы инде? Кеше баласына нинди тәрбия биргән икән? Сүзем юк...

    Мөһим

    loading