16+

«Мобилизация башлангач, берьюлы ике улыма повестка килгән иде...»

5 апрель көнне Тукай районы Шилнебаш авылында мобилизациягә эләгеп һәлак булган ике бертуган Артем һәм Станислав Шамукаевларны җирләгәннәр. Артемга – 27, ә Станиславка 34 яшь булган.

«Мобилизация башлангач, берьюлы ике улыма повестка килгән иде...»

5 апрель көнне Тукай районы Шилнебаш авылында мобилизациягә эләгеп һәлак булган ике бертуган Артем һәм Станислав Шамукаевларны җирләгәннәр. Артемга – 27, ә Станиславка 34 яшь булган.

Тукай районы Шилнәбаш авылында яшәүче Глафира Шамукаева ике улын да хәрби махсус операция зонасына озаткан иде. 38 яшендә тол калып, балаларын берүзе үстергән, аларга лаеклы тәрбия биргән ул.

— Мәрхүм ирем белән без бер районнан, Мөслимнән. Өйләнешкәч, бирегә, Шилнәбәшка күченергә карар иттек. Ул вакытта «Чаллы» совхозының даны тирә-якта миллионер хуҗалык буларак таралды, биредә эшчеләргә фатирлар бирделәр, яхшы хезмәт хакы түләделәр. Валера белән ялгышмадык. Мин райпо ашханәсенә эшкә урнаштым, ирем совхозда эшләде. Тиздән тораклы  булдык. Әби-бабайларына куаныч булып улларыбыз Станислав һәм Артем туды. Ирем уллары булуы белән бик горурланды, кышкы кичләрдә аларны тезләренә утыртып, озак вакыт чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүе, ватанга тугрылык һәм, әлбәттә, хезмәттәшләре турында сөйли иде. Бик еш кына Валера Ватаныбызны Ана белән чагыштыра. "Ул бер генә була, аны ныклап сакларга, якларга кирәк. Аңлыйсызмы?- дип сөйли иде ул. Менә шулай яшәдек, - дип хәтер йомгакларын сүтә Глафира Захаровна. 

Гаилә башлыгы механизатор булып эшли, җәй айларында «Дон» комбайны штурвалы артына утыра. Валерий Минлехановичны хуҗалыкта хөрмәт итәләр, мактыйлар, ә портретын хөрмәт тактасына элеп куялар. 

—  Кызганычка каршы, безнең гаилә бәхете озакка сузылмады, ирем авырып китте. 2005 елда ул үлеп китте. Яшүсмер малайларга ата сүзе, көчле җилкә, игътибар, киңәшләр кирәк булганда нәрсә эшләргә? Аллаһы без булдыра алмаган сынауларны бирми. Мин беркайчан да улларым өчен кызармадым. Ә мәктәптә ата – аналар җыелышында да аларны мактыйлар иде, - дип дәвам итә бу сөйкемле хатын. Малайларының балачак елларын искә төшергәч, аның йөзе яктырып китә. 

Глафира Захаровнаның олы улына быел 33 яшь тулган. Станислав балачактан ук техника белән җенләнгән, ул әтисеннән күп нәрсәне үзләштереп калган. Беренче сыйныфта ук әтисе комбайнда эшләгәндә, аның ярдәмчесе булып эшләгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, егет армиягә киткән. Тоцк янында бер ел хезмәт иткәннән соң, ул контракт буенча хезмәт итәргә тагын ике елга кала. Кайткач, җирле кош фермасында, соңрак сәүдә челтәрендә суыткыч җиһазлары буенча белгеч булып хезмәт куя. Соңгы елларда металл конструкцияләре заводында эшли.  

Артем абыйсыннан 7 яшькә кечерәк. Ул - спортчы, күп санлы грамоталар, баскетбол ярышларында җиңү өчен медальләр иясе. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ук аны армиягә алганнар. Йошкар-Ола янында ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. 
— Хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хаты килгән иде, анда армия хезмәтен намуслы һәм фидакарь үтәгән улыгызга яхшы тәрбия бирүләре билгеләп үтелә.. Армиядән соң Артем түбә ясау заводына эшкә урнашты, - ди Глафира ханым. - Мобилизация башлангач, берьюлы ике улыма да повестка алып килделәр. Мин, әлбәттә, күз яшьләренә баттым. Тиз арада улларымны җыеп озатырга кирәклеген аңлагач кына, тынычландым. Валера исән булса, минем бу халәтемне күреп әрләр иде, - ди Глафира Захаровна. - Ә сөйләшүнең ахырында: "Әтиләре алар белән горурланыр иде. Мин ышанам!»,-дип сөйләгән иде ул "Светлый путь" газетасына. 
Фотода Глафира ханым улларын озатканда төшкән фотолары

Язмага реакция белдерегез

5

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    . Берьюлы ике газизен югалткан ананы ничек юатырга да белмэссен. Аллахы Тэгалэ коч- кодрэт бирсен дип кенэ телисе кала инде

    Мөһим

    loading