16+

Могҗизалы төннәрне ялкыннар яктыртмасын

Кыш бабай белән Кар кызлары Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләген - өчәр чикләвек таратты.

Кыш бабай белән Кар кызлары Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләген - өчәр чикләвек таратты.

Гадәти генә түгел, “алтын чикләвек” иде алар.

- Әстәрхан чикләвекләрен кич буена алтын төсенә буяп утырдым. Чыршы бәйрәмнәрен яратабыз. Олылар да һәм балалар да могҗизага ышанабыз. Яңа ел һәр кешегә шушылай көтелмәгән сөенечләр, бәхет-шатлыклар алып килсен иде, - дип, җылы теләкләр теләде Ләйлә Фазлыева.
Ләкин, көннәребезнең сөенечле һәм имин булуына үзебез дә җаваплы. Татарстанда быелның 20 декабреннән киләсе елның 9 гыйнварына кадәр янгынга каршы үзгә режим бара.
Бу чараның максаты - Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгын чыгуларны кисәтү һәм чикләү.
-Башкалада 2017 елның 1 декабре белән 2018 елның 31 гыйнвары арасында 155 янгын чыкты, аларда 6 кешенең гомере өзелде, 18 кеше төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре алды, - дип, ут чыганаклары һәм электр җиһазлары белән сак эш йөртергә чакырды Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов.

Казанда 60тан артык урында Чыршы бәйрәме мәйданчыклары оештырыла, төп Чыршы быел “Казан” гаилә үзәге каршында була.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика чаралары идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин әйткәнчә, республикада бер бала пиротехника шартлатып, тән пешүе алырга өлгергән инде.

Онытмагыз: кечкенә балаларга пиротехника әйберләре белән уйнарга рөхсәт бирмәгез; балаларны өйдә яки фатирда үзләрен генә калдырмагыз; балалар мич яки камин кабызмасын; чыршы бизәгәндә ачык ут-шәм кулланмагыз; өйләрдәге һәм бакча өйләрендәге кирпеч мичләргә утны каты якмагыз.
Пиротехника әйберләрен фатир, бина эчендә яндырмагыз һәм салют аттырмагыз. Салютлар ату сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика корылмаларыннан 500 метр читтә булырга тиеш. Шулай ук салютларны торак-коммуналь корылмалардан, кешеләр күпләп тупланган урыннан, автомобильләр юлыннан 50 метр читтә аттыру зарур. Куәтле пиротехника әйберләрен тигез җирлеккә урнаштырыгыз, ян-яктан кар өеп ныгытыгыз. Салют  авып, кешеләргә һәм корылмаларга ата башларга мөмкин. Хәтта, бенгаль утларын да күзләрегезгә якын китермәгез.

Казанда салютларны аттыру өчен махсус урыннар: Идел буе районында Каенлыктагы “Сабантуй” мәйданы янында, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында Казансу елгасы буе, Совет районында “Казан” ат-спорт комплексы артында һәм Киров дамбасы тирсендәге яр буе.

Куен дәфтәренә:

Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте - 112. Аңа мобиль телефоннан sim-картасыз да шалтыратып була.

Янгын сүндерү хезмәте -101.

Полиция -102.

Ашыгыч медицина хезмәте -103.

Горгаз -104.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең Татарстан буенча кризислы хәлләр идарә үзәге - 8 (843)221-62-03, 22-46-47, “Ышаныч” телефоны 8 (843)292-64-09.

Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды  -8 (843)293-33-73.

Террорчылык буенча “Кайнар элемтә” телефоны - 063, 8 (843)273-29-60.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Ышаныч” телефоны - 8 (843)291-20-02.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading