16+

Монда да матур сүзләр янына ямьсез тамгалар ясаучылар табылган

Казанның кайсы ягына барып чыксаң да, ачышлар ясамыйча калмыйсың. Габдрахман Әпсәләмов урамына барып чыктым әле.

Монда да матур сүзләр янына ямьсез тамгалар ясаучылар табылган

Казанның кайсы ягына барып чыксаң да, ачышлар ясамыйча калмыйсың. Габдрахман Әпсәләмов урамына барып чыктым әле.

Заманча йортлардан торган чиста, матур җирләр. Анда кызым гаиләсе белән яши. Яннарында гына "Ак чәчәкләр" дип аталган парк. Рәхәтләнеп ял итәр, балаларга уйнап кинәнерлек урын.

... Ярар, анысына бик ис китмәде. Үзебезнең ишегалды да гөлбакча. Исем китте бу паркта тал агачларының күпереп үсүенә! Бөтен җирдә болыт кебек кабарып торган ямь-яшел таллар! Аннары гөләп чәчкәләренең күп булуына. Чәчкәләр янында җимешләре дә инде өлгергән! Көз керүенә , җимешләре инде өлгергәнлегенә карамастан яңадан чәчәк атканнар, димәк!

... Парк янындагы диварга да игътибар иттем: анда татар һәм рус телләрендә язучыбыз Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан алынган канатлы сүзләре. Дивар буйлап барасың, укыйсың һәм күңелгә уелып калалар: "Гомерегезне вак эшләргә әрәм итмәгез." "Тереләм, дигән кеше генә терелә!"

Дивар буеннан буена матур сүзләр укып барасың. Тик... Безнең илдә "тик" сүзе күп нәрсәне боза... Монда да матур сүзләр янына ямьсез тамгалар ясаучылар табылган... Аңа да ис китте инде...

Нәсимә Садыйк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading