16+

“Мондыеның күптән булганы юк иде...”, яки Әдәби ел йомгаклары ничек узды?

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында узган Әдәби ел йомгакларының быелгысын каләм ияләре шулай атады. Шактый озакка сузылды ул. Сәгать унда башланып сәгать өчкә көчкә бетте. Димәк, булдымы булды дип кенә үтмәгән.

“Мондыеның күптән булганы юк иде...”, яки Әдәби ел йомгаклары ничек узды?

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында узган Әдәби ел йомгакларының быелгысын каләм ияләре шулай атады. Шактый озакка сузылды ул. Сәгать унда башланып сәгать өчкә көчкә бетте. Димәк, булдымы булды дип кенә үтмәгән.

Насыйбы шулай булгандыр инде, узган елгы әдәбият торышы турындагы сөйләшүгә каләмдәшләр яз башында, мартның 28ендә җыелды. Җыелды дию бигүк дөрес тә булмас. Болай да әллә ни зур булмаган Тукай клубы залында буш урыннар шактый иде. Берлек әгъзалары олыгая. Ә карт кешене чир-сырхау сагаларга гына тора. Җитмәсә, магнит давыллары көчәйгән чаклар да иде.Төбәктәге берлек филиаллары да башкалага килми генә урында үзләрендә үткәргәннәр мондый чараны. Алар дәррәү килсәләр, буш урыннар булмас иде дә бит. Килү-килмәүне һәркемнең үз вөҗданына калдырыйк.

Гадәттәгечә, җыелышны берлегебез рәисе Ркаил Зәйдулла ачты. Рәис чыгышын вафат булган каләмдәшләребез: Алтер Литвин, Мансур Шаһимәрдәнов һәм Рашат Низамины тынлык белән искә алудан башлап җибәрде. Аннары берлекнең яңа әгъзаларына таныклыклар тапшырды. Еллык әдәби процесска, эшләнгән эшләргә кыскача анализ ясады. Язучы халкы тик кенә ятмый икән бит: очрашулар, юбилейлар, төрле конференцияләрдә даими катнашып, үз укучысы белән аралаша, осталыгын сынап карар өчен конкурсларда мәйдан тота. Тәрҗемә эше дә киң җәелдерелгән. 

Җыелышның ничек узуы, аның кызык яки кызык булмавы докладчыдан тора. Ел йомгакларында алар һәрбер жанр саен иде. Шигърияткә мондый чакларда гел өстенлек бирелә, аны әдәбиятның әнкәсе дип тә атыйлар, сүзне дә беренче аңа бирәләр. Кыюлыгы, таланты белән укучысын җәлеп иткән таланты шагыйрь Фәнил Гыйләҗевның сүзләре күп, хәтта артык күп җыелган булган. Бу аңлашыла да Фәнил – “Казан утлары” журналының шигърият бүлеге мөхәррире, автор каләменнән төшкән барлык тезмә әсәрләр аның аша үтә, кулы шигърият пульсында булгач, жанр хәлен әйбәт чамалый. Шуңа да регламент буенча 20 минут булырга тиешле доклад бер сәгатьттән дә артып китте. Билгеле бу кайберәүләрнең эчен пошырды, ә кайберәүләр тәфсилле, тирән анализлы чыгышны игътибар белән тыңлап, нәтиҗә ясап утырдылар. Һәрбер шагыйрьнең үзенә хас үзенчәлеген ачарга тырышып, бик зур хезмәт башкарган Фәнил. Афәрин! 

Узган елгы татар прозасына күзәтүне КФУның Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов ясады. Ул да тезмә әсәрләргә, авторларга озаклап туталды. Кимчелекләрне дә күрсәтте. Тормыштан ерагаюның, ышандырмауның зыянын конкрет әсәрләрдә аңлатты. Аның чыгышыннан соң укылмый калган кайбер әсәрләрне уку теләге дә туды.

Язучылар берлегенең рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемә остаханәсе җитәкчесе Ольга Иванова рус телендә язучы каләмдәшләребез иҗатын колачлады. Алар берлектә бик күп булмагангадыр инде, чыгышы алай озакка сузылмады. 

Тәнәфестән соң Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе, үзе дә балалар өчен проза язучы Айсылу Галиева узган елгы балалар әдәбиятына күзәтү ясады. Татарстан китап нәшриятында басылган китапларның зур күпчелеге балалар өчен дип сөендерде. Һәм аларның да күбесе классикларыбыз Тукай, Алишныкы булуын хәбәр итте, балалар өчен язучыларны активрак иҗатка чакырды. Кызганыч, тәнәфестән соң залдагы буш урыннар бермә бер артты. Ркаил Зәйдулланың моңа эче пошкандыр, билгеле, тик сер бирмәскә тырышты. Атаклы композитор сүзен искә төшерде. Ул: “Залда алда 5 кеше утырса, симфония уйнарга була”, - дигән булган. “Ә залда биш кенә түгел бит әле, - дип тынычландык. 

Узган елгы сәхнә әдәбиятына күзәтүне драматургия остаханәсе җитәкчесе прозаик, драматург, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Рәдиф Сәгъди ясады. Ул соңгы араларда театр сәнәләрендә барган спектакльләргә тукталды. Аларның иң уңдырышлылары дип Рөстәм Галиуллинның “ Көзге кайтаваз” ын атады. Карарга да өндәде. 

Әдәби тәнкыйть буенча докладны филология фәннәре докторы, доцент Лилия Хөснетдинова ясарга тиеш иде. Җитди сәбәпләр аркасында килә алмаган, диделәр. 

Аннары фикер алышулар башланды. Дөресрәге, кайберәүләр чыгышлардан соң ук үз фикерләрен әйтеп барганга, ул озакка сузылмады. Нәҗибә Сафина гадәтенчә милли мәгариф системасын торгызырга кирәклеген искәртте. Моны резолюциягә кертергә тәкъдим итте, ата-аналар белән активрак эшләргә чакырды. Төзәтмәләрен дә кертеп, резолюция бер тавыштан кабул ителде дияр идем, Нәҗибә апа үзе каршы булды. 

Быел Татарстан Язучылар берлегенең олуг юбилее. Аның оешуына 90 ел тула. Май аенда уздырырга җыеналар. Анысына күбрәк килергә язсын! “Шунда очрашуларга кадәр!” - дип, каләмдәшләр саубуллашып үз өйләрендәге язу өстәлләре артына яңа әсәрләр иҗат итәргә ашыкты.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading